Сыерыбыз нигә сөт бирми? Район башлыклары аклана һәм мактана

15 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алинә КАДРИЕВА
Фото: Салават Камалетдинов
Министрлар кабинетында 2018 елның авыл хуҗалыгы нәтиҗәләренә йомгак ясаганда, сөт җитештерүдә түбән күрсәткечләре булган районнар тәнкыйть утына тотылды. Бөгелмә, Мөслим һәм Алабуга районнары ни өчен сөтне аз сауганнары, ә Кукмара һәм Әтнә - югары күрсәткечләрнең сере турында сөйләде. 

Татарстан Президенты күрсәткечләре түбән булган өч район башлыгына җитди шелтә белдерелде. Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелекнең авыл хуҗалыгында төп чыганак икәнен билгеләп үтте. “Сөт җитештерүдән генә көндә 80 миллион сум күләмендә акчалата табыш керә, моның өчен тырышырга да була” , - диде Марат Әхмәтов. 



Сөт җитештерү кискен кимегән районнар өчлегендә - Мөслим (10,8 мең тонна) , Бөгелмә (7,0) , Алабуга (17,9). "Татар-информ", сөтне иң аз җитештергән район җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, күрсәткечләрнең сәбәпләрен ачыклады.

Бөгелмә: "Без артта калмадык, артта Мөслим калды!"

“Күрсәткечләрнең начар булуның төп сәбәбе авыл хуҗалыгының һәм район җитәкчелегенең булдыксызлыгыннан дип уйлыйм, - диде Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең элекке башлыгы Руслан Сәйфетдинов. 

Бу проблеманы чишү буенча берни дә эшләмәдек. Монда аңлап бетергесез хәл. Очына чыгар өчен төптән үзләштерергә кирәк. Сез моны районның хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсеннән сорап карагыз. Чөнки мине "күрсәткечләрең начар" дип кудылар. Мин хәзер урамда йөрим, эшем дә юк. Әлеге вазыйфадан куылганнан соң сәламәтлегем дә начарайды”.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров күрсәткечләрнең артта булмавын исбатларга тырышты. “Без сөт җитештерү буенча артта калмадык. Бездән дә түбән күрсәткечле районнар бар. Артта калган район – ул Мөслим районы. Сез андагы саннарны игътибар белән карадыгызмы?”, - дип сорады ул.

Линар Закиров сөт җитештерүнең кимүен таныды. 

“Безнең моңа аңлатмабыз бар. 2018 елда, ветеринарлар кушуы буенча, 1000 баштан артык хайванны суярга туры килде. Чөнки терлекләр туберкулез белән авырды. Шуларның 600 башка якыны - сөт терлеге. Бары тик шуның аркасында гына безнең күрсәткечләр кимеде”, - диде ул.

Бөгелмә районы башлыгы әйтүенчә, хәзер субсидия һәм дәүләт ярдәме белән яңадан терлекләр сатып алу бара. “Өч ел дәвамында 13 000 башка исәпләнгән өч сөт фермасы төзеләчәк дип планлаштырып торабыз. Без тәүлегенә 360 тоннага якын сөт савачакбыз. Бу биредә иң зур сөт фермаларының берсе булачак”, - диде ул.

"Мөслим кебек эшләргә өйрәнсеннәр калганнар!"

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин. Фото: tatarstan.er.ru

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин күрсәткечләрнең нигә түбән булуын аңлатырга теләмәде.

“Башта районга килеп карагыз, нәрсәсе артта калган икәнен. Бу телефоннан хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Мөслим районы кебек эшләргә өйрәнсеннәр әле калган районнар” , - дип җавап кайтарды ул безгә.

Алабуга: "Телефон аша аңлатып булмый"


Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов. Фото: elabuga-rt.ru/

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов та телефон аша җавап бирүдән баш тартты.

“Телефон аша кыскача аңлатып булмый. Рәсми сорау җибәрегез башта, аннары тулы җавап кайтарырбыз” , - диде ул. 

Кукмара тәҗрибәсе: ике атнага бер сыерларның канын тикшерәбез

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев

Сөт җитештерү буенча иң зур күләмгә (88мең тонна) һәм шул ук вакытта иң югары күрсәткечкә ( + 10 мең тонна) ирешкән төбәк - Кукмара районы. Кукмара районында 2017 елда һәр көнне 140 тонна сөт савып алганнар. Былтыр бу күрсәткеч 200 тоннадан артып киткән. Райондагы ике хуҗалык – Вахитов исемендәге һәм “Восток” хуҗалыклары 60ар тонна сөт җитештерә. Районда киләчәктә мал башын да, бер сыердан савылган сөтне дә арттырырга телиләр.


“Иң төп фактор - ашату, - диде Кукмара авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин. - Тәҗрибә үткәреп, йорт сыерына колхозның яхшы ашавын ашатып карадык. Йорт сыерының сөте 10 литрга артты. Ике атнага бер тапкыр сыерларның канын тикшерәбез. Канына сөт савыр өчен нинди элементлар җитмәвен беләбез һәм шул җитмәгән макро- һәм микроэлементларны өстибез. Шулай ук сыерларның нәселенә карыйбыз. Аның нәселе көчле булса, сөте күбрәк була. Бүгенге көндә күп сөт бирә торган сыерларның үгезләрен кулланабыз”.

Кукмара районының Вахитов хуҗалыгы башлыгы Нәфыйк Хөсәенов белән элемтәгә кердек. Ул сөт артуга китерә торган факторлар белән уртаклашты. 

“Иң беренче чиратта - үзең белән эшләгән кешеләр белән уртак тел табу. Әгәр берең бер якка, берең бер якка тартып эшләсә, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. 

Аннары терлекләрне әрәм-шәрәм итмәү. Бозау вакыттан ук карап үстерү. Әйбәт нәселле бозауларны аерып алу. Шулай ук хәзер инновацион технологияләр, ягъни кеше көчен аз сорый торган җайланмалар кулланабыз. 

Яңа фермалар төзибез. 2016 нчы елда 1200 башка ферма төзеп тапшырган идек. Хәзер кабат 1200 башка ферма төзергә җыенабыз. Яңа төзелеп килүче ферманың заллары яңа технологияләр буенча эшләнгән җайланмалар белән булачак. Болар барысы да сөткә китерә торган факторлар. Шулай акрынла югары нәтиҗәләргә ирешеп киләбез” , - диде ул.

Сөт җитештерүдә Балтач, Әтнә, Әлки, Саба, Мамадыш, Азнакай районнары да уңышлы эшчәнлек алып бара.

Әтнә: "Сөт арттыру ашату белән генә эшләнми"

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов. Фото: gossov.tatarstan.ru

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов әйтүенчә, сөт арттыруның нәтиҗәле ысулларын бер-ике җөмлә белән генә аңлатып булмый.

“Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен эшләргә кирәк. Сөт арттыру ашату белән генә эшләнә торган эш түгел. Монда эшне фәнни нигездә оештырырга кирәк” , - диде ул. 

Министрлык: Артта калучыларга ярдәм күрсәтеләчәк!

Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов тәнкыйть сүзе алган районнар белән көндәлек сөйләшеп, аларга нинди ярдәм кирәклеген сорап торабыз, ди. 

"Бүгенге көндә яңа технологияләр ягыннан азрак артта калган хуҗалыкларга ярдәм итү нигезеннән безнең авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы бар. Шул приказ нигезендә без түбән күрсәткечле районнарга шушы өлкәне аера торган белгечләрне, консультация бирә торган оешмаларны беркетәбез. Шулай ук рационнар төзергә, җайланмаларны көйләргә ярдәм итәбез. Шул хуҗалыкларда эшләгән кешеләрне яңа технологияләргә өйрәтү максатыннан укыту эшләре алып барабыз.

Нәҗип Хәҗипов фикеренчә, 2018 елгы сөт җитештерү нәтиҗәләре буенча тәнкыйть сүзе алган районнарда хәзер азмы-күпме үсеш сизелә. 

“Кемдер 100, кемдер 104 процентка акрынлап чыгып бара. Бүгенге көндә безнең нәтиҗәләр бик начар түгел. Сөт җитештерү 3 процентка артты. Бу начар дип әйтмәс идем. Сөт терлекчелеген бер көндә генә эшләп булмый. Аның өчен бозавын үстерергә, сыер итәргә кирәк. 

Без шулай ук Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә мөрәҗәгать иттек. Аларның кафедралары тәнкыйть сүзе алган районнарга беркетелделәр. Студентлар, белгечләр, кафедра мөдирләре әлеге районнарга барып кайтты. Утырышлар җыеп, шушы хуҗалыклар белән аерым-аерым сөйләшәбез, мәсьәләнең чишү юлларын эзлибез. Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен шундый эшләр алып барабыз.” , - диде ул.

Эксперт фикере: "Коры сөт кертүне контрабанда дип атарга була"

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин. Фото: http://nizhnekamsk-rt.ru

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, "Союзмолоко" берлеге президенты Айрат Хәйруллин фикеренчә 2018 ел Республика өчен авыр ел булган. “Былтыр бу вакытта без җыелышларда авыл хуҗалыгының нинди хәлгә җиткәнен күрсәткән идек. Белоруссия аркылы безнең илгә бик күп коры сөт кергән. Сөт бәясенә күчергәндә, ул 10 сумга чыга. Бик түбән бәя белән кергән. Аны контрабанда дип тә атарга була. 

Коры сөт Кыргызстанга, Казахстанга адресланган иде. Бу сөт анда барып җитмичә, Идел буенда бушатылган. Бу сөт җитештерүче авыл хуҗалыклары өчен шундый диверсия. 2017 нче ел белән чагыштырганда сөткә бәя 8 - 10 сумга төшкән иде. Былтыр безнең фермалар зыянга эшләде. Шуңа күрә күп кенә авыл хуҗалыгы оешмалары әйбәт аксымлы азыкларны, медикаментларны сатып ала алмады. Бөтен Россия өчен былтыргы ел бик авыр иде. Ә безнең республикада тагын да авыррак ел булды. Бәяләр төшкәнгә шундый хәлгә калдык.

2017 нче ел белән чагыштырганда иген уңышы да азрак булды. Күп хуҗалыклар игенне түбән бәя белән сатты. Иген бәясе майда гына үсә башлады. 2018 нче елны җыйган игеннең күләме дә аз булды. Шуңа күрә 2018 ел сөт ягыннан да, иген ягыннан да авыл хуҗалыклары азрак акча җыйды. 

Бүгенге көндә 2017 нче ел белән чагыштырганда сөт бәяләре 4 сумга түбәнрәк. Ә гыйнвар белән чагыштырганда 1 сум 60 тиенгә түбәнрәк.


Шуңа күрә безнең бөтен өмет - хөкүмәттә. Хөкүмәттән ярдәм көтәбез. Февраль аенда авыл хуҗалыкларына сөт өчен субсидияләр килергә тиеш. Икенче яктан, безнең Россиядә мәңгелек мәсьәлә: кибетләрдә азык-төлек бәясе үсә, ә сөтне һәм игенне сатып алу бәясе төшеп бара. Шуңа күрә үзебезнең илдә Кытай һәм Канада модульләре оештырырга җыенабыз.”


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Фишман паркы, ике катлы йортлар һәм ачык капкалар: Кукмараның Вахите - татарның иң бай авылларының берсе

«Там гора, тут гора, уртасында Кукмара» дигән сүзне һаман кабатлап йөрим әле. Кайсы якка карама - тау тау. Үземне Урал тауларына сәяхәт итеп кайткан кешедәй хис итәм. Аннары тагын Кукмара киез итеге, Кукмара шәле, Кукмара табасы дигән нәрсә дә бар бит әле. Данлыклы Вахит авылы, данлыклы Вахит колхозы турында да ишеткән бар иде. Йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр күрүең яхшы диләр бит. Кукмараның гына түгел, Татарстанның да бренды була алырлык Вахит җирлегендә күргәннәремне язып китәргә булдым.

Авыл

Илдус Хатыйпов: Авыл хуҗалыгындагы бөтен проблемалар да хисап булмаганнан

Мал табибы Илдус Хатыйпов “Татар-информ”га интервьюсында бүгенге авыл хуҗалыгына анализ бирде, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, авылга кадрларны ничек кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

Авыл

Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Авыл яшьләренә ни кирәк? Торак, тәҗрибәле фермерлардан остазлык, авылда өч балалы, пособиегә өмет итә алучы әниләрнең яшен 29 дан 35 кә кадәр арттыру, эш башлаучы фермерларга ярдәм, модульле кош абзарлары... Бүген алар шушыларны сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яшьләр белән эшләү үрнәген күрсәтте, Яшьләр эшләре министры кимчелекләрен танырга мәҗбүр булды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла