Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: Милли стратегиядә булырга тиешле 30 пункт

Татар халкының милли стратегиясе нинди булырга тиеш? Олы-олы, ил агалары булырга тиешле кешеләр бу турыда фикер йөртә. Һәркем үзеннән өлеш кертә, стратегиянең эскизы да бар. Мин дә милли стретегиягә өлеш кертергә булдым. 

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: Милли стратегиядә булырга тиешле 30 пункт
Милли стратегиядә булырга тиешле утыз пункт:
  1. Милләтне саклау – дәүләт вазифасы дип билгеләү.
  2. Милләтне саклау фондын оештыру.
  3. Татар телен белгән һәм эшендә кулланган кешеләргә өстәмә түләү кертү.
  4. Милләтне саклап кала торган фактор дип татар телен игълан итү.
  5. Татарның милли идеясен җиткерү: татар халкы - бөек, татар булсаң, син дә уңышка ирешә аласың.
  6. Татарны бөеклеккә чакырган шигарьләр булдыру һәм аларны гына яшәргә хаклы булуын пропагандалау.
  7. Бүтән милләт кешеләренең дә татар халкы үсешенә өлеш кертүенә ирешү.
  8. Татар гаиләсе һәм демография: татар халкының санын арттыру.
  9. Татар халкына үз исемнәрен кайтару һәм чын татар исемле милләт булдыру.
  10. Һәр татар кешесенең шәҗәрәсен булдыруга омтылу һәм татарның ыру кушаматларын кайтару.
  11. Татар графикасы һәм лексикасында тәртип урнаштыру.
  12. Яшәгән урынына карап, татарларны сортларга аерудан туктау: Татарстан бөтен дөньядагы татарларны күрергә тиеш.
  13. Дин әһелләренең татар милләтен саклап калуга өлеш кертүенә ирешү.
  14. Татар мәктәпләрен җәмәгатьчелек контроленә алу.
  15. Татар телендә югары белем системасын булдыру.
  16. Урамнардагы элмә такталарның татар телендә һәм хатасыз булуына ирешү.
  17. Һәркемгә татар телен өйрәнергә мөмкинлек булдыру.
  18. Район, шәһәр атамаларының татарча атамаларын кайтару.
  19. Милли кухняны бөтен дөньяга таныту.
  20. Милли матбугатка – шул исәптән шәхси басмаларга да грант һәм субсидия системасы аша ярдәм күрсәтү.
  21. Милли театрда иҗтимагый-сәяси темаларга спектакльләр кую, тарихи шәхесләребезне таныту.
  22. Татар телевидениесе алып баручыларының халыкта милли горурлык тәрбияләвенә ирешү.
  23. Татар җырын дөньякүләм аренага чыгару.
  24. Татар әдәбиятында кеше укый торган әсәрләрне генә халыкка чыгару.
  25. Татар архивын татар халкына кайтару.
  26. Татар телен заманчалаштыру: һәр популяр әйбернең татарча вариантын булдыру.
  27. Татар өлкәсендә татар дөньясында дәрәҗәләре булган кешеләрне эшләтү.
  28. Татар шәхесләрен таныту аша милли горурлык хисен тәрбияләү.
  29. Татар халкын Татарстанга кайтару.
  30. Татарстан дәүләт органнарына милли рухлы кешеләр китерү.
<~>

Минемчә, стратегиягә мөмкин кадәр күбрәк кеше өлеш кертеп кабул итәргә тиеш. Ул мөмкин кадәр гади һәм конкрет булсын. Чөнки ул массаларга юнәлтелгән. Ә массаның “бу галимнәр бу сүз белән нәрсә әйтергә теләде?” дип уйлап утырырга вакыты юк. Ашарга пешерәсе, бала астын алыштырасы, эшкә барасы, телевизор карыйсы һ.б. бар. Шуңа да милли стратегия конкрет пунктлардан торырга тиеш дип уйлыйм.

1. Милләтне саклау – дәүләт вазифасы дип билгеләү 

Татарны саклап калуны дәүләт – Татарстан үзенең төп бурычы итеп игълан итәргә тиеш. Конституциягә шушы хакта пунктны кертергә кирәк. Федераль законга каршы килә икән, шуңа туры килерлек итеп шомартырга, әмма халыкка әйтергә - “Без анда шулай итеп болгатып яздык, чынлыкта безнең төп максат - татарны саклап калу!!!”

“Милләтне саклап калу һәр кешенең үзеннән тора, һәр кеше татарча сөйләшсә, татар теле бетми” дигән сүз дөрес, матур, әмма тормышка ашырып булмаслык. Ул милли рухы булган кешеләргә генә яраклы. Ә күпчелек өчен дәүләт телне өйрәнергә ихтыяҗ тудырырга бурычлы. Татар телен белү кирәк, файдалы һәм карьера ясауда мөһим шартка әйләнергә тиеш.

Телне дәүләт кенә саклап кала ала. Бу – бөтен дөнья практикасы.

Татар рухы булган һәр урын кадерле һәм алар саны артырга тиеш. Мәсәлән, Камал театры татар рухы булган аз санлы урыннарның берсе. Моны шулай ук грантлар ысулы белән хәл итәргә була. Милли спектакль куйгансың һәм анда тамашачыны китерә аласың икән, грантка өмет итә аласың. Ә инде максатың акча эшләү икән, массакүләм тамашачы килсен дип рус телле спектакль куясың икән, бернинди ярдәм дә юк. Үз көнеңне үзең күр.

2. Милләтне саклау фондын булдыру

Милләтне саклауга дәүләт акчасы гына җитми, җитмәсә, республикада күп милләт кешеләре бар, аларның да телләрен кайгыртырга кирәк. 

Шуңа күрә “Милләтне саклау фонды” ачарга кирәк. Анда милли хисләре ташып торган кешеләр акчаларын күчерергә тиеш. Мәсәлән, милли хәрәкәтнең чишмә башында торган Тәлгать Абдуллин кебек бик нык милли җанлы һәм бай кешеләр. Яки “Кама беконы” чучка асраучылары һәм аракы заводлары. Милләтне агулыйсың икән, өстәмә салым түлә!

Фонд директоры ел саен алышынып тора, ел саен ревизия ясыйлар. Фонд акчасын урлау азрак булсын өчен аның башкарма директоры итеп татар булмаган кешене дә куярга була – “татар акчасын урлады” дигән сүздән куркып булса да, ул бераз саграк эш итсен. Ә фонд акчасының кулланылышы тиененә кадәр сайтта язылып барылырга тиеш.

3. Татар телен белгән һәм эшендә кулланган кешеләргә өстәмә түләү кертү

Күп тел белгән һәм аны эшендә кулланган кешеләргә өстәмә түләү кертелгәне бар иде инде. Шундый карар кабул итәргә кирәк – ике тел беләсең һәм аны эшеңдә кулланасың икән, акча түләнә. Өч телне белсәң, күбрәк. Ул зур сумма булмаска да мөмкин, әмма кеше татар телен белгән өчен ай саен акча килеп торганын белеп торсын. Ә нинди тел икәнен әйтеп тормасаң да була. Гадәти бер кибеттә кассир булып эшләгән кешенең инглиз телен белергә мөмкин, әмма ул аны бит эшендә куллана алмый. Ә татар телен белә икән, кулланырга җай көн саен чыгып тора. Шулай итеп, татар телен белү инглиз телен белүгә караганда отышлырак килеп чыга.

4. Милләтне саклап кала торган фактор дип татар телен игълан итәргә

Милләтнең нигезен тәшкил итүче фактор дип телне игълан итәргә кирәк. Татар икәнсең, син татар телен белергә тиеш дигән әйберне һәр кеше аңларга тиеш. Татар телен белмәү ул горурлык түгел, ә төзәтелергә мөмкин булган кимчелек итеп кабул ителергә тиеш. Мәсәлән, әлегә дипломы булмаган, әмма инде югары уку йортына кергән студентка булган кебек караш – барысы да алда, телне өйрәнерсең.

Кешенең бер тел генә белүе кимчелек итеп кабул ителергә тиеш. Ул мактанып сөйли торган әйбер түгел, кимчелек. Белмисең икән, димәк, укымаган, белеме юк. Россиядә яшәгән кешенең рус телен белүе горурлык түгел, чөнки аны кеше болай да өйрәнә.

Татар телен белмәгән кешеләргә ачык итеп аңлатырга кирәк – үзегезне татар дип саныйсыз икән, димәк, сез дә татар. Ә татар дип саныйсыз икән, димәк, сез телне өйрәнергә бурычлы.

Кеше татар телен белми һәм үзен татар дип санамый икән, ул кешеләрне үз агымына җибәрергә. Татар телен белмәгән, милләткә зыян китерерлек гамәлләр кылган, милли хисләре булмаган манкортлардан татар каны эзләп, шул кан белән горурлану – вакытны бушка сарыф итү генә. Ул кешеләр татар түгел, үзләре сайлаган милләт вәкилләре.

Телне нигез итеп алмаган очракта, безне Латин Америкасының төп халкы язмышы көтә – бихисап күп илләр, әмма алар барысы да испаннар – глобаль масштабта Испания өчен хезмәт итәләр.

5. Татарның милли идеясен булдыру: татар халкы бөек, татар булсаң, син дә уңышка ирешә аласың

Милләтне саклап калыр өчен, халыкның бөек максаты булырга тиеш. Милли идея булмаган очракта, татар кешесенең рухы китек булачак. Шуңа күрә, төп максат – татар кешесенең горурлыгын булдыру.

Әлегә кадәр татар үзенең кайдан барлыкка килгәнен дә белеп бетерми. Татар кешесенең дөньядагы иң зур дәүләтне төзегән, бик борынгы әдәбияты булган милләт вәкиле булганын һәм Татарстанның Болгар дәүләте, Алтын Урда варисчысы булганын сеңдереп торырга кирәк.

Татар халкының бер-берсенә ярдәмчел халык икәнен, татар кешесенең татар кешесенә ярдәм итәргә тиешлеген тукып торырга. Татардагы көнчелек сыйфатын үсеш максатында кулланырга кирәк. Монда мисал итеп Чувашия татарларын алырга була. Күршең зур йорт салган икән, син тагын да зурракны җиткер.

Бөтен кешене дә “бу безнең халык” дип мәҗбүриләп татарга өстерәргә кирәкми. Һәр кешегә кайсы милләттән икәнен сайлау мөмкинлеге бирергә, әмма татар кешесе татар булса, мөмкинлекләре зуррак икәнен белергә тиеш.

6. Татарны бөеклеккә чакырган шигарьләр генә яшәргә хаклы

“Татар, мескен булып яшәмә”, “татар син үлмәгәнсең” дигән рухтагы җырлар, өндәмәләр, митинг-пикетлар бихисап күп. Алар юкка чыгарылырга тиеш, чөнки анда татарның мескен булып яшәү ихтималы инде язып куелган. “Татар, алга атла”, “Без булдырабыз” рәвешендәге өндәмәләр генә яшәргә хаклы.

7. Бүтән милләт кешеләренең татар халкы үсешенә өлеш кертүенә ирешү

Рус әдәбияты, сәнгате бай, чөнки аңа бүтән милләтләр дә өлеш кертә. Менә шуны аңлап, татар милләтенә башка милләт вәкилләренең өлешен арттырырга кирәк. Башкорт, удмурт, мари, чуваш һ.б. милләт вәкилләре арасындагы татар телен белгән, талантлы кешеләрне татар теленә хезмәткә чакырырга кирәк. Мисал итеп әйткәндә, Аршак Алтунян әрмәнчә түгел, татарча җырлауның үзенә отышлырак булуын аңларга тиеш. Ул шул рәвешчә үз халкы байлыгының бер өлешен татарга китерә, үз казаныбызда гына кайнап ятмаячакбыз.

Тукай премиясен, башка премияләрне биргәндә, бер премия татар телен пропагандалаган бүтән милләт вәкиленә бирелсен.

Башка милләт кешеләренең татар телен пропагандалавын мөмкин кадәр хупларга кирәк. Мәсәлән, Дмитрий Второвны татар хәбәрләрен алып баручы итеп куярга. Чын рус егетенең матур итеп татарча сөйләве башкаларда да телне өйрәнергә стимул тудыра, татарга позитив караш тәрбияли.

Башка милләт вәкилләренең татарча сөйләшкәндәге акцентыннан көлүчеләргә административ җәза кертергә. Көлү түгел, кыек караш та булмаска тиеш, акцент тормышның бер өлеше итеп каралсын.

8. Татар гаиләсе һәм демография: татар халкының арттыру

Кимүгә таба барган халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә дәүләт татар телен белгән һәм аны көндәлек тормышында кулланган гаилә төзү һәм татар кешеләренең санын арттырырга бурычлы.

Бүгенге шартларда булган кануннарга каршы килмәсен өчен мин моның шундый юлын күрәм. Нинди милләт кешеләре гаилә төзүгә карамастан, балалары татарча сөйләшә икән – фондтан премия. Икенче балага – күбрәк. Өченче, дүртенчегә - тагын да күбрәк. Шул рәвешчә, кешеләрнең балаларын бакчадагы татар телле төркемнәргә китерүен стимуллаштырырга кирәк.

9. Чын татар исемле милләт булдыру

Дәүләт “заманча һәм интернациональ” исемнәргә каршы сугыш игълан итәргә тиеш. Тел институты яшен тизлегендә татар исемнәре китабын чыгара һәм аны Интернетка элеп куя. Анда ике төрле исемнәр – борынгы төрки (Айбулат) һәм ислам кергәннән соң барлыкка килгән (Габдулла), соңгы елларда пәйда булган чын татар исемнәре (Илдус).

Гаилә шушы исемнәрне куша икән – премия. Борынгы төрки исемнәрне кушучыларга – премия күбрәк, чөнки аларны кушучылар юк диярлек. Кем баласына Весна, Милена, Герберт дип куша – аларга бер тиен дә түләнми.

Берзаман дөньяны чын төрки исемле балалар басып алачак.

10. Татар шәҗәрәсе һәм татарның ыру кушаматларын кайтару

Хәзерге вакытта кешенең шәҗәрәсен төзү бик кыйммәт. Моны мөмкин кадәр арзанрак итеп эшләтү җаен уйлап табарга кирәк. Мөмкин булган очракта кеше үзенең кайсы ырудан килеп чыкканын белсен һәм шул ыру кушаматын фамилия итеп алсын. Шундый кешеләргә - премия. Төрекләрдә бит шундый фамилияләр. Абдулла Гөл. Абдулла Елдырым. Безнең татарның да чын фамилияләре шундый булган. Мөхәммәтҗан Бүре, мәсәлән.

Фамилиядәге -ов, -ев, -ин кушамчыларыннан баш тартучыларга да премия. Әмма азрак. Шәҗәрәсен тикшереп, “Елдырым” кебек борынгы фамилиясен тартып чыгаручыга премия зуррак.

11. Татар графикасы һәм лексикасында тәртип урнаштыру

Татар графикасын тәртипкә салырга кирәк. Мөмкин булганда, латин графикасына күчәргә. Мөмкинлек юк икән, булган графиканы тәртипкә кертергә. “Һәлак”, “сәлам” дигән сүзләрнең язылышын “һәләк”, “сәләм”гә үзгәртергә.

Яңа хәрефләр кертмичә генә дә графиканы рәтләп була. Калын “к”, “г” авазларын “къ”, “гъ” итеп яза башларга. “Кәгазь” түгел, “къәгъәз” мәсәлән. “Ямь” түгел, “йәм”. Халык ияләнгәнче, тегеләй дә, болай да язу хата булып саналмаска тиеш.

Төрлечә язылышы булган сүзләрне адәм рәтенә кертергә – инкарьме, инкярме? Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өстеннән төтен чыгарлык итеп эшләп торырга тиеш. Анда эшләүчеләргә хезмәт хакын арттырырга, яшь, талантлы кешеләрне китерергә.

Диалекталь сүзләр исәбенә телне баетырга. “Ок”, “Супер” кебек сүзләрне татар сүзләре белән алыштырырга, мәсәлән. “Ок” урынына “хуп” сүзен кулланырга була. “Супер” урынына Пермь татарлары телендә булган “зәк” сүзен кулланырга була. “Зәке-зәке, Биби - зәки” – “Супер-супер, Биби – супер” дип җырлыйлар бит. (Бу мисалда хаталансам, гафу үтенәм).

Телдән “производство”, “заявка”, “паровоз” кебек чын рус сүзләрен юкка чыгарырга кирәк.

Ай атамаларын да чын татар сүзләре белән алыштырырга. (Сентябрь – сөмбелә, март – нәүрүз һ.б.) Чөнки календарь элеп куябыз, ә анда бөтен сүзләр дә рус теленнән кергән – календарьне бүләк итәргә оят! Татар кешесе “татар телендә сүзләр юк икән” дип уйларга тиеш түгел.

12. Яшәгән урынына карап, татарларны сортларга аерудан туктау: Татарстан бөтен дөньядагы татарларны күрергә тиеш.

Хәзерге вакытта Татарстан татарлары үзләрен асыл татарлар дип хис итә, ә мәсәлән Мәскәү татарларына (Татарстаннан китүчеләргә түгел) диаспора итеп карый. Татар халкы Татарстанда гына түгел, башка җирләрдә дә яши һәм ул халык та татар халкы икәнен аңларга кирәк.

Язучыларны, җырчыларны һ.б. татар халкы өчен тырышкан кешеләрне бүләкләгәндә, хезмәтләрен бәяләгәндә Татарстан халкына китап укыткан язучыны гына түгел, үз төбәгендә танылган кешене дә күрергә.

Бәяләгән вакытта Татарстаннан читтәге җиргә кияүгә яки яшәргә күченеп киткән кешеләрне генә түгел, беренче чиратта җирле татарларны күрергә кирәк.

Шулай ук “фәлән районнар шундый”, “төгән район халкы мондый” “безнең як татарлары иң чиста сөйләшә” дип халыкны сортларга аеручыларга да җәза кертергә. Татар диалектлары һәм татарча сөйләшкән башка кешеләр милләтне баетучылар дип кабул ителергә тиеш.

13. Дин әһелләренең татар милләтен саклап калуга өлеш кертүенә ирешү

Россиядәге татар мәчетләрен татарга кайтарырга. Аларга татар имамнарын куярга, шул төбәктә яшәгән татар кешеләрнең мәчеткә йөрүен көйләргә. Моны мәчеттә төрле чаралар оештырып ирешергә була. Мәсәлән, җирле татарларга татар мәчетендә никах укыткан, исем куштырган очракта мулла бүләк бирә.

Татар мәчетләрендә ат башы кадәр хәрефләр белән татарныкы икәне язып куелырга тиеш. Бөтен мәчетләрдә дә татар теле дәресләре оештырылырга тиеш. Җомга вәгазьләрен татар телендә дә уздырырга.

Курсави, Мәрҗани кебек шәхесләрне мөмкин кадәр пропагандаларга һәм моңа ислам илләре галимнәрен дә җәлеп итәргә. Ул кешеләр татар галимнәренең бөек кешеләр булуын халыкка җиткерергә тиеш.

Керәшеннәр яшәгән урыннарда керәшен чиркәүләрен булдырырга һәм анда ана телендә дога уку мөмкинлеген булдырырга.

14. Татар мәктәпләрен җәмәгатьчелек контроленә алу

Бөтен мир халкын татар теленә өйрәтергә тырышу – хәзерге заманда мөмкин булмастай һәм файдасыз гамәл. Шуңа күрә көчне чын татар мәктәпләрен булдыру һәм саклап калуга бирергә кирәк. Милли мәгарифкә бирелгән бөтен акча шуңа сарыф ителергә тиеш.

Казанда 15 татар мәктәбе бар дип ярты-йорты мәктәпләргә горурланып йөрергә кирәкми. Һәр районда бер булсын, әмма татар телендә укыта, милли тәрбия бирә торган торган чын татар мәктәбе булсын. Һәр районда шундый берәр татар мәктәбен оештырырга кирәк. Актаныштагы гимназия һәм Казандагы икенче татар гимназиясен өйрәнергә дә, алардагы уңай якларны алып, тискәреләрен төшереп калдырып, шундыйларны төзергә.

Бу татар мәктәпләре җәмәгатьчелек контролендә булырга тиеш. Директорлар өстенә генә калса, аның татарлыгы юкка чыгуы ихтимал.

