Маузир Гыйниятуллин: Ике республикада яшәүче милли җанлы фидакярларыбыз бергә эшләсә генә алга китеш булыр

11 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Бу көннәрдә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча татар җәмәгатьчелеге белен фикер алышу бара. "Агыйдел" Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек иҗтимагый оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин, фикер алышудан читтә калмыйча, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә "Татар-информ" аша үзенең тәкъдимнәрен җиткерә.
Милләтне саклап калу – мәктәп һәм укытучылар кулында гына, дигән фикергә килдем. Шуның өчен укытучыларга ярдәм итәргә, Татарстанда һәм Башкортстанда фидакяр татар теле укытучыларын берләштерергә кирәк дип саныйм. Алар бер-берсенә булышып, тәҗрибәләрен уртаклашырга тиеш.

Әле 2001 елда мин шундый бер проект тәкъдим иткән идем: Башкорстанда яшәүче татарларның бөтенесе дә Казанга килеп йөри алмый, шуның өчен ике республика арасындагы районнарны, ягъни зурлыклары, эчтәлекләре белән туры килгән районнарны бәйләргә, аларның мәгариф өлкәсендә булган мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк. Ул вакытта биш-алты район арасында хезмәттәшлек алып бару хакында карар инде кабул ителгән иде, әмма эш ныклап алып барылмады. 
 
Фәрис Харисов, ул вакыттагы Татарстанның мәгариф министры, мине үзенә чакырып алды. Мин, кулдан гына карта сызып, әйттем: “Әйдәгез Татарстанда һәм Башкортстанда шушы районнарны: Азнакай-Бакалы, Чаллы-Уфа, Саба-Аургазы һәм башкаларны бәйлик”, - дидем. Шулай итеп, 2001 елның декабрендә Мәгариф министрлыгы 37 район буенча приказ чыгарды һәм 2002 елның башында бу эшне миңа йөкләделәр.
 
Иң беренче Стәрлетамак белән Әлмәт очрашты, аннан Чаллы белән Уфа, Азнакай һәм Бакалы районнары кушылды. Шулай итеп без ике республика укытучыларын бер-берсе белән таныштыра башладык һәм шул ук вакытта иң яхшы укучыларны берләштерү максаты белән Чаллы-Уфа КВНларын оештырырга тотындык. 2002 елдан алып 2012 елга кадәр без бертуктаусыз эшләдек һәм күпме укытучыларны, күпме мәктәп балаларын якынайта алдык! 

Ул вакытта, беләсез, мәгариф министрлары бер-бер артлы алмашынып торды. 2012 елда мин мәгариф министры белән очрашуга бардым һәм “әйдәгез ныклап эшлик”, дип әйттем, чөнки 2007 елдан соң бу хәрәкәт сүнә барды. Ул: “Булыр, булыр”, дип әйтте, ләкин бу өлкәдә алга китеш булмады. Шулай итеп, хәзерге вакытта ике республика районнары арасында хезмәттәшлек бөтенләй юкка чыкты. 
 
Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимем шул: милли рухлы фидакярларыбызны эшләтергә кирәк, аларны тынларга кирәк. Алар 5-10 процент кына, милләт өчен җанын фида калырга әзер кешеләр, алар белән эшләргә, аларга һәр яктан ярдәм итәргә кирәк. 

Укытучылар арасында милләт өчен яши торганнары һәм түләү хакы өчен эшләп йөрүчеләре бар. Акча өчен йөргәннәре, кушасың икән, рус теленә дә күчәргә әзер. Ә фидакярлар, җаны-таны белән милләт өчен яши торганнары, татар халкы үсешенә эшләргә әзер. Андыйлар Башкортстанда да күп! 

Икенче тәкъдимем – безнең татар интернат-гимназияләре булырга тиеш. Башкортларда милли кадрлар саклый торган, милли рухта тәрбияли торган гимназияләр бар. Аларда башкорт телендә укытуга да зур басым ясалмый, ләкин аларда башкорт мәдәниятен һәм телен бик ныклап укыталар һәм аларга бертуктаусыз башкорт язучылары, шәхесләр килеп, укучыларның милли рухын күтәрәләр. Андый интернат-гимназияләрне бездә дә ачарга кирәк - Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә. 
 
Өченчесе, бу районнар хезмәттәшлеге Башкорстандагы татарлар белән элемтәдә тору менә дигән вариант. Безнең чараларга татар укытучылары гына түгел, башкорт теле укытучылары да килә иде. Диалог бара иде. Без диалогсыз гына, алар белән киңәшләмичә, аралашмыйча милләтне саклап кала алмыйбыз, чөнки анда безнең миллионга якын милләтәшебез яши. 
 
Башкорт туганнарыбызның да проблемалары безнеке кебек, аларның да күп кенә милләтәшләре Чиләбе, Ырынбург өлкәләрендә калган. Аларның саны безнекенә карагында азрак, хәлләре дә начаррак, шуңа күрә алар милләтне саклап калыр өчен бөтен яктан тырышалар. 
 
41 район хезмәттәшлеген милли стратегиянең бер тармагы итеп кертергә кирәк. Чөнки иң күп татарлар Башкорстанда яши. Ике зур республикада яшәүче милли җанлы фидакярларыбыз бергә эшләсә генә алга барыш булыр, дип уйлыйм.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный. "Татар-информ"га язган махсус мәкаләсендә ул балалар әдәбиятының бүгенге бурычларын билгели.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла