Илдус Фазлетдинов: “Язучы”, “журналист” һөнәрләре тарихта калса, безне аяныч киләчәк көтә

13 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкортстанда нәшер ителүче "Тулпар" журналы баш мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов әдәби иҗат белән шөгыльләнүче яшьләрнең кимүенә борчыла. 

Мин “Тулпар” журналында эшләү белән бергә ике дистә елдан артык Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында да укытам. Ягъни, БДУның филология факультеты татар-урыс бүлегендә укыган елларны да кертсәң, инде утыз елга якын яшьләр мохитеннән аерылганым юк. Аның яшьләре дә нинди бит әле: киләчәктә республикадагы татар мәдәниятенең, мәгарифенең нигезен тәшкил итәргә тиешле булачак филологлар!

Ләкин шунысы күңелне кыра: соңгы елларда биредә җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, кем әйтмешли, “көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый”. Ә бит бу бүлек үзенең җитмеш еллык гомерендә Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Рәшит Гатауллин, Зиннур Насыйбуллин, Мөхәммәт Закиров, Халисә Мөдәррисова, Камил Фазлый, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова кебек бүгенге әдәбиятыбызның үзәгендә торган каләм әһелләрен үстереп чыгарган. Тугыз-ун еллап элек бүлекне талантлы прозаик, күпсанлы хикәя-повестьлар авторы, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Зәкиев тәмамлады һәм... вәссәлам! Бүген монда бер-ике каләм тибрәтүче булса да, үпкәләмәсеннәр, язганнарының әдәби кыйммәте ташка үлчим генә. Белүемчә, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында да хәлләр шул чама.

Ни өчен мондый хәлдә калдык соң? Ә бит әле чирек гасыр элек кенә милли бүлекләрдә иҗади мохит гөрләп торды, кичләрен каләм тибрәтүче яшьләр, тозлап-борычлап, бер-беребезнең “шедевр”ларыбызны тикшерә, ай саен факультетның ярты дивары зурлык “Акчарлаклар” кулъязма гәзитен чыгарып элә идек. Ә инде ул вакытта яңа ачылган “Өмет” һәм “Тулпар” гәзит-журналлары редакцияләренә, гомумән, эшкә барган кебек йөри идек. Иҗади аралашулар юкка булмады – шул чорда редакция коридорларын иңләгән егет-кызлар бүген шул ук гәзит-журналларда эшләүчеләрнең иң яшь буынын тәшкил итәләр. Моннан егерме ел элек тә шулай иде, әле дә. Кайчакны “мәңге яшь иҗатчылар – ул кырык яшьтәгеләр буыны” дип яшь аралаш көлеп тә куям. Тукай бүгенге чорда яшәсә, үзенең 27 еллык гомере белән, гомумән, бала-чага исәбендә йөрер иде... Чөнки артыбыздан килүче егерме яшьлекләр буыны, ни язучылар, ни журналистлар арасында юк дәрәҗәсендә...

2000нче еллар башында Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясе булдырылып, анда 35 яшькә кадәрге авторларның беренче җыентыклары басылып чыга иде. Тәүдә ел саен 12 яшь каләмзатның китаплары басылып торды: аларның сигезе – башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, бүгенге көндә бишкә калды. Моның сәбәбе – дәүләт тарафыннан финанслау җитмәүдә түгел, ә иҗатчылар булмауда! Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев күптән түгел үзенең “Башкортостан” гәзитенә биргән әңгәмәсендә ачынып белдерүенчә, “яшьләр әдәбиятка урык-сурык килә, алары да бармак белән генә санарлык. Язмаларын ташка басу өчен быел берничә егет һәм кызны таптык, аның каравы, 2019 елга берәү дә юк, бу бик тә хафалы күренеш”.

Үземнең күзәтүләремә таянып шуны өсти алам: 2000нче елларда “Тулпар”га яшь иҗатчылар элеккечә ташкын булып агылмаса да, тибеп-тибеп аккан чишмәчек кебек, барыбер берәм-сәрәм килгәлиләр иде. Элеккеге БДПУ студенты, хәзер инде Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Руслан Сөләймановлардан соң бу сай гына чишмә дә юкка чыкты. Яшьләр әдәбиятында “корылык” тантана итә. Күпчелек студентлар, филология факультетларында укысалар да, гәзит-журнал редакцияләренең кайда урнашканлыгын да белмиләр.

Моңа кем гаепле соң? Без – матбугат хезмәткәрләреме, югары уку йортларындагы “Тропинка”, “Шоңкар”, “Акчарлаклар”, “Тамчылар” кебек әдәби иҗат түгәрәкләре җитәкчеләреме (әйткәндәй, мин дә шулар исемлегенә керәм), 1990 елларда рухи кыйблаларны баштан-аяк алмаштырган дәүләтме, яшьләр үзләреме, әллә башка сәбәп бармы? Төгәл генә җавап бирү кыен. Ләкин шунысын беләм: Тукай да, Дәрдемәнд дә, Бабич та бернинди әдәби түгәрәккә дә йөрмәгән. Ул гына да түгел, замандашым, талантлы шагыйрь һәм язучы Марат Кәбировтан да нинди дә булса түгәрәктә шөгыльләнүе турында ишеткәнем булмады. Аларга бер генә әдәби журнал хезмәткәрләре дә “берүк килә күр, акыллы киңәшләребезне бирербез, шигырь-хикәяләреңне сипләп яңадан язарбыз, синең исем белән бастырып та чыгарырбыз, лауреат итәрбез”, дип, ялынып та йөрмәгән. Ә без йөрергә мәҗбүрбез.

