Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдуллина: "Элек без Казанга Салават концертына гына килә идек"

Пермь шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, укучыбыз Айсылу Габдуллинаның Данир Сабиров җанатарына әйләнү тарихын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Айсылу Габдуллина: "Элек без Казанга Салават концертына гына килә идек"

Соңгы сигез ел мин Пермьдә яшим, монда Уфадан күчендем. Әмма Башкортстанга еш барып йөрергә туры килә. 

Шулай, бер килүемдә Уфа урамнары Данир Сабировның зур реклам щитлары белән тулган. Ишетеп беләм инде ул егетне, Венера Ганиева белән төшкән клибын да күргәнем бар. Мине бик шаккаттырганы шул булды: Уфада Данир Сабиров концертларын 4 (!) көн куя икән! Әстагыфирулла, кем йөри икән ул концертларга, дип шаккаттым? 

Иптәшләр белән җыелгач, концертлар, җырчылар турында сүз кузгала икән, әй сөйлим инде: “Менә Данир Сабиров ДҮРТ көн куя икән Уфада концерт”, - дип. Ир шалтраткач, ана да әйтеп үттем. Ирнең Балтачта (Башкортостан) баҗасы бар, без аны "Балтач җизни" дип йөртәбез - аңа да Данир Сабировның дүрт концерты турында сөйләдем. Барысы да бер авыздан: "Кем соң ул?" – диләр. Вәт, вәт, мин әйтәм... Кем соң ул?

Без үзебезне татар эстрадасы өлкәсендә зур белгечләргә санап яшәүчеләрдән. Без дигәнем ул - мин, ягъни Уфада яшәгәндә Айдар Галимовның затлы концертларын гына карап, Фидан Гафаров уйнаган спектакльләргә генә йөреп, шушы ике артистка гына мөккибән киткән хатын, Салаваттан башка бер җырчыны да "признавать" итмәгән ирем һәм безнең Балтач җизни. Үзебезне бик белдеклегә санап, Данир Сабировка йөргән халыкка аптырадык инде!

Шулай аптыраган килеш Уфада йөреп торам. Туктале, мин әйтәм, апаларга барып килим әле. Кичке алтыларда барып кергән идем, апа белән җизни бик матур киенгәннәр, күзләре яна, ишек төбендә каядыр чыгып китәргә торалар. “Концертка җыендык әле”, – диләр... Вәт лиии... (Пермьдә гаҗәпләнүне шулай аңлаталар). Минем күз алдына кылт итеп Уфа урамнарындагы афиша килеп басты! Теге колаклы малай белән... Неужели?! Җизни... 50 гә җитеп... Концертка? Сабировкааа? Концертларга да йөрми торган җизни бит ул! Яши инде апаны яфалап, концертка да бармыйча...

Сорыйм болардан: ”Данир Сабировка барасыз мени?” Ялгышмаганмын, җавап -”Әйе!” Мин өйләрендә утырып калдым, болар концертка китте. 550 километр юл үтеп килгән бу дип тә тормадылар, чыктылар да киттеләр. Менә кем йөри икән бит ул концертларга... Бертуган апам! Уфа җизни белән!

Уфадан Пермьгә кайтышлый Балтачта яшәүче апаларга кереп, чәйләр эчтем, яңалыклар сөйләдем. Иң зур яңалыкны аңлагансыздыр инде нинди икәнен. Ул Уфа җизнинең Данир Сабиров концертына баруы. Тәмләп, озак итеп сөйләдем, шаркылдап озак итеп көлделәр барысы да. Уземне юморист итеп хис итә башладым хәтта.

Пермьгә кайтып җиттем, компьютерда интернетны ялгадым һәм... каяндыр Данир Сабировның видеоязмасы килеп чыкты. “Карарга” дигән кнопкага бастым тәки! Бер видео, икенче, өченче... Ир эштән кайтты, аны ашату-нитү юк, видео каратам моңа. Кайнанам да бездә иде, ул да керде бүлмәгә, бергәләшеп карый башладык. Кайнанам сөйләп тора: “ Биюче малай бит ул, башта биеп йөргән, концертлар алып барган, аның әле шундый чыгышы бар, әле хәзер ул шундый костюм киеп чыга...” Минем сер бирәсе килми инде, “Беләбез инде, беләбез“, - дип утырам...

Данир Сабировның ноябрь аенда Пермьдә булачак концертына билетлар беләсезме кайчан сатыла башлады? Сабан туенда! Иң беренче булып ике билетны мин алдым! Югала күрмәсен инде дип, биш ай буена кайгыруларым... Эх, ирем генә бара алмады, чөнки командировкага китеп барды. Үзем генә карадым! Карап бетергәч, ирнең Пермьдә бара алмаганына шатландым, чөнки Казанга барып Данир Сабировның концертын тагын бер тапкыр карарга сәбәп булды. Элек без Казанга Салават концертына гына килә идек, хәзер Данир Сабировка да җыенабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100