Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илшат Вәлиев: "Татар эстрадасында җырларның милли колориты югалды"

Татар җырчысы Илшат Вәлиев фикеренчә, бүгенге көндә татарлар милли үзенчәлекне югалта баралар, һәм бу күренеш эстрадага нык тәэсир итә.

news_top_970_100
Җырчы Илшат Вәлиев: "Татар эстрадасында җырларның милли колориты югалды"

Бүген җырчылар, татар эстрадасына үзгәреш кертәбез, яңалык эшлибез дип, чит ил музыкасына татар сүзләрен куялар да, заманча җыр җырлыйбыз дип уйлыйлар. Бу әле заманча дигән сүз түгел. Киресенчә, чит ил музыкасы килеп чыга. Мин яңа үзгәрешләргә каршы түгел: аның дискотекасы да булсын, тик милли колорит дигән әйбер калырга тиеш. Мәсәлән, Үзбәкстанда “Ялла” төркеме бар. СССР вакытында гөрләп торган коллектив, русча җырласалар да, беркайчан үзләренең миллилекләрен югалтмадылар. Алар гел милли костюмнардан, уен кораллары белән чыгыш ясадылар. Я булмаса җырчы Тарканны алыйк. Ул дискотекаларда җырлап йөрде, ләкин үзенең төреклеген югалтмады бит, төрекчә музыкасын саклады.

Әгәр дә без татар җырын заманча дип атыйбыз икән, аның сүзе генә татарча, ә эчтәлегендә өч тиенлек сүзләр генә. Җырларга яңалык кертәләр икән инде, элеккеге, күңелгә кереп калган җырларга тимәсеннәр иде.

Бүген җырны популярлаштыру өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Халык мәхәббәтен яуларга кирәк, чөнки бөтен җыр да популяр булып китә алмый. Ә элеккеге җырны җырлау җайлы бит ул: ул инде халык күңеленә кергән, мәңгелеккә сеңеп калган. Аны хәтта балалар да минем эти, әни җырлый иде бу җырны дип искә алалар. 

Җырчылар, элеккеге җырларны алып, американчага яраклаштыралар да, шул ук җырны башкарабыз дип халыкта иллюзия тудыралар. 

Ә дөресендә ул инде икенче яңгырашлы җырга әйләнә. Ул берничек тә элеккеге җыр булып кала алмый.

Менә “Моңнар кайтсын авылга” җырында (“Татар җыры 2018” эстрада фестивалендә Айдар Галимов белән Радик Юльякшин бергә башкарган җыр - ред.) сүзләр белән музыка бөтенләй бәйләнми. 

Бу бөтен җырларга да килешми дип әйтә алмыйм. Менә, мәсәлән, Вәсилә Фәттәхованың “Туган як” дигән җыры бар иде. Аңа заманча ремикс ясадылар да, ул җырны хәтта урыслар да яратып тыңлый башлады. Урыс дискотекаларында да гел куя башладылар. Мин хәтта бу җырны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге дискотекаларда да ишеткәнем булды. 

Ә менә “Моңнар кайтсын авылга” җырына заманча стиль яңгырашы бармый, чөнки аның эчтәлеге тирән. Игътибар итсәгез, анда чит ил музыкасы үтеп керүгә карата шелтә белдерү дә бар. 

Хәзер күп җырчылар җырларның сүзләренә игътибар итмичә генә җырлый, чөнки халык барыбер аны тыңламый дип уйлый алар.

Бу күренеш эстрадага гына карамый, бөтен өлкәгә дә кагыла. Безне милләт әкренләп бетә. Чит ил музыкасын куллану, тыңлау шуның бер ачык мисалы булып тора. Без үзебез шуны аңламыйча, шуңа шатланып, кул чабып утырабыз. Болай барса, минемчә, 7-8 елдан җырның сүзләрен дә урысча җырлый башларбыз. Хәтта хәзер дә инде кайбер җырлар урыс сүзләре белән катнаш.

Бүген иҗатка бәя юк. Чын профессиональ композиторлар аз. Булганнары да язмый, чөнки аларның әсәрләрен пропагандалаучы күренми. Дәүләт тарафыннан татар җырларын аркылы-торкылы ясарга дип финанс бүлеп бирелә, ә булганын күтәрергә дигән максат куелмый. Шуңа күрә хәзер теләгән бөтен һәвәскәр җыр яза, җырлый. Концертлары да шундый гына килеп чыга да.

Соңгы елларда Татарстанда күпме яңа мәдәният йортлары ачылды. Анда бер җырчы концерт куеп китә дә, шуннан соң клуб бикләнә. Бүтән бер чара да уздырылмый. Ә бит анда түгәрәкләр эшләргә, башка төрле мәдәни чаралар уздырылырга тиеш. Мәдәният министрлыгы шушылар белән кызыксынган булырга тиеш. Иң башта көчле педагогларны мәдәният йортларына кайтартырга, балаларны биергә, җырларга, уен коралларында уйнарга өйрәтергә кирәк. Эшне түбәннән башлап оештырып җибәрергә кирәк. Министрлык шушындый максат белән эшләргә тиеш. Менә шуннан соң гына безнең музыканы аңлый торган буын бер 20 елдан соң үсеп җитәргә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100