1920 еллар уртасында татар әдәбиятында “әдәби күмәк” дип йөртелгән түгәрәкләр күп булган булуын. Мисалга “СулФ”, “Завод”, “Октябрь”, “Часовой” кебек күмәкләрнең атамаларын китерү дә җитә. Ләкин аларның берсе дә өлкән әдипләр, яки уку йортлары тарафыннан оештырылмаган. Яшьләр үзләре күтәрелеп, дөньяга карашлары, иҗат принциплары уртаклыгыннан чыгып, төркемнәргә берләшкәннәр. Мәсәлән, “СулФ” күмәгенә иң сул, футуристик карашларда торган яшьләр җыелган булган. Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Гомәр Толымбай кебек каләмзатлар беренче иҗади чирканчыкларын шунда алганнар.

Ә бүген?! Яшьләребездән кемнәр генә үз яннарына фикердәшләрен җыя алыр икән? Һәм, гомумән, бармы соң алар – иҗатташлар? Юк шул, юк... Булганнары да яңа туган кош балалары кебек хәлсез, әмма үзләре турында бик югары фикердә: тәүге язмаларының ук гәзит-журнал битләрендә басылып чыгуын таләп итәләр, тәнкыйть сүзе әйтсәң – күтәрә алмыйлар. Менә шундый заманда яшибез.

Сүз уңаенда өлкән буын вәкилләренә дә үпкә сүзләрен әйтим әле: 2015 – "Әдәбият елы”нда 35 яшькә кадәрге бер төркем каләм әһеле Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде дә шуның белән вәссәлам. Татар иҗатчыларыннан бу төркемгә эләгү бәхете Айдар Зәкиев белән Руслан Сөләймановка эләкте. Шуннан соң иҗади берлеккә кабул иткәндә яшьләр хакында искә төшерүче дә юк. Аның каравы, пенсиягә чыккач кына иҗат эшенә керешеп, бүген Союзга керергә дәгъвалашып йөрүче 70-80 яшьлек “яшьләр” бихисап! Ләкин әдәбият, аеруча шигърият, ул, беренче чиратта, яшьлек рухын, фикер һәм хисләр азатлыгын таләп итә. Белмим, Тукай, 70 яшькә җитеп, балалар-оныклар үстерсә, вак-төяк дөнья мәшәкатьләренә баткан булса, нинди генә юньле әйбер яза алыр иде икән? Мөгаен, шул “пенсиям аз” дип зарланудан уза алмас иде дә. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аны вакытында үз хозурына алып, беребезнең дә буе җитмәслек шигърият пәйгамбәре ясаган да...

Әйтәсе фикеремнән читкәрәк тайпылдым, ахры. Сүзем Башкортстан Язучылар берлегенә яшьләрнең кабул ителмәве турында иде. Әлегә әдәбият юлына аяк баскан 20 яшьлек егет-кызлар булмаса да, 30-40 яшьлек сәләтләр бар, шөкер. Алар арасыннан Башкортстан “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә үзләренең аерым җыентыклары басылуын күрү бәхетенә ирешкән Айдар Басыйров, Альбина Хәлиуллина, Нурлан Ганиев, Илүсә Исмәгыйлева, Венера Мәҗитова, Гөлия Гәрәева, быел тәүге китабы чыгачак Дилә Мөхәррәмоваларның исемнәрен аерым атыйсы килә. Әле болар татарлар гына! Нигә, шушы егет-кызлар Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителергә хаклы түгелләрмени?! “Берлеккә кабул ителү өчен дәүләт нәшриятында чыккан ике китап кирәк!” дигән ясалма таләп куеп, аларның картайганнарын көтәргәмени? Чөнки китап чыгару – бик авыр әйбер, нәшриятта янә шул 70-80 яшьлек әдипләрнең җыентыклары еллар буена чират көтеп ята. Эшләр болай барса, әлеге чагыштырмача яшь иҗатчылар нәкъ шул 70-80 яшьләренә җиткәч кенә үзләренең икенче җыетыкларын кулларына алып, язучыларның һөнәри берлегенә керү хокукына ия булачак. Ләкин ул чорда берлекнең аларга кирәге булырмы соң? Һәм, гомумән, ул берлек җир йөзендә булырмы?! Дөньяның фанилыгын беркем дә инкарь итә алмый әлегә...

Әйтергә теләгән фикерем шул: тар күңелле булмыйк, җәмәгать! Бер кул бармаклары белән генә дә санап чыгарлык яшьләребезгә юл бирик. Союзга да керсеннәр, китапларын да чыгарсыннар! Буыннар алмашыннан башка әдәбиятыбызның киләчәге юк! Юкса, “язучы”, “журналист” һөнәрләре тарихта калып, безне каләмдәшем һәм хезмәттәшем Мөнир Вафинның бер шигырендә тасвирланган аяныч киләчәк көтә.

Китеп барды авылыбызның
Мичкә ясау остасы.
Аннан мичче һәм итекче –
Бар алтын кул, кыскасы.

Беркем өйрәнеп калмаган
(Гаҗәпләнмәм ир-атка).
Шулай итеп, һөнәрләр дә
Күмеләләр зиратка.

Кибернетик заман, диләр,
Көн дә ачыш, көн дә дан.
Гаҗәп түгел, соңгы шагыйрь
Китеп барса арадан, – 
дип язган иде шагыйрь. Һәм, ни аяныч, аның сүзләренең тормышка ашуын озак көтәсе калмады...

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла