Рузилә Мөхәммәтовадан фаразлар: Ни өчен Камал театры Тукай премиясен алачак, ә «Әлиф» алмаска мөмкин?

15 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Рузилә Мөхәммәтова Тукай премиясенә кандидатлар арасыннан кемнәрнең Тукай премиясен алачагын фаразлый һәм үсешкә йөз тотмаган күренешкә борчыла.

Мин быел «Әлиф»челәргә Тукай премиясе биреләсенә ышанмыйм. Бирелсә, могҗиза булачак һәм ул могҗизаны теләүчеләр бик күп. Әмма бүгенге вазгыять аңа ышаныч тудырмый.

Соңгы елларда Тукай премиясе тирәсендәге вазгыять иҗатка, барлыкка китерүгә юнәлтелмәгән, ягъни, ул үсешкә түгел, ә булганны саклауга йөз тота.

Татар җәмгыятенең үсешкә омтылмыйча, булганнарга нәтиҗә ясарга гына тырышуы, минемчә, коточкыч начар күренеш. Бу карт юбилярның яшьлеген искә алып утырганы кебек. Күз алдына китерегез: яшен яшәгән, ашын ашаган карт түр башында яшьлеген сагына. Өлкәннәргә хөрмәт – бик яхшы. Әмма киләчәк – яшьләр кулында.

Мин Тукай премиясенә гел карт язучыларның гына тәкъдим ителүен һәм әкренләп премия алгалап торуларына күнеккән идем инде. Быел андыйларның алтау булуы да гаҗәп түгел. Бераз саннар:

- Марат Әмирханга – 85 яшь,

- Тәлгать Галиуллинга – 81 яшь,

- Нурислам Хәсәновка - 78 яшь,

- Әхәт Гаффарга - 70 яшь,

- Галимҗан Гыйльманов - 62 яшь.

Биш ир-ат язучының уртача яше - 75,2. Бу дәүләт премиясенә дәгъва иткән татар әдәбиятының УРТАЧА яше. Коточкыч.

Әлеге әдәби компаниядә бердәнбер хатын-кыз язучы булган Эльмира Шәрифуллинана да күптән пенсия яшендә. Ләкин аның яшен ир-атлар яшенә кушып бүләргә теләмим.

Дәгъвачы язучыларның иҗаты бөтенесе бер дәрәҗәдә. Аларның кайсы лаеграк икәнлеген Татарстан Язучылар берлеге идарәсе дә билгели алмаган. Алар бары тик Әхәт Гаффар белән Нурислам Хәсәновның гына кимрәк лаеклы икәнлеген күрсәтә алганнар, ягъни, Берлек аша үткәрмәгәннәр. Калган өчесе арасыннан лаеклыракны сайлау эшен комиссия карамагына калдырганнар.

Һич аңламыйм, комиссия әгъзасы булган Александр Сладковский белән Александр Славутский ничек билгеләргә тиеш соң татар язучыларның лаеклылык дәрәҗәсен?! Аларның тәкъдим ителгән әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә чыктымы соң әле?

Әгәр комиссия әгъзаларының әсәрләрне уку мөмкинлеге юк икән, җенес буенча гына хәл итәргә киңәш итәм: сайлагыз ирләр белән бер дәрәҗәдә ярышка чыккан хатын-кызны! Хәзер әдәбият хатын-кыз кулына калып бара – вазгыять шуны күрсәтә.

Эльмира Шәрифуллина – мәгърифәтче шагыйрә.

Эльмира Шәрифуллина – «Без Тукайлы халык» дигән канатлы сүзләр авторы.

Эльмира Шәрифуллина – иртә вафат булган күренекле юморист язучы Фаил Шәфигуллинның мирасчысы.

Әдәбият темасына шунда нокта куеп үсешкә йөз тотмаган җәмгыять темасына әйләнеп кайтыйк. 

Икенче бер иҗат берлеге дә үсешкә йөз тотмый. Композиторлар берлеге аксакал композитор Әнвәр Шәрәфиевне тәкъдим итә. Композитор иң актив иҗат елларына нәтиҗә ясый һәм шул нәтиҗәсен Дәүләт премиясенә тәкъдим итә.

Минем, минем генә түгел, күпләрнең яраткан театры булган Камал театры быел Тукай премиясенә дәгъва итә. Театрларның Тукай премиясенә бик аз дәгъва итүләре начар. Алар ел саен кандидатлар арасында булырга тиеш дип саныйм. Чөнки безнең үсештәге сәнгать булып театр гына калды дип уйлый идем. Юк икән, галиҗәнап Театр да данлыклы чакларын уйлый башлаган. Бу - начар.

Формулировкасына күз салыгыз: «Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен».

Җәмәгать, ир-ат рәте беткәч, хатын-кыз матурлыгы сүнгәч, яшьлеген уйлый башлый. Ә ажгырып яшәгән вакытында «Эх бар иде яшь чаклар, кесә туды борчаклар», дип утырмый. Бүген дә «ажгырып» уйный алган артистларны «эпохаль» әсәрләргә бәйләп тәкъдим итү күңелне кырды. Бу артистлар кайчандыр театр репертуарында булган спектакльләрдәге рольләр өчен дә, Театр елы уңаеннан да бүләкләнергә тиеш түгел. Алар бүген дә иҗат итүләре белән, татар тамашачысының яраткан артистлары булулары белән лаек.

Әмма театрның аларны шулай тәкъдим итүе, минемчә, символик мәгънәгә ия.

Әгәр үсеш стратегиясе булган, һәрвакыт үзенең кайда барганын белгән һәм татар сәнгатенең флагманы булган театр, аерым алганда, Камал театры, Дәүләт премиясенә иҗатны түгел, нәтиҗәне тәкъдим иткән икән – миндә бары тик пессимистик уйлар гына туа. 

Бу аерым очрак түгел, бу күренеш, кызганычка каршы. Бу - татар җәмгыятенең картлыгы. Гафу итегез, мин пессимист.

Ә менә «Әлиф» - иҗат. Тулы канлы иҗат. Дәүләт премиясенең акчасы да аларга иҗат өчен кирәктер, үсеш өчен. Әмма, кабатлап әйтәм, мин аларның премияне аласына ышанмыйм. Дәүләт үз контрольлегендә булмаган иҗатка премия бирмәячәк. Татарстан Республикасында мәдәнияткә игътибар начар булмады. Унбиш дәүләт театры, татар фольклорын пропагандалаган бер зур һәм бер компактлы ансамбль, симфоник оркестр, дәүләт карамагындагы иҗат берлекләре, кинофестиваль... Хәзер, әнә, Глинка халыкара вокалистлар конкурсы бара. Боларның барысын да республика тота һәм карап тора. Болар барысы да бакчада су сибеп, ашламалап үстерелгән декоратив чәчәкләр. Ә инде түтәлдән читтә бер чәчәк үзе үсеп чыккан икән – мин аңа су сибеләсенә ышанып бетмим. Йолкып атмасалар, рәхмәт диярсең...

Бәлки дәүләт бер «Әлиф»кә ул премияне бирер дә иде, кайдан килеп кайда китмәгән... ә бит бер «Әлиф» үрнәгендә тагын ун «Әлиф» үсеп чыкса... шикләндерә...

Хәзер республикада яшьләр өчен аерым министрлык төзелде, яшьләргә игътибар артты, димәк, яшьләргә Тукай премиясе бирелү мөмкинлеге дә бар дип уйларга да мөмкин... теоретически... әмма беркем дә алай уйламый. Чөнки үз карамагындагы Җәлил премиясен дә яшьләргә бирә алмаган министрлыктан җәмәгатьчелек яклау көтми. 

(Татарстан язучылар берлеге Җәлил премиясенә 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны һәм 28 яшьлек Булат Ибраһимовны тәкъдим иткән иде. Министрлык комиссиясе премияне Хәнәфи Бәдигыйга бирде).

Кандидатлар арасында тагын бер категория бар – оештыручылар. Мәдәни менеджерлар. Продюсерлар. Әлбәттә, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелган вакытларда андый категория юк иде. Чөнки бу вазыйфа тулысы белән дәүләт кулында иде.

Акрынлап булса да, продюсерлык күренеше барлыкка килә башлады. Алар үз проектларын тәкъдим итеп, дәүләт финансларын алалар һәм әлеге проектлар зур күренешкә әверелеп килә.

Продюсерларның премиягә дәгъва итү күренешен Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов башлап җибәрде. «Алтын Урда» балетының, хәтерем ялгышмаса, идея авторы һәм проектның сәнгать җитәкчесе буларак алды Тукай премиясен. Ул иҗатчы түгел, ул көй язмады – аны Резеда Әхиярова язды, ул либретто иҗат итмәде – анысы Ренат Харис эше. Ул сәхнәдә биемәде – Кристина Андреева белән Михаил Тимаев һәм башка бик күпләр биеде. Сәхнәгә спектакльне Георгий Ковтун куйды. Акча да иганәчеләр аша табылмаган, анысын Татарстан Президенты биргәндер.

Кыскасы, урыс әйтмешли, «Выпустили джинна из бутылки», ягъни, «Җенне комганнан чыгардык»... Теманы башладык – продюсерларга бирәбез тек бирәбез! Аннан соң тарихи ядкәрьләрне саклауга керткән өлеш өчен Лотфулла Шәфигуллин һәм җәмгыятьнең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуановка Дәүләт премиясе бирдек. Күрәсезме, тагын саклау, иҗат түгел.

Башлаганбыз икән... Бер башлагач, бирик инде. Нигә Мөхәммәтҗанов алганны Туманов алдырга тиеш түгел ди?

Мин белмим, 10-15 ел дәвамында барган фестивальне бер иҗади продукт итеп карап буламы икән? Буладыр, бәлки. Дистә елдан артык вакыт дәвам иткән зур хәрәкәт тудыра алгансың икән, ул хәрәкәткә дәүләт ярдәм итә, ул хәрәкәт меңнәрне берләштерә икән – нишләп әле Дәүләт премиясенә лаек булмасын?!

Бу очракта мин Рифат Фәттаховны күздә тотам, һәм «Созвездие»не.

Рифат Фәттахов – аз санлы татар продюсерларының берсе.

Рифат Фәттахов – инде тарихи шәхес дип билгеләнер асыл затны - Рәшит Ваһаповны - бүгенге эстрада брендына әверелдерә алды.

Рифат Фәттахов әзер дәүләт мәдәни учреждениесенә җитәкче булып кереп утырмады, ул юктан бар итеп, үзенә эш урыны ясады. Ул зур фестиваль хәрәкәте булдырды.

Рифат Фәттахов татар эстрадасына Филүс Каһировны һәм Ришат Төхфәтуллинне бирде.

Быел Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр арасыннан бер кандидатураны бөтен татар һәм Татарстан зыялылары берсүздән яклый – рәссам Надир Әлмиев. Кушылам. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный. "Татар-информ"га язган махсус мәкаләсендә ул балалар әдәбиятының бүгенге бурычларын билгели.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла