Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Уразаев: Татар атлары, яңа идеологик формат буларак, безне алга өнди ала

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев сабан туйлары чорында татар җәмәгатьчелеген татар токымлы атларга игътибар итәргә өнди.

news_top_970_100
Фәрит Уразаев: Татар атлары, яңа идеологик формат буларак, безне алга өнди ала
Без татар халкын, аның тарихын, мәдәниятен таныту, милләтебезнең яңа брендларын булдыру турында еш сөйлибез. Бу юнәлештә шактый нәрсә тәкъдим итәләр. Ә менә мин милләтебезне татар токымлы атлар ярдәмендә танытырга тәкъдим итәм. Бу безнең тарихыбызга, борынгы гореф-гадәтләребезгә бәйле. 



Татарларның үз токымлы атлары бар

2019 елның гыйнвар аенда борынгы татар токымлы атлар дигән токым паспортлы булды. Бу атлар токымын торгызу этәргече булып борыңгы тарихыбыз тора. Әлеге фикерне күтәреп чыккан кешеләр, 2012-2013 елларда Бөтендөнья Татар конгрессында җыелып, шушы борынгы татар атлары турында сөйләшү башлады. Эшкә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кушылды. Татар галимнәре катнашында борынгы татар атлары нинди дигән сорауга тарихи чыганаклардан җавап алынды. Бүгенге көндә, бөтен стандартларга туры китереп, яңа токымнар ничек теркәлә, шулай итеп эш алып барылды. Шулай итеп, яңа татар атлары, “күк” атлар, ягъни урысча “небесный конь”, дигән атлар теркәлде. Алар аксыл-алтынсу төстә, 75% тулысынча аксыл, ә 25 процентының маңгаенда ае бар. Булановая масть дип атала инде ул. 

Борыңгы тарихи чыганакларда, китапларда татар атлары нинди булганы, татарлар нинди атларда килгәне турында язылган. Мәсәлән, Кытай чыганакларында, башка халыкларныкында. Бу хакта бигрәк тә Алтай, Хакасия, Чиләбе өлкәләрендә мәгълүмат табып булды.

Татар токымлы атлар  үзләренең породасы, масть диләр инде, кыяфәте, күләмләре, буйлары белән башка атлардан аерылып тора. Бу ат – чыдам, ерак араларга - 60-80 километрга йөгерә ала торган ат. Ул салкынга чыдамлы, табигатьтә кыш көне дә үзенә азык таба ала торган. Шуңа күрә аны дала, урманнарда да, утарларга, сарайларга япмыйча асрап була.


Бүгенге көндә Лениногорски районың Карамалы авылында яшәүче Фәрит Нәбиуллин шушы атларны үрчетү буенча үзәк булдырып, шуның белән шөгыльләнә. Ул шулай ук татар атлары белән бәйле төрле бәйгеләр, уеннар уздыра башлады. Әйтергә кирәк, республикакүләм дәрәҗәдә ярдәм бар бу эшкә. Хәзер инде Лениногорскида гына түгел, Татарстаның башка берничә районында да татар атлары үрчетелә. Алар Сабан туйларында чабышларда катнаша башлады. Менә, мәсәлән, мин үзем булган Сарман Сабан туенда ике шушындый матур, алтын, саргылт ак катнашты. 


Мин уйлыйм, быел беренче мәртәбә Самар өлкәсе Камышлы районында узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда шушы татар аты токымының колыны әлеге төбәктәге батырга һәм фермерга бүләк ителергә тиеш дип. Һәм киләчәктә алар да инде татар атлары токымын урчетүгә өлеш кертә башларлар.

Ат – татар халкын туплаучы образ

Киләчәктә без бу атларны бренд итеп кулланырга тиешбез. Милләтебезгә уз тарихын, мәдәниятен кайтаруда, танытуда алар ниндидер динамизм өстәргә тиеш булалар. Чөнки ат әле ул тәрбияче дә. Атларда балалар бик яратып шөгыльләнәләр, балалар аларга тартыла, хәтта кыз балалар да. Шулай ук агротуризм, этнотуризм, экотуризмны үстерүдә дә татар атларын кулланып булыр иде.

Хәзер бит инде сувенир продукция чоры. Киләчәктә без татар атларын сувенир индустриясенә дә кертеп җибәрергә тиешбез. Чөнки безгә андый мөмкинлекне Ходай тагалә үзе бирә. Пермь өлкәсендә бик матур таш сакланган. Аны селенит диләр. Аны җылы таш дип тә атыйлар. Төсе буенча ул менә нәкъ шушы безнең татар токымы аты төсендә. Мифологиясе буенча ул Селена – Ай алиһәсенә (богиня Луны) бәйле. Шуңа күрә, безнең бу юнәлештә бик көчле сувенир индустриясе дә булырга тиеш.

Киләчәктә әле, мин уйлыйм, дөньякүләм татар атлары ярышлары да булыр. Чөнки татар, милләт буларак, заманында дәүләт тоткан халык, дөньяны үзенә караткан халык. Һәм ул аны атка атланып эшләгән. Чыңгыз бабайның әйткән сүзләре бар: “Татар җире кайда, дип сорасалар, ул татар аты тоягы баскан җирдә булыр”. Татар дөньясында ат культы, ат мәдәнияте ул мифологик дәрәҗәдә, борыңгыдан килә. Һәм бүген дә ир-ат дигән төшенчә татарда ат төшенчәсе белән бәйле. Хәзер ул яңа бренд буларак, яңа идеологик формат буларак безне алга өнди торган бер образга әйләнергә тиеш. 

Безнең федераль Сабан туеның тотемы да – тулпар ат. Инде 19 ел бу тулпар ат – милләтебезне туплаучы, җыйнаучы символ. Ә хәзер инде татар аты – тере ат барлыкка килде. Әлбәттә инде, без аны татар халкын туплаучы образ буларак та кабул итәрбез.

Киләчәктә татар атларына атланып Казаннан Болгарга бару, Ефэк юлын узу - мәсәлән, Казаннан Сарытауга, Әстерханга бару мөмкин. Шулай ук тагын бер зур идея - Болгардан Мәккәгә атларда Хаҗ кылу. Монда татар атларын үрчетүчеләр үзләре дә эшләргә тиеш, минемчә. 


Барысы да үзебез – татарлар кулында, без бу әйберләрне күтәрә алабыз. Татар атын таныту аркылы, без үзебезнең милләтебезне таныта алабыз, башкаларны үзебезнең тарихыбыз, мәдәниятебез белән таныштыра алабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100