Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт: каен, мари, чия, артыш, имән пиннекләренең сере нидә?

«Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә, татар һәм керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән.

news_top_970_100
Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт: каен, мари, чия, артыш, имән пиннекләренең сере нидә?

Мунча себеркесен кайчан җыярга? Нинди үләннәр кушып ясарга? Нинди себерке иң файдалысы? Себерке бәйләүнең нинди серләре бар? Әлеге язмада шул сорауларга җавап бирергә тырыштык.

«Халык имән себеркесен күбрәк ярата”

Балык Бистәсендә яшәүче Татьяна Демьянова яз җитү белән табигатьтән кайтып керми.

– Майдан кычыткан, ромашка, сукыр кычыткан җыя башлыйм инде мин. Аларны киптерәм дә, бәйләмнәр бәйләп сатам. Менә хәзер сары һәм зәңгәр мәтрүшкә өлгереп килә. Шулай ук мунча себеркесе әзерләүнең дә иң кызган чагы хәзер, - диде Татьяна Михайловна “Татар-информ”га. - Себерке ясау өчен ботакларны иртән, чык кипкәнче җыярга ярамый. Төштән соң, көн сүрелә төшкәч – иң яхшы вакыт. Ботакларны урманнан, посадкадан кисәм. Үләннәрне 30 см итеп киссәм, себерке өчен аның озынлыгын 50-60 см ясыйм.

Татьяна Демьяновага себеркегә заказны алдан биреп куялар. Дөрес, аның хәзер үз клиентлары бар. Көненә – 50, хәтта 100 пар себерке бәйләргә дә туры килә икән аңа.

 – Халык каен себеркесенә караганда имән себеркесен кулайрак күрә. Ул нык, берничә мунчага җитә, таралмый. Себеркене тоташ теге яки бу агач ботакларыннан гына бәйләмим. Арасына 1-2 сабак әрем һәм сары мәтрүшкә кыстырам. Артыш себеркесенә дә заказлар булды. Әмма аны салкында, суыткыч кебек җирдә сакларга кирәк. Юкса, ул тиз коелып бетә, - ди Татьяна ханым.Татьяна Демьянова себеркене фәкать кемгә бәйлисен белеп җыя. Хатын-кызлар себерке сабын кыскарак, ирләр озынрак калдыруны сорый икән.

– Бер себерке бәйләү өчен 10 минутлап вакыт китә. Имән себеркесен бәйләве җиңелрәк. Ботакларны җыеп кайту белән бәйләргә кирәк. Юкса, алар саргая башлый. Әгәр шул ук көнне бәйләп бетерергә өлгермәсәм, ботакларны таратып куям, - ди себерке бәйләү остасы.Татьяна Демьянова себерке ботаклары җыю өчен иң кулай һава температурасы – 20-25 градус, ди. Эсседә, яңгырда себерке җыймыйлар.

– Себеркенең ничек саклануы көннең торышыннан тора. Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт. Питраудан соң җыйган себеркенең сихәте дә юк, яфраклары да тиз коела, - ди Татьяна Демьянова.ав

 “Каен себеркесенә әрем, кычыткан, юкә чәчәге кушып бәйләргә кирәк”

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим “татар халкы каен себеркесенең яхшылыгын аңлап бетерми” дигән фикердә.

 – Себеркене берничә төрле үсемлекне кушып бәйләргә кирәк. Әйтик, иң уртага ак әрем куела. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, ул мунчаны да сафландыра. Әремнең тән тиресенә дә файдасы зур.   

Шуннан соң әрем янына ике озын кычыткан куела. Мунчада, кайнар суда пешекләгәч, ул чакмый башлый. Кычыткан согы, чабынганда, тәнгә үтеп керә. Ул күзәнәкләрне чистарта, яңарта.Кычытканнан соң, ике кечкенәрәк юкә ботагы куела. Ул менә чәчәк ата башлады инде. Юкәдә бал исе бар. Ул мунчада җебеп китә һәм балның хуш исе тарала, - диде Гәрәй Рәхим.

 “Чия себеркесе буыннарны дәвалый, әрекмән себеркесе кан тамырларын киңәйтә”

Ул шулай ук “экзотик” саналган себерке вариантларын да санап үтте. 

– Яшь чия ботакларыннан җыйган себерке белән чабынганыгыз бармы сезнең? И, аның тәме! Ул шулкадәр файдалы, тәнне һәм буыннарны дәвалый.  Аннан соң гади әрекмән себеркесе. Аны 6-7 зур яфрактан бәйлиләр. Бу себерке белән башны чабарга кирәк. Ул кан тамырларын киңәйтә, баш авырту, кан басымы уйнаганда ярдәм итә. Себерке ясамасаң да, аны башка ябып йөрергә кушалар. Әмма әрекмән себеркесе – бөтенләй файдалы әйбер ул.Артыш куагыннан ясалган себеркенең дә сихәте дә зур. Аны 10-15 яшь ботактан бәйлиләр. Артыш себеркесе чәнчи, әмма шуңа карамастан, аның белән тәнне ияләштерә-ияләштерә, сак кына чабарга кирәк. Шул чәнчү вакытында аның файдалы матдәләре тәнгә керә. Артыш себеркесе белән аеруча да билне, муенны, җилкә өлешләрен чабалар, - ди себеркенең тәмен белүче Гәрәй абый.

 

“Питраудан соң тагын бер атна дәвамында себерке җыярга була әле”

Ул мунча себеркесе җыю өчен иң кулай вакытны да әйтте.

“Питрау җитте – җәй бетте” дигән сүз бар. Мунча себеркесе Питрау чорына җитешә. Питраудан соң (12 июль) тагын бер атна дәвамында себерке җыярга була. Аннан соң ул картая башлый. Файдалы үзлекләре калмый. Себеркене кояш кыздырганда җыймыйлар. Аңа йә иртән-иртүк, йә көн сүрелгәч кенә баралар. Әзер себеркеләрне дә кояш күрергә тиеш түгел. Аларны караңгы, җиләс урында киптерәләр. Моның өчен иң кулай урын – өй чормасы, - диде Гәрәй Рәхим.

Әсхәт Хәмидуллин (Буа, Кишер Аксуы):

 – Мунча себеркесен инде җыйдык. Тик күп түгел. Гаилә зур түгел, чөнки. Каен һәм имән агачларыннан себеркеләр әзерләп куйдык. Мунча себеркесе җың өчен иң кулай вакыт май-июнь айлары дип уйлыйм. Май үләненең файдасы турында күп сөйләнә бит. 

 Рәсимә Шәйдуллина (Аксубай, Иске Кыязлы):

– Мунча себерсен каен һәм имәннән әзерләп куйдык инде. Без бик күп итеп җыябыз, чөнки чабынырга яратабыз. Уртасына бөтнек кыстырып калдырам. Эссе мунчада исе аеруча да чыга, чабыну теләген тагын да арттыра. Үзебез өчен зурны, оныкларым өчен кечкенә себеркеләр бәйлим.

Ләлә Фәйзуллина (Кукмара, Янсыбы):

 – Безнең якларда мунча себеркесен “миллек” дип атыйлар. Халык аны 12 июльгә – Питрауга кадәр җыярга тырыша. Без әле җыймадык. Бездә, гадәттә, миллекне каеннан җыялар. Юкә ботаклары, нарат, чыршы ылысы да куялар. Элек кышка миллекне күп итеп әзерли идек. Хәзер алай җыйган юк, чабынмыйбыз.

Рамил Гыйльманов (Биектау, Татар Урматы):

– Себеркене әрем, юкә, мәтрүшкә кушып бәйлим. Быел 40 пар саттым инде, тагын 7-8 кеше заказ бирде. Заказга булгач, себеркене бик сыйфатлы итеп бәйлим. Бер парын 100 сумнан сатам. Себеркене 1 июльдән җыя башлыйм. Хәзер инде аның яфрагы коелмый. 22 июльдән соң кыраулар төшә. Аннан соң аның яфраклары коела башлый. Ул вакытта барлык үлән файдалы матдәләрен югалта.

Каен ботакларына имән ботаклары да кушам, сары мәтрүшкә, әрем кушып бәйлим. Әрем себеркесе йөрәкләрне ныгыта диләр.

Мәтрүшкәле себерке варикозлардан файдалы. Әтигә инсульт булды, мунчада мәтрүшкәле себерке суына аякларын тыгып утыра.

Әрем яки мәтрүшкәле себерке пешергән суга аякларны тыгып утырсаң, аның тәме телдә беленә. Себеркенең сихәте зур.

Рәйхана Гыйльметдинова (Минзәлә, Урыс): 

– Бездә аны “пиннек” дип атыйлар. Кышкылыкка әзерләргә өлгермәдек әле. Туры килгәндә, 2-3не генә җыеп бәйләп, хәзер чабынабыз. Гел каеннан гына ясамыйбыз, арасына юкә, миләш ботаклары, сары, зәңгәр мәтрүшкә кыстырабыз. Оныкка дип кечкенә пиннекләр дә ясыйбыз. Безгә кыш буена 40-50 данә чамасы пиннек кирәк. Шул җитә дә, бетә дә.

Сүрия Мингатина (Әтнә, Олы Әтнә):

– Кышкыга дип, азрак кына миллек җыйдык. Элек күпләп җыя идек, мәтрүшкә дә, әрем дә кушып карадык. Соңгы елларда туктадык, азрак кына әзерлибез. Ни өчен дигәндә, Маридан алып килеп саталар, бер алып караган идек, шуннан китте... Аның исе, ул без әзерләгән төсле түгел. Берничә мунчага җитә, коелмый да, иң гаҗәбе, исе бетми. Алар аны урманда әзерләгәнгә шулай диләр. Урман агачы белән кояшта үскән агач бер түгел, дип аңлаталар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100