Татарстанда 21 урында бәрәңгедә авыру табылган, ул 80 процент уңышны юк итәргә мөмкин

24 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Михаил Захаров, Салават Камалетдинов
Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар, бөҗәкләр активлаша. Аларга каршы тору турында “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров белән сөйләштек. Белгечләр бер сәгать дәвамында сездән килгән сорауларга җавап бирде. 

Биектаудан Мирхәт Фәйзиев:

- Һәр ел саен колорадо коңгызыннан котылу өчен бәрәңге агулыйбыз. Соңгы вакытта зарарлы химик матдәләр туфракта сакланып кала һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерә дип ишеттем. Бу дөрес сүз микән?

Айтуган Мөбәрәков: Нинди генә химик препаратлар белән агуласак та, күләмен белү һәм саклау кирәк. Агуның кеше организмына тәэсире препаратны никадәр күләмдә сибүдән тора. Кайбер кеше агуны нормадан артык сибә, билгеле бу очракта зарары күп була. Аеруча нерв системасы, сулыш (тын) алу юлларына зыян килә. Шулай ук яман шеш авырулары да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә биологик актив мәтдаләр туфракка сеңеп калмасын өчен бары тик инструкция буенча гына эш итү сорала. Нәрсә генә дисәк тә агу – агу инде ул.



- Туфрак катламының калынлыгы кимесә нәрсә эшләргә мөмкин?

- Соңгы вакытта туфракның уңдырышлы катламы хакында еш сөйләшәбез. Чыннан да бүген гумус катламының юкаруы, файдалы элементлар запасы күзәтелә. Бу очракта черемә кертеп карарга кирәк (1 кв.мга 3 чиләк). Әлеге органик ашлама “арыган” җирнең уңышын арттырып, үсемлекләрне кирәкле микроэлементлар белән тәэмин итәчәк. Тагын бер отышлы юл – яшел ашлама (сидерат) сибү. Хәзерге заман шартларында органик ашламалар белән җирне эшкәртү бик кулай. Иң яхшы сидератлар булып кузаклы үсемлекләр санала. Исемлеккә борчак, фасоль, люцерна кебек кузаклыларны кертергә була.



- Бакчамда үсеп утыручы җиләкләрнең эченнән ак күбекләр чыга, ниндидер бөҗәкләр дә ашый. Нәрсә икән ул? Уңышны ничек саклап калырга була?

- Җиләкләрегезне күбек бүлеп чыгарырга сәләтле булган, пенница дип аталучы бөҗәк ашый. Ул цикад-пенницлар семьясына карый. Әлеге корткыч чикерткәгә охшаган, тик ул аннан зуррак. Күбек цикадконың өе, ул анда яши һәм үзенең личинкаларын кояш нурларыннан саклый.

Пенница (цикадка) тәмле ашарга ярата. Шуңа күрә ул хризантема, флокс, георгин, гөлҗимеш, җиләк һәм петрушка кебек үсемлекләрдә еш очрый. Уртача озынлыгы -  6-10 мм, бик сирәк очракта 1,5 см җитә. Цикадкалар үсемлекләрнең яфрак, сабакларындагы сок белән тукланалар. Билгеләп узмый мөмкин түгел, әлеге бөҗәкләр төрле вируслы авырулар тарата, алар бүлеп чыгарган агу нәтиҗәсендә үсемлекләр агулана. Яфраклары саргая, корый, үсемлекнең үсеше туктатыла. Шуңа күрә аларны тиз арада юкка чыгарырга киңәш итәм.



Әгәр дә бакчагызда пенница бик күп икән, җиләкләрегезне “Фитовермом” белән эшкәртеп чыгыгыз. Бу биологик препарат кеше сәламәтлеге өчен зыянлы түгел, аның ярдәмендә сез уңышны саклап кала аласыз. Шулай ук халык чараларын да кулланырга була, аеруча сарымсак төнәтмәсе булыша. Корткычлар аның исен яратмый. Моның өчен бер стакан ваклап туралган сарымсакны бер чиләк суга салырга кирәк. Берничә сәгатьтән әзер катнашманы үсемлекләргә сибәргә була. Бу очракта агач көлен дә куллансак була ( бер куакка 30 г).

Питрәчтән Фирүзә Маликова:

- Сарайда ниндидер кечкенә, кара төстә, вак тараканнар очып йөри. Хайваннарга зыян салмаслар микән дип борчылам. Ирем тараканнардан котылу өчен чебен агуы сибәргә куша, алай эшләргә ярыймы?

Айтуган Мөбәрәков: Сарайда дифлофос кулланырга була, ул кеше һәм терлекләр сәламәтлегенә зыян салмый. Ләкин дихлофос сиптергәннән соң, сарай эчен җилләтеп алсагыз яхшы булачак.



- Бәрәңгенең немотода белән авырганың үзеңә генә ничек ачыкларга була?

Альберт Кадыйров: - Алтынсу бәрәңге нематодасы – бары тик микроскоп аша гына күренә торган түгәрәк корт. Озынлыгы – 0,5 тән 2 мм кадәр. Алар бик вак һәм кечкенә сары төстәге бөртекләр. Ачыклар өчен бары тик лабораториядә тикшертеп кенә белеп була. Корткычның нәни кортлары 7-10 ел яшәргә сәләтле.

Әлеге корткычның һөҗүме нәтиҗәсендә бәрәңге начар үсә, яфраклары бик тиз саргая, очлары бөтерелә, чәчәк атуы соңга кала, бүлбеләре вак була, яки бөтенләй яралмый. Нематоданы бәрәңгенең тамырларында табып була, ул июль урталарында актив чагыла.



Кызганыч, әлеге корткыч дөньяның күп илләрендә, шул исәптән безнең Татарстанда да карантин объект булып санала. Алтынсу бәрәңге нематодасы республиканың 21 торак пунктында, 14 районда табылды. Ул 80 процент бәрәңге уңышын юк итәргә мөмкин. Әлеге очракны булдырмас өчен берникадәр киңәш бирергә телим. 

Иң төп кагыйдә - башка төбәкләрдән кергән бәрәңгене сатып алмаска кирәк. Мәсәлән, Чувашиядә нематода шактый киң таралган, республикага аннан килеп бәрәңге сатучылар күп. Шуңа күрә алырга телисез икән, карантин сертификатын сорарга, җентекләп тикшерергә онытмагыз. Иң яхшысы – моңарчы сыналган сортлы бәрәңге утыртыгыз.


Немотода авыруын булдырмау чараларының берсе - нематодага каршы торырга сәләтле сортлар утырту. Алар: “Латона”, “Зекура”, “Жуковский”, “Пригожий”, “Кортни”.

Зарарланган туфракны эшкәртү өчен уҗым арышы, гәрчич, рапс, көзге бодай кебек культуралар чәчеп үстерергә кирәк.

Фикерләр








Авыл

Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

Авыл халкы мал-туар өчен үтә җаваплы чорга керде. Терлекләрнең ничек кышлавы, язга ничек чыгуы хуҗа һәм хуҗабикәнең тәрбиясеннән тора. “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин һәм районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев белән малларны кышлату үзенчәлекләре; ашату кагыйдәләре; бозаулыйсы сыерга тәрбия; тәмле, йомшак ит алу өчен бозауларны ничек карарга кирәклеге хакында сөйләште. 

Авыл

Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

Авыл хезмәтчәннәре көне алдыннан узучы традицион брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясады, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында хисап тотты һәм үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып узды.

Авыл

"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла