Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“XXI гасыр авылы” җитәкчесе 29 яшьлек Булат Мәүлетов: “Авылда эш һәм акча юк дип уйларга кирәкми"

Саба районы Түбән Шытсу авыл җирлеге бөтенроссия күләмендә оештырылган “21 гасыр авылы” конкурсында җиңүчеләр рәтенә кергән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе әлеге авылны үз күзләре белән күреп кайтты.

news_top_970_100
“XXI гасыр авылы” җитәкчесе 29 яшьлек Булат Мәүлетов: “Авылда эш һәм акча юк дип уйларга кирәкми"
Түбән Шытсу авылы җирлеге башлыгы Булат Мәүлетовка 29 гына яшь булса да, бу эштә ул инде өч елдан артык эшли. 1989 елның 9 маенда Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк спорт белән дус була, шуңа күрә турникта тартылу, чаңгыда йөрү, җиңел атлетика, бадминтон – яраткан шөгыльләре. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала. Студент вакытта төрле спорт ярышлары һәм спартакиадалар да катнаша, бадминтон буенча җыелма команда уенчысы була.



- Әти спорт мастерына кандидат булганлыктан, мин дә спорт белән шөгыльләндем. Казанда каласым килмәде, шуңа күрә укуны тәмамлагач һич икеләнми авылга кайтып киттем. Мин авыл – баласы, күңелем авылга тартты. Эш эзләп районга мөрәҗәгать иттем, район җитәкчелеге озак көттермәде. Бик зур рәхмәт аларга. Шуны әйтәсем килә: районда төпләнәсе килгән яшьләргә эш, яшәү урыны булдырырга мөмкин. Авылда эш һәм акча юк дип уйларга кирәкми, иң мөһиме – теләк кирәк. Хезмәт юлымны балаларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү үзәгендә педагог-оештыручы буларак башлап җибәрдем. Анда ике ел эшләдем. Аннан соң, Түбән Шытсу авыл мәктәбенә физик культура укытучысы итеп билгеләделәр. Бер ел эшләдем, соңыннан авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Миңа ышанып тапшырганнар икән, димәк, тырышырга кирәк. Яшьлек дәрте белән ризалаштым, озак уйлап тормадым мин. Вакыт үтә, авыл җирлеге башлыгы булып эшләвемә өч ел булды. Дөресен әйтергә кирәк, эше катлаулы. Авыл халкы белән уртак фикергә килә, сөйләшә белергә кирәк. Ләкин әлеге хезмәтем авыл халкына, җирлек үсешенә файда китерә икән, бу минем эшемнең иң зур нәтиҗәсе. Уй-хыяллар, чынга ашырасы максатларым күп әле, - дип сөйләде Булат.

“Үзара салым акчасы җыю катлаулы эш”

Түбән Шытсу авыл җирлегенә Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Елыш авыллары керә. Бу авылларда хуҗалык саны 298, аларда 715 кеше яши.



- Булат Миндрахманович, авылда үзара салым акчасы җыю ничек башкарыла? “Без түләргә тиеш түгел”, "Халыктан җыйган акчаны кая куясыз?" - дип сораучылар бардыр...

- Халык белән эшләү җиңел түгел, һәрберсе эш системасының нәрсә икәнлеген яхшы аңлый. Үзара салым акчасы җыю катлаулы эш, чөнки кайберәүләр аны аңлап бетерми. Бездә кыенлыклар туганы юк. Авыл җирлеге башлыгы буларак, салым акчасына нинди эшләр башкарылачагын әйтәм. Гомумән, аның отышлы яклары күз алдында: зиратлар төзекләндерелә, юллар салына, урам утлары сузыла, һ.б. Җирлек кешеләре үзара салым проектында актив катнаша. Салымны кыйммәт бәядән түгел, 300 сумнан гына җыябыз. Үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкарырга мөмкин, шуңа күрә  авылларның төзеклеге арта.



- Бүгенге көндә авыл халкы нинди проблемалар белән еш мөрәҗәгать итә?

- Авыл халкы белән һәрдаим аралашырга, килеп туган мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә тырышабыз. Җирлектә яшәүчеләрне күп очракта юлсызлык проблемасы борчый иде. Хәзер барысы да җайга салынды, үзара салым акчасының күп өлешен юллар салуга тоттык. Тиздән авыл җирлеге советы һәм авыл халкы ярдәме белән калган урамнарда да юл салу эшләре тәмамланачак. Шулай ук авыл эчендәге юлларны норматив хәләткә китерү буенча Республика максатчан программасы дәвам итә. Урам юлларына комлы вак таш җәелә.


“Җиңү яулау безнең өчен көтелмәгән яңалык булды”

Саба районы Түбән Шытсу авыл җирлеге бөтенроссия күләмендә оештырылган “21 гасыр авылы” дип исемләнгән конкурста җиңүчеләр рәтенә кергән. Әлеге бәйге Россия авыл яшьләре берлеге, Федерация Советы ярдәмендә оештырылган. Аның төп максаты – Россиядә перспективалы юнәлеш тотучы авыл торак пунктларын үстерүнең уңышлы гамәлләрен ачыклану һәм аларга ярдәм итү.



Җиңүчеләрне өч номинациядә: “Комплекслы якын килү” – территорияләрне үстерү программаларын уңышлы гамәлгә ашырган өчен; “Факторлы якын килү”; “Оригиналь якын килү” номинацияләрендә билгеләгәннәр.





- Конкурс нәтиҗәләре 18 июльдә Мәскәү шәһәрендә Федерация Советында ясалды. Бүләкләү тантанасы да Мәскәүдә узды, диплом һәм рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Күп очракта бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә зур шәһәрләр, районнар җиңү яулый. Авылларга игътибар итүләре куандырды, җиңү яулау безнең өчен көтелмәгән яңалык булды. Без анкета формасында башкарылган эшләрне язып, презентация туплап җибәрдек. Әлеге эштә Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәм итте. Бу җиңү тагын да зур планнар корып эшләргә этәргеч бирде. Мондый уңышларыбыз киләчәктә дә булсын иде, - диде җирлек башлыгы.


“Авыл җирлеге башлыгының хыялы гади – авылга яшьләр кайтсын”

- Авылга яшьләр кайтсын, бу иң зур хыялым. Төп проблемаларның берсе – яшьләрне авыл җирлегенә тарту. Дөрес, соңгы елларда авылда калучылар бар, ләкин аларның саны бик аз. Без төрле ярдәм чараларын файдаланып, яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Аларның күбесе республика күләмендә эшләп килүче программаларга таянып эш итә. Яшь белгечләргә хөкүмәтән ярдәм күрсәтелсә, алар бик теләп кала. Югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлап авылга эшкә кайткан егет-кызлар бар. Алар колхозда, кайберәүләре мәктәп тә эшли. Узган ел яшь белгечләргә дип төзелгән ике, быел өч йорт сафка баса. Гомумән, авыл җирендә яшәргә барлык шартлар да булдырылган. Туган авылларына кайтып, халыкка хезмәт итүчеләр булганда гына, авыллар гөрләп яшәячәк, - ди ул.



Булат Мәүлетов авыл җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш мәсьәләләренә дә тукталды.

- Авыл җирлегендә “Шытсу авыл хуҗалыгы” җәмгыяте эшләп килә. Ул Сабада көчле хуҗалыкларның берсе, сөтчелек һәм ит җитештерү буенча алдынгы рәтләрдә бара. Авыл халкын эш белән тәэмин итә, күпләр шунда хезмәт куя. Ләкин бүгенге көндә безнең җирлектә кече һәм урта эшмәкәрлек артта кала. Шәхси эшмәкәрләрнең активлыгы бик акрын бара. Киләчәктә әлеге проблеманы хәл итә алырбыз дип уйлыйм. Эшмәкәрләр авыл халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтүнең төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышын үстерә алырлар иде. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, ләкин тәвәкәлли алмыйлар. Бу очракта, “Алма пеш, авызыма төш" дип республикадан килгән ярдәмне генә көтеп утырырга кирәкми, - диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100