Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәсүр Юрушбаев: “Җәлилчеләр турында фильмга акча җыю патриотлыкмы?”

Язучы, киносценарист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев, җәлилчеләр батырлыгына багышланган “77 адым” исемле тулы метражлы фильм төшерүдә ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Нәсүр Юрушбаев: “Җәлилчеләр турында фильмга акча җыю патриотлыкмы?”

Минем Казанга кайтып Муса Җәлил турында кино төшерү проекты белән йөри башлавыма бер ел булды. Мин мәгълүматне Германиядә 10 ел тупладым. Сценарийны ике ел яздым. Башта фатиха сорап зур әдипләребезгә – Разил Вәлиев, Вахит Имамов, Батуллага кердем. Барысы да: “Нәсүр, мин молодец!” - диделәр. “Мондый фильм кирәк. Салих Сәйдәшев, Еники, Тукайлар турында да кинолар юк”, диделәр. 

Кино проектын Президент яклады дип беләм. Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очраштым - “Әйбәт” диде.

Кино проекты 400 млн сум тора. Зур тарихи кино өчен бу кечкенә сумма. Хәзерге вакытта сметага экспертиза үткәрелә. Әлбәттә, соралган сумманы бирмәячәкләр, яртысы барыбер киселәчәк. Яртысын бирәбез дип торгач, икенче яртысына иганәчеләр табарга тырышам.

Мин “Егерме сигез панфиловчы” фильмын төшергән егетләр кебек, халыкка мөрәҗәгать иттем - бу крауфандинг дип атала. (“Егерме сигез панфиловчы” фильмын төшерүчеләр илдә краудфинанслауның рекордлы суммасын җыя алдылар.) Әгәр халык битараф булмаса, үз тарихын яратса, ул ничек тә булышачак.

Хөрмәтле ватандашлар, кан-кардәшләр! Сезгә моннан 75 ел элек фашист гильотинасында башы чабылган татар патриотлары турында нәфис фильм проекты авторы Нәсүр Юрушбаев мөрәҗәгать итә. Сезне эшче исеме “77 адым” дип аталган уникаль проектта катнашырга чакырам.

Җәлилчеләр-кормашчылар безнең киләчәгебез өчен һәлак булды. Аларны “немец рейхының көчен җимерүдә” гаепләделәр:

ГАЙНАН КОРМАШ (1919 – 1944.25.08. 12.06 мин.)
ФОАТ СӘЙФЕЛМОЛЕКОВ (1916 – 1944.25.08. 12.09 мин.)
АБДУЛЛА АЛИШ (1908 – 1944.25.08. 12.12 мин.)
ФОАТ БУЛАТОВ (1913 – 1944.25.08. 12.15 мин.)
МУСА ҖӘЛИЛ (1906 – 1944.25.08. 12.18 мин.)
ГАРИФ ШАБАЕВ (1907 – 1944.25.08. 12.21 мин.)
ӘХМӘТ СИМАЙ (1915 – 1944.25.08. 12.24 мин.)
АБДУЛЛА БАТТАЛ (1916 – 1944.25.08. 12.27 мин.)
ЗИННӘТ ХӘСӘНОВ (ХӨСНУЛЛИН) (1916 – 1944.25.08. 12.30 мин.)
ӘХӘТ АТНАШЕВ (1918 – 1944.25.08. 12.33 мин.)
ГАЛЛӘНУР БОХАРАЕВ (СӘЛИМ БОХАРОВ) (1915 – 1944.25.08. 12.36 мин.)

Фильмның сценарие Искәндәр Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Михаил Черепанов, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин һәм башкаларның уңай рецензиясен алды.

Без бергәләп халык киносы төшерә алабыз. Һәр катнашучының исеме титрларда күрсәтеләчәк, ә интернет-мәйданчыгында акчаларның кайда тотылуы хакында хисап урнаштырылып барачак”.

“Егерме сигез панфиловчы” фильмы өчен халыктан миллионнар җыелды. Аларның киносы бер мәйданчыкта төшерелгән иде. Аны 100 миллионга да төшереп була. Ә безнең фильм дүрт илдә – Франция, Россия, Польша, Германиядә төшереләчәк.

Эш кешенең проектка биргән акчасының зурлыгында түгел, ә катнашуда. Кеше бит ул бер-берсенә карап катнаша. Берсе 100 сум бирсә, икенчесе 300 сум бирә. Татарда гомер буе шулай булган – берсе капкасын күк төскә буяса, икенчесе икенче көнне “минеке матуррак булсын”, дип кызылга буяп куйган. Татар халкы шуңа күрә дә үлми: бер-берсеннән көнләшеп яши дә, матур итеп эшләп тә куя.

Тик әлеге мөрәҗәгатьне укыган бер татар зыялысы мине халыктан акча җыеп, җәлилчеләр исемен хурлауда гаепләде. Яше алтмыштан узган язучы кеше миңа шушы игъланнан соң хат белән чыкты. Ул минем халыктан акча җыюымны гаеп иткән. “Син, Нәсүр, нигә җәлилчеләрне мыскыллыйсың? Җәлилчеләр мескенмени алар?” дип язган. “Нәсүр, булдырасың, изге эшләр эшләп йөрисең”, диясе урынга татар язучысы шулай дисен әле! Мин сиңа булышам диеп йөрисе урынга!

“Синең булмый, килеп чыкмый, халык акча бирмәячәк”, ди. “Син исәрләнеп йөрмә! Кеше сөйли”, ди. Сөйләсен! Кеше сөйләсен өчен чыгышлар ясыйм бит. Халык күрсен, ишетсен, үз халкына битараф булмасын дип йөрим. Шундый чакта зыялыларның каршы чыгуы бик авыр. Халыктан фильм өчен акча җыю гаепмени?

Бу дискуссия темасы: җәлилчеләр турындагы кинога халыктан акча җыю – ул мескенлекме яки патриотлыкмы?

Халык белән сөйләшергә кирәк. Халыктан да зур көч юк. Түрәләр киләләр дә китәләр, халык мәңгелек. Традицияләр, риваятьләр, җырларыбыз мәңгелек. Әйдәгез, шушы киноны төшереп, бөтен дөньяга без булдырабыз икәнен күрсәтик! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100