Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тракторчы-блогер Василий Иванов: «Авыл кешесе эшләп торса, шәһәр халкы ач калмый»

Шундый заманда яшибез: үзең турында дөньяга җиткерү яки танылу өчен хәзер мөмкинлекләр күп. Мәсәлән, шул ук Интернет. Аның кызык ягы бар: ул танылам дигән максат куймаган кешеләрдән дә йолдыз ясый ала. Кукмара районы Иске Чура авылында яшәүче Василий Иванов шундыйлардан.

news_top_970_100
Тракторчы-блогер Василий Иванов: «Авыл кешесе эшләп торса, шәһәр халкы ач калмый»

Василий Ивановны тарихта беренче тракторчы-блогер дияргә була. Василий − керәшен егете. Интернетта узган елның җәендә таныла башлый. Ул авыл тормышын яктырткан видеолар төшереп, үзенең Инстаграм аккаунтына урнаштыра. Хәзер тракторчы-блогерның 14 мең язылучысы бар.

«Интернетны сүндереп куям»

− Инстаграмны хатын көйләп биргән иде. Башта фото-видеоларны ул урнаштырды. Аннары үзем өйрәндем. Шулай да Инстаграмның бөтен нечкәлекләрен әле һаман белеп бетермим. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты бу. Видеолар куйган саен кешеләр язылды, лайклар артты. Блогер булам дигән максат юк иде, - ди Василий, бу шөгыленең ничек башлануын сорагач.

Үзе блогер булганчы блогерларны ишетеп кенә белгән. Хәзер «коллега»ларны карап барырга тырышам, ди. Василий Интернет өчен көнгә ике сәгать вакытын гына сарыф итә: иртән мал карап кергәч чәй эчкәндә, төшке аш вакытында һәм кич эштән кайткач.

Тракторчы-блогерның язылучылары арасында эше юк, шуңа гел интернетта утыра дип уйлаучылар бар икән.

− Гадәттә интернетны сүндереп куям. Чөнки бик күп хатлар язалар. Көненә 100дән дә ким булмый. Көн буе аларга җавап биреп утырсаң, бер эш эшли алмыйсың. Шулай да бер хатны да җавапсыз калдырмаска тырышам.

− Нәрсәләр язалар соң?

− Иң еш бирелгән сорау: «Ничек блогер булырга?» Ләкин мин үзем белмәгән әйберне кешегә өйрәтә алмыйм инде. Шулай ук техника турында бик күп сораулар килә. Бу әйберне ничек төзәтергә, монысын ничек эшләргә дигән...

Якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары блогерның бу шөгыленә хөрмәт белән карый. Үзең белән бергә безне дә танытасың диләр икән. Василийның язылучылары арасында танылган кешеләр дә бар. Мәсәлән, җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Илназ Гарипов. Кайвакыт Ришат Төхвәтуллин белән бергә Василий Инстаграмда туры эфирга да чыга.

«Авыл кешесе эшләп торса, шәһәр халкы ач калмый»

Василий үз авылында 9 еллык мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Янил училищесында (хәзерге Кукмара аграр көллияте - авт.) укый. Армиягә барып кайта һәм менә 20 ел техникада эшли. Беларусь тракторыннан башлап К-700 кадәр эшләп чыккан. Йөртеп һәм ремонтлап карамаган техникасы калмаган аның.

− Авыл кешесе эшләп торса, шәһәр халкы ач калмый, - ди блогер. Василий хәзерге көндә Вахит авылы хуҗалыгында механизатор булып эшли. Бүген анда тулы көчкә язгы чәчүгә әзерләнәләр.

Василий Иванов исемле блогерны Татарстанның Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та белә. Күптән түгел Марат Әхмәтов Василийга рәхмәт хаты һәм министр сәгате тапшырган. Премьер министр урынбасары тракторчы-блогерның авыл тормышын, хуҗалык эшчәнлеген матур яктан күрсәтүен ошаткан.

− Бу егетнең тормышка, авыл җиренә, хезмәтенә гашыйк булуы күренеп тора. Хәтта тракторның тормозын карау турында да матур итеп видео төшергән. Башка берәү булса майга катып беткән кара киемдә, ата-анасын һәм җиде буынын искә төшерә-төшерә карар иде ул тормозны. Ә Василий аны бер матур гамәл итеп күрсәткән, - дип сөйли Марат Әхмәтов блогерның Инстаграмында урнаштырылган видеода.

− Министр сәгате хәзер кулдан төшми дә. Мондый сәгать бөтен кешегә дә эләкми әле, - ди Василий.

«Урлап алып кайтты»

Тракторчы-блогер Инстаграмда шәхси тормышын күрсәтми:

− Аны нәрсәгә бөтен дөньяга күрсәтергә инде? Гаилә янында мин үзем дә аз торам. Җәй көннәрендә бөтенләй дә кайтып кергән юк. Күбрәк трактор янында булгач тракторны төшерәм инде, - ди ул.

Хатыны Алиса белән ике бала үстерәләр. Улларына - 10, кызларына 6 яшь. Гадәттә интервьюдан баш тарта торган булса да, Алиса Иванова безнең белән сөйләште:

− Василий яхшы гаилә башлыгы, балаларга әйбәт әти. Һәр гаиләдәге кебек төрле вакытлар була инде. Эшләсә күңелен биреп эшли. Техника арасында йөргәндә ашарга да оныта, - диде ул.

Алиса үзе Кукмара кызы. Шулай ук Вахит авылы хуҗалыгында эшли. 10 ел элек Василий аны урлап алып кайткан.

P.S. Киләчәккә планнарын сорагач, Василий хуҗалыкта эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

− Бөтен җирдә дә акча өчен эшлиләр бит. Эшемне яратам, акчаны вакытында бирәләр. Эшлисе килгән кешегә бөтен җирдә эш табыла. Авылда да менә дигән итеп яшәп була, - ди тракторчы-блогер.

Әлбәттә Василий Инстаграмнан да югалмаячак. Авыл тормышын ничек бар шулай күрсәтүен дәвам итәчәк. Соңгы арада реклама бирергә теләүчеләр арткан. Әлегә блогерлыкның шул ягын өйрәнәчәкмен, ди Василий.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#сено #снег

Публикация от василий (@vasilijivanov7864)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100