Татар балалар бакчалары районга бер генә түгел, күпкә күбрәк булырга тиеш. Булсын чын рус телле бакчалар, чын рус телле мәктәпләр. Кеше шунда баруны сайлый икән – аның эше. Әмма балалары күп тел белгән ата-аналарга премия бар, балаң бер генә тел белә икән – юк.

15. Татар телендә югары белем системасын булдыру

Югары белем булмаган очракта, мәктәптә алган белемнәр кирәксез кала. Дәрәҗәсе буенча КФУдан ким булмаган Милли университет оештыру белән бергә башка, техник белем бирү уку йортларында татар бүлекләрен оештыруга ирешергә кирәк.

Шулай ук техникум, урта профессиональ белем бирү уку йортларында да татар төркемнәре булдыру шарт: мәктәпне тәмамлаган барлык кеше дә югары белем алмый, кемнәрдер техник профессия ала. Бу юнәлешнең Милли университет дәрәҗәсендә мөһим юнәлеш икәнен онытмаска кирәк.

16. Урамнардагы элмә такталарның татар телендә һәм хатасыз булуына ирешү

Татарча визуаль контент – милли телне пропагандалауның иң яхшы ысулы. Татар булган бөтен җирдә дә татарча элмә контент булырга тиеш. Бөтен атамалар татарча да язылган булырга тиеш.

Аларның берсендә дә хата булмаска тиеш. Визуаль контентта хата җибәргән өчен түрәләргә административ штраф кертергә кирәк. Хата җибәрдең – 50 мең сум штраф. Милләткә китергән корткычлык өчен.

Бизнес вәкилләре үз кибетләренең атамаларын татарча һәм хатасыз яза икән – премия. Премия акча тоттыру гына түгел. Мәсәлән, телевидение, матбугатта бушлай реклама. Ә татарча язмый, яки хаталы яза икән – төзәтергә кушарга. Андыйларга премия дә юк.

17. Һәркемгә татар телен өйрәнергә мөмкинлек булдыру

Телне өйрәнергә теләүчеләргә мөмкинлек булдырырга. Теләсә кем, теләсә кайчан курсларга язылып, телне өйрәнә алсын.

Татар телен эшендә кулланырга теләгән һәркем (мәсәлән, элмә такта өчен) бушлай тәрҗемә итә алырга тиеш.

18. Район, шәһәр атамаларының татарча атамаларын кайтару

Татарча атама русча да яңгырарга мөмкин булган очракларда, атамаларны рәсми рәвештә татарчалаштыруны башларга кирәк. Мәсәлән, Балтасины Балтачка, Чепчугины Чыпчыкка, Челныны Чаллыга рәсми рәвештә үзгәртергә. Нигә Азнакаево соң ул? Рус кешесе әйтә алмыймы Азнакай дип? Азнакай булсын.

Әтнә икән инде, анысының русча атамасы Атня булсын. Анысы белән килешергә була.

19. Милли кухняны бөтен дөньяга таныту

Татарның милли кухнясын бренд дәрәҗәсенә күтәрергә һәм татарның берәр милли ризыгын – мәсәлән өчпочмакны бөтен дөньяга танытырга. Шул ук “Түбәтәй”не транснациональ корпорацияга әйләндерергә була. “Бигмак”ны американ, пиццаны итальян ризыгы итеп таныткан кебек, өчпочмакны татар ризыгы итеп танытырга. Аның эчлеген төрләндерүдән курыкмаска кирәк. Төрле эчлекләр булган өчпочмаклы рәвештәге камыр ризыгы.

Татар ризыгы аша татар халкы да танылачак һәм бөтен дөньядагы татарлар үзләрен күрсәтә алачак.

20. Милли матбугатка – шул исәптән шәхси басмаларга да грант һәм субсидия системасы аша ярдәм күрсәтелергә тиеш

Хәзерге вакытта кеше милли матбугатны татар телендә булган өчен укый. Ә ул аны яңалык һәм белем алыр өчен укырга тиеш.

Хәзер дәүләт милли матбугатны тулысынча үз җилкәсендә алып бара.

Ярдәм грантлар һәм субсидия формасында булырга тиеш. Зур тиражлы, кеше күп укый торган басмаларга өстенлек бирергә кирәк – аны чыгаручы кем икәненә бөтенләй карап тормаска кирәк. Мәсәлән, грант: атна саен татар спортчылары турында мәкалә чыгару. Нинди формада булырга тиешлеге языла. Чыгара язма – аңа грант түләнә.

Ярдәмнең тагын бер төре – субсидия. Милли басма чыгарасың икән, әйтик, почта чыгымнарының яртысын дәүләт үз җилкәсенә күтәрә. Кайсы матбугат чарасы исән кала, шул гына чыгарга хаклы. 2 мең тиражы да булмаган гәзитне өстерәүнең файдасы юк – укучысы юк икән, кемгә кирәк ул басма?

Ә инде яшүсмерләр, балалар матбугатына ярдәм күбрәк булырга тиеш.

Татарлар күпләп яшәгән өлкәләрдә аз тиражлы газеталар чыга, шуларны саклап калырга кирәк. Бу берләшү аша булырга мөмкин. Аерым матбугат яши алмый, чөнки тираж аз, типография, почта чыгымнары арта, хәтта рус телле матбугат та берләшү юлын сайлый. Мәсәлән, бездәге “Вечерняя Казань” ябылды, ә “Комсомолка в Казани” яши. Димәк, без дә милли матбугатны шушы схема буенча алып барырга тиеш. Әйтик, Ульяновскидагы татар газетасы авырлык белән яшәп ятамы? “Ватаным Татарстанның” “Ватаным Сембер” филиалы булырга тиеш ул. Экономия исәбенә бәясе дә арзаная, җирле халыкка җирле яңалыклар турында яза торган басма да сакланып кала.

21. Милли театрның милли горурлык хисләрен тәрбияләвенә ирешү

Татарның театры халыкта популяр һәм позицияләре шактый нык. Ике максатны тормышка ашырырга кирәк: татар театры акча артыннан куып руслашмасын һәм җитди, сәяси, тарихи темаларга да спектакльләр куйсын. Театр милли рухлы режиссерларны, драматургларны тәрбияләгән өчен аларга грант бирергә кирәк. Шулай ук театрга касса ясамый, әмма халыкны данлый торган әсәрләрне сәхнәләштергән өчен дә аерым ярдәм юнәлеше оештыру шарт.

Танылган шәхесләр турында спектакльләр әзерләгәндә аларның бу шәхесләрне данлавына ирешергә кирәк. Мәсәлән, театр Салих Сәйдәшев турында спектакль әзерли һәм аны булдыксыз кеше итеп күрсәтә икән, андый әсәргә дәүләт бернинди дә ярдәм бирергә тиеш түгел. Ә инде хурлап күрсәтелгән әсәр берничек тә чыгарга лаек түгел.

Иҗади процесска тыгылу булмасын өчен мондый мәсьәләләрне театр әһелләреннән дә торган комиссия хәл итәргә һәм үз позицияләрен матбугатта аңлатырга тиеш.

22. Татар телевидениесе алып баручыларының халыкта милли горурлык тәрбияләвенә ирешү

Татар телевидениесендә теләсә кем алып баручы булырга тиеш түгел. “Менә бу татар егете!”, “Менә бу – татар кызы!” дип сокланып карарлык, өрлек кебек егетләр һәм сылу кызлар гына алып баручы итеп экранга чыгарылырга хаклы.

Татар телевидениесе бөтен дөньяга таратыла торган бушлай контент әзерләргә тиеш.

Булган бөтен фильмнарны, телеспектакльләрне, тапшыруларны Ютубта халыкка чыгарырга һәм җиткерергә. Рус телендә икән, татарча титрлар белән таратырга. Гомумән, телевидениедәге бөтен тапшырулар ике телдә дә булырга тиеш. Тапшыру рус телендә икән, татарча титрлар, татар телендә икән – русча титрлар.

Телевидениедәге тапшыруларга да ярдәм “дәүләт акча бирә, без эшлибез” системасы буенча түгел, грантлар белән булырга тиеш. Тапшыруыңны кеше карамый икән, эшеңне бушат, башка кешеләр килеп эшләсен тапшыруны.

23. Татар җырын дөньякүләм аренага чыгару

Татар телен пропагандалау һәм сеңдерү җыр һәм музыка аша күпкә отышлырак.

Берничә татар егетен, кызын сайлап алып, аларны татар җыры белән дөньякүләм аренага чыгару эшен башлап җибәрергә кирәк. Төрек егете Таркан, француз кызы Ализе, нимес төркеме Рамштайн кебек милли телдә, милли аһәңле җыр башкарып, бөтен дөньяда популяр йолдыз булырга тиеш ул.

Милләтнең рухын күтәрә торган әсәрләр иҗат иткән композиторларга һәм җырчыларга төрле яклап ярдәм итәргә кирәк. Популяр җырчылар белән килешергә кирәк – аларның репертуарында милли рухлы җырлар булсын. Рус телле кешеләрне татарча җырлата алгансың икән – премия, мактаулы исем.

Милли рухлы әсәрләр җырлаучы җырчыларга да ярдәм һәм грант системасын булдырырга кирәк. Кеше бәхетсез мәхәббәт турында җырлап йөрсә, ул тиз популярлаша, ә милли тематикага җырлаучының шанслары аз. Шуңа да мондый җырчыларга да, аларны эфирга чыгарган студия, радиоларга да дәүләт ярдәм итәргә тиеш.

24. Татар әдәбияты: кеше укый торган әсәрләрне генә халыкка чыгару

Кеше укый торган әсәр язган язучыларга премия бирү системасын кертергә кирәк. Кеше китап чыгарган икән – молодец. Рәхәтен күрсен. Ә инде Зифа Кадыйрова кебек аны меңләгән кешегә укыта алган икән – премия. Язучының премиясе аны яшәтә алырга тиеш. Бу әдәбиятка көчләре ташып торган кешеләрнең килүенә китерәчәк.

Язучының бөеклеге һәм премияләр алу-алмавы аның укылышы белән бәяләнергә тиеш. Язучылар да әсәр яздым икән, булды дип түгел, укыта алганмын икән, булды дип уйларга бурычлы.

Дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итмәс һәм сыйфатсыз, укылмый торган китаплар чыкмасын өчен язучыларның әсәрләре чыгар алдыннан тест узарга тиеш. Мәсәлән, “Казан утлары” журналында кайбер әсәрләре чыга, халыкның реакциясе тикшерелә. Әсәрләр Интернетка куела, лайклар, комментарийлар, рецензияләр саныннан чыгып, бәя бирелә.

Дәүләт исәбенә чыккан басмаларда бу китапны чыгарырга рөхсәт биргән кешеләрнең исемлеге һәм һәрберсенең кыска гына комментарийлары языла. Шул рәвешчә, укучылар бу әсәрне кем чыгарырга рөхсәт биргәнен белергә, ә рөхсәт бирүчеләр персональ җаваплылык алырга тиеш.

Язучылар берлеге яшь язучылар һәм яшь шагыйрьләр булдыруны үз өстенә алырга тиеш. Аеруча чит төбәкләрдәге укучылар белән эшләргә, шигъри осталыгы булган кешеләрне әдәбиятка тартырга кирәк. Басылып чыккан һәр вак кына шигырьгә дә акча түләргә кирәк. Камчаткада яшәгән татар баласы ерак Татарстанда аны көтеп торган кешеләр бар икәнен белергә тиеш, аларны күреп һәм иҗатларын бәяләп торырга кирәк.

25. Татар архивын татар халкына кайтару

Татар архивында махсус бүлек булдырырга. Анда йөзләгән яшь белгечне китерергә. Архивтагы бөтен аудио-видео язмаларны цифрлаштырып, халыкка чыгарырга. Һәркемнең безнең композиторларның әсәрләрен бушлай тыңларга һәм кулланырга хокукы булсын.

Шуны ук татар матбугаты һәм татар китаплары белән эшләргә. Бөтен татар китапларын һәм “Казан утлары”, “Азат хатын” кебек журналлларны текст рәвешенә китерергә һәм бушлай элеп куярга. Хәзерге кебек бары тик китап нәшрияты сайтыннан гына укый ала торган итеп түгел – һәркем үз шәхси сайтына элеп куя ала торган итеп эшләргә кирәк. Теләгән һәркем теләсә кайсы татар әсәрен Вконтактеда үз битенә элеп куя алсын.

Татар китапларын теләгән һәркем укый алырга тиеш. Авторлык хокуклары булган очракта, варислары белән дәүләт килешсен һәм авторлык хокукларын Татарстанга сатып алсын. Нинди язучы, композитор, җырчы булуга карамастан, аның әсәре теләгән һәркем куллана алырга тиеш.

Йөзләгән яшь белгечне укытып, милли китапханәдәге гарәп графикасында язылган бөтен әсәрләрне хәзерге татар теленә авыштырып чыгарга кирәк. Аларын да без укырга тиеш.

26. Татар телен заманчалаштыру: һәр популяр әйбернең татарча вариантын булдыру

Халык арасында популярга әйләнгән заманча барлык әйбер татарчалашырга тиеш. Инстаграм популярлаша башлауга ук аны булдыручылар белән сөйләшеп, татар теленә тәрҗемә итәргә. Берәр мобиль кушымта популярлашты – татарчалаштырырга.

Иннополисның бөтен эше татар телле программалар уйлап табуга юнәлтелгән булырга тиеш. Алайса аның кирәге дә юк.

Алайса хәзерге вакытта айфонга яраклы татарча клавиатура да юк, ә безнең тулы бер компьютерчылар шәһәре бар. Нәрсәгә кирәк ул Иннополис, татарча клавиатура да ясарга яраклы түгел икән?

Максат: Татар теленең һәм татарлыкның һәр өлкәдә булуына ирешү.

Ниндидер бер махсус комиссия оештырып, ул дөньякүләм брендларны карап барырга тиеш. Әгәр берәр яңалык барлыкка килә икән, ул татарчалаштырылырга тиеш.

Әйтик, “Кока-кола” рус исемнәре язылган эчемлекләр чыгара башлый. Килешергә, кичекмәстән, “Айдар”, “Айсылу”, “Сәрвиназ” атамалы эчемлекләр чыгарырга. Яшьләрдә значок тагып йөрү модасы барлыкка килде икән, татар телендә язылган, татар бизәкле бихисап күп значоклар чыгарырга. Бу өлкә бик мобиль булырга һәм үзгәрешләргә реакция күрсәтеп торырга тиеш. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан сатуга милли бизәкләре булган Кыш бабай киемнәре чыгарырга. Алар гадәти киемнәргә караганда арзанрак булсын. Кыш бабай булып йөрергә теләгән кеше татар бизәклесен алсын.

Милли оешма икән, аның бизәкләрендә милли бизәкләр булсын.

27. Татар өлкәсендә татар дөньясында дәрәҗәләре булган кешеләрне эшләтү

Милли өлкәләрдә милләт алдында дәрәҗәсе булган кешеләрне эшләтергә кирәк. Милли өлкәдә дәрәҗәсе юк икән кешенең, якын да җибәрмәскә кирәк милли өлкәгә. Башта милләт өчен эшләп, дәрәҗә тупласын. Чөнки ул дәрәҗәсез кешеләрдән чыгып милли өлкә турында фикер барлыкка килә.

Хәзерге вакытта кайбер чын милли “кантурлар” турында “әй, анда җыелган татарлар, чәй эчеп утыралар” дигән сүз ишетелә. Бу татарның дәрәҗәсен төшерә һәм эшлим дип торган кешеләрне ул өлкәләрдән читләштерә. Моның ысулы бик гади – кеше үзе шул өлкәдә профессионал булырга тиеш. Матбугатка куела икән – журналист булсын, конгресска куела икән, оештыручы булсын.

Уңай мисал, мәсәлән, Камал театры. Аның җитәкчеләре турында “чәй эчеп утыралар” кебек сүзләрне беркем дә әйтми.

28. Татар шәхесләрен таныту аша милли горурлык хисен тәрбияләү

Моның ике юлы бар. Беренчесе – тарихи шәхесләрне пропагандалау. Хәзерге вакытта тарихи шәхесләргә бер генә һәйкәл дә юк. Бәхтияр Канкаев, Батырша кебек милли каһарманнарга һәйкәл куярга һәм аларның тарихларын өйрәнергә.

Ниндидер елак мелодрама төшерергә кирәкми, татар тарихы турында фильм төшерергә кирәк. Һәм ул фильмнардагы идея каһарманны батыр итеп күрсәтү булырга тиеш. Ренат Харис Сөембикәне түбән тәгәрәткән кебек сценарий икән – якын да җибәрмәскә милли өлкәгә.

Икенчесе – хәзерге вакытта популяр булган шәхесләр аша татарны күтәрү. Татар кешесе ниндидер казанышка ирешә һәм үз милләтеннән оялмый, татар икәнен кычкырып әйтә икән – андыйларны данларга һәм хөрмәтләргә кирәк. Спортчымы ул, җырчымы, галимме – мөһим түгел. Әгәр ул милләтен танымый икән, алар белән абруйлы кешеләр эш алып барырга һәм аларга милли рух сеңдерергә тиеш. Ул кешеләр татарлыклары белән горурлана башлагач, аларын да милләткә күрсәтә башларга кирәк.

29. Татар халкын Татарстанга кайтару

Себердә, Россия өлкәләрендә яшәгән татарлар руслаша, Үзбәкстандагылары үзбәкләшә һ.б. Алар Татарстанга кайтырга тели икән, ярдәм итәргә кирәк. Монда туплану демографияне хәл итә, милләтне ассимиляциядән саклый, халыкның интеллектуаль потенциалын баета. Мәсәлән, вакытында Татарстанга кайткан булса, Чечня татарлары бер авыл булып яшәр иде. Мәйданы буенча якынча Татарстан кадәр булган Шри-Ланкада 21 миллион кеше яши. Димәк, Татарстанда да 4 кенә миллион түгел, күбрәк кеше яши ала. Квота билгеләргә, Израиль, Германия, Казахстан тәҗрибәләрен өйрәнеп, кайтучыларга ярдәм итәргә.

Кайтканда төп шарт итеп әйтергә һәм килешү төзергә - агай, син кайтасың, әмма үзең дә татар телен өйрәнәсең, балаларыңны да өйрәтәсең. Өйрәтмисең икән, без ярдәм итмисең, яшә үз көеңчә яшәгән урыныңда.

30. Татарстан дәүләт органнарына милли рухлы кешеләр китерү

Хәзерге вакытта дәүләт органнарында, җирле хакимиятләрдә, парламентта милләт алдында абруйлы булган кешеләр юк диярлек. Кичекмәстән, җитәкчелеккә татар рухы булган һәм милләт каршында авторитеты булган кешеләрне кертергә кирәк. 

Дәүләт советында ничә еллар буена бер Разил Вәлиев кенә утыра. Дәүләт Советына кичекмәстән яшь татар шагыйрьләрен, язучыларын, театр әһелләрен кертеп утыртырга кирәк. Милләтне яңа эшләргә шундый кешеләр рухландырырга тиеш. Андагы сөт-май заводы директорларыннан милләткә барыбер бер файда да юк.

Дәүләт татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтергә, аны өйрәнергә ихтыяҗ тудырырга бөтен көчен куярга бурычлы. Дәүләт җитәкчеләренең иртән, көндез һәм кич уйлаган бөтен уе шул булырга тиеш – ничек кенә телне сакларга?

Зур, дәрәҗәле урыннарда утырган һәр түрә даими рәвештә татар телендә чыгышлар ясарга, телевидение, радиога татар телендә комментарийлар бирергә тиеш. Моны закон итеп кабул итәргә кирәк. Халыкны алар шәхси үрнәкләрендә тәрбияләргә бурычлы.

Хөкүмәт, шәһәр, район советы утырышларының яртысы татар телендә узарга тиеш. Хөкүмәт әгъзалары, район башлыклары чыгышларының ким дигәндә яртысын татар телендә алып барырга бурычлы.

Хөкүмәткә һәм район җитәкчелегенә бары тик ике телне дә белгән кешеләрне генә алырга.

Һәр мәктәп укучысы белеп торырга тиеш – дәүләт эшенә, шәһәр, район хакимиятенә барырга җыена икән, димәк ул татар телен белергә тиеш. Белми икән, аны алмаячаклар. 

  • Билгеле, стратегияне мөмкин кадәр күп кеше язарга тиеш. Шуңа да һәр татар кешесе үзеннән өлеш кертә икән, бик яхшы булачак. 
<~>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100