Мари эшмәкәрләре: "Иван-чәйдән чәй ясап, елына бер миллион сум эшлибез"

21 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Иренмәгән кеше ничек тә яшәргә тырыша. Табигать Анабыз шулкадәр бай, җаен белгән кеше, акчаны аяк астына үрелеп кенә эшли. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер гөмбә. Ә менә Марий-Эл республикасының Звенигово авылында иван-чәй җыеп, шуннан чәй ясап сатучы гаилә белән танышып кайтты “Татар-информ” хәбәрчесе. Кереме дә ни җитте генә түгел, елына 1 млн сум акча эшләп була ди.
Светлана һәм Петр Карасевлар Лесная Поляна нәсел утарына 2011 елда төпләнгән. Билгеле булганча, әлеге “авыл”да эш юк, шуңа күрә, төп шарт – табигать белән гармониядә яшәп, үзе-үзеңне тәэмин итү. Карасевлар шулай итеп, чәй индустриясенә керешкән.

– Россиядә чәй тармагы яңарып килә. Мин ике тапкыр Мәскәүдә иван-чәй җитештерүчеләр съездында булдым. Хәзер эшмәкәрләр элеккеге традицияләрне кире кайтарып, бу шөгыль белән җитди рәвештә шөгыльләнергә тели, - диде гаилә башлыгы.

Карасевлар иван-чәй ясау белән 8 ел тирәсе шөгыльлә. Иң элек эшне алар кечкенә генә сарайдан башлый, тора-бара махсус цех төзи.

“Күршебез тәкъдиме белән, иван-чәй ясарга керештек”

Гаилә әлеге эшкә очраклы гына кереп китә. Дөресрәге, моңа кадәр алар бу үләнне таный да, үзенчәлекләре турында да белми. 

- Без бу “авыл”га килеп төпләнгәч, көннәрдән бер көнне күршебез килде дә: “Без хәзер җирдә яшибез, әнә күрәсезме, иван-чәй үсә, шуны сезгә тәмләп карарга кирәк”, - диде. Без моңа кадәр аның нинди үлән икәнен белми дә идек. “Яфракларын җыегыз да чәй пешерегез”, диде күршебез. Мин моны өйгә алып кайтып, пешереп карадым. Ничек әйтим, үләннән – үлән, печәннән печән тәме килә инде. “Әй, тәмле түгел бит бу”, дидем. Ул миңа: “Шунда чәчәкләрен салып кара”, диде. Чәчәкләре белән дә пешердем. Әллә ни аермасын күрмәдем, - ди Петр әфәнде.


“Чәй ясауда төп шарт - ферментация”

Әмма бу гаиләдә иван-чәйгә мәхәббәт көтмәгәндә уяна.

– Уңыш бәйрәмендә “авыл” халкы безне шул чәй белән сыйлады. Искиткеч! Аның тәме искиткеч иде. Төсе дә башка. Мин шул көнне барысын да энәсеннән җебенә кадәр сорашып кайттым. Баксаң, иван-чәйдән тәмле, сыйфатлы чәй ясауның төп шарты – ферментация процессы икән. Аны киптерү генә җитми, - ди Светлана ханым.

Карасевлар 2011 елда беренче тапкыр үләнне җыеп, чәй ясап карый. Шуннан соң инде бу шөгыль ныклап иярә аларга.

- Инде хәзер үзем генә түгел, танышларым да иван-чәй эчүгә күчте. Ныклап шөгыльләнүчеләр дә бар, - ди Петр әфәнде.

“Әзер чәйнең бер килосы 2000 сум”

Уйлап баксаң, юл кырыенда, урман аланнарында үсүче гади иван-чәйдән шактый акча эшләп алырга мөмкин икән. 

"Берәмтекләп сатканда, бер килосы - 2000 сум. Күмәртәләп биргәндә арзанракка китә, билгеле. Яшел Үзән халкы әлеге чәйнең файдасын белеп алды. Иң зур сатуыбыз шунда", - диләр Карасевлар.

Үләннән чәй әзерләү процессы башыннан ахырына кадәр ике айга сузыла. Июнь-июль. Августта ул чәчәк атып, мамыклана башлый. Үләннең яфракларын астан өскә таба сыдырып җыеп алганнан соң, 12 сәгать дәвамында какларга кирәк. Шуннан соң яфракларны бөрештереп, йомшарту процессы башлана. Үлән, шулай итеп, сок чыгарырга тиеш. Карасевлар моны зур иттарткыч аша чыгарта. Бу – бөртекле чәй ясау процессы. 



- Бу – безнең гаилә бизнесы. Иван-чәй сату әйләнеше әллә ни зур түгел, әмма елына ярты тонна әзерләп урнаштырабыз. Килосын 2000 сумнан санасаң, бу 1 млн сум дигән сүз, - ди гаилә башлыгы.

“Иван-чәйне дүрт тапкыр пешереп эчеп була”

- Без ел әйләнәсе иван-чәй эчәбез. Кытай чәеннән аермалы буларак, аны берничә тапкыр пешереп була. 4 тапкырга кадәр менә дигән чәй пешә аннан. Анда токсиннар барлыкка килми. Ә Кытай чәен пешергәч тә 15 минут эчендә эчәргә кирәк, - ди Светлана ханым. – Без бу чәйне эчеп яшәрәбез. Соңгы елларда безгә шулкадәр күп комплиментлар ява. Иван-чәй ияләшү булдырмый. Ул организмны чистарта, эчәкләр, ашказаны өчен файдалы. Иван-чәйдә Менделеев таблицасындагы микроэлементларның яртысыннан күбрәге тупланган. Анда С витамины лимонга караганда 5-6 тапкыр га күбрәк. Әлеге чәй бик туклыклы, аны эчкәч хәтта ашыйсы да килми.

Светлана ханымга – 52, ире Петр әфәндегә – 62 яшь. Алар чыннан да үз яшьләреннән яшьрәк күренә. 


  • Иван-чәйнең икенче атамасы - кырлыган. Русча иван-чай, копорский чай, кипрей атамалары бар. 
Светлана ханым сүзләренчә, әлеге чәйнең каршы тәэсире юк. Аны хәтта бала көткән хатын-кызларга һәм бала имезгән әниләргә дә эчәргә ярый.

– Базарда чәйне үзем сатып утырдым. Нәтиҗәләрне килеп-килеп әйтәләр иде. Иттарткычтан чыгарганда, аннан лайлалы матдәләр бүленә. Менә ул ашказаны-эчәк тракты өчен аеруча да файдалы. Бөтен чәй минем кулларымнан үтә дияр идем. Мин һәр бөртекне үз кулымнан үткәрәм, - ди Светлана ханым.

Карасевлар иван-чәй бизнесында көндәшләр күрми. Киресенчә, бу эшкә алынучыларга шат кына алар, теләктәшлек күрсәтергә дә әзерләр. 

- Халык иван-чәйне куллана да, сата да белми. Россия буйлап мондый эшмәкәрләр 300гә җыеламы икән?! Бу – гомуми ихтыяҗның 0,2 процентын тәшкил итә. Бүген иван-чәйне Кытай, Германия сатып алырга әзер. Әмма бездә ул илләрне тәэмин итәрлек мөмкинлекләр юк әлегә, - ди Петр Карасев.

“Чәй ясаганда төн йокылары кача”

Дөрес, биюче бии-бии остара дигәндәй, Карасевлар да эш тәҗрибәсен тора-бара гына җыя. 

- Беренче көннән үк барысын да дөрес ясый башладык дип әйтеп булмый, билгеле. Әрәм иткән, килеп чыкмаган вакытлар да шактый булды. Тәҗрибә шулай итеп җыелды. Беләсездер, Марий урманнары чебен-черки, озынборын белән дан тота. Июнь-июль айларында, иван-чәй әзерләгәндәге мәхшәрне күрсәгез сез! Без көннәр буе умартачы киемнәре, битлекләреннән йөрибез. Шушы ике айда безнең көн белән төн алмашына, - ди Светлана ханым.



Иван-чәй табигатьтә адым саен очраса да, аннан чәй ясау артык җиңел эш түгел.

- Киптерергә куйган чәйне төне буена ике-өч тапкыр торып, карыйм, әйләндерәм, - ди Петр әфәнде. – Үләнне кояшта гына киптерергә дә була, безнең махсус киптергечләр бар. Мин аны үзем уйлап ясадым. 

Карасевлар үләнне 50-70 градуста киптерә, бу – түбән температура санала икән.

– Чәйне артык кызуда киптерергә ярамый, бу вакытта виатминнарының күп өлеше юкка чыга. Кемдер Кытай җайланмаларында киптерә, бактерияләр үлә дигән фикердә алар. Әмма мин барыбер түбән температурада әзерләү яклы, - ди эшмәкәр.



Иван-чәйдән чәй әзерләүдә ферментация процессы бер тәүлеккә сузыла. Киптерү вакыты исә төрлечә, аны 4 сәгатьтә дә киптерергә була. Карасевлар бүген чәйнең карасын да, яшелен дә ясый. Төрле үләннәр, җимешләр кушылганнары да бар. Әйтик, кура җиләге, чия, чамбыр, мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш, миләш салынганнары.

- Бездән иван-чәйнең кушылмаларсызын гына алып, үзләре төрле үләннәр кушып эчүчеләр дә бар, - ди Светлана ханым.

Моннан тыш, гаилә бөртекле чәй белән бергә, яфраклысын да эшли. Яфраклы чәй ясау өчен махсус станок та булдырганнар. 

Карасевлар бирегә 2010 елда кайтып төпләнгән. Аңа кадәр Волжскида фатирда яшәгәннәр. Петр әфәнденең үзенең төзелеш фирмасы бар. Сәүдә павильоннары эшләп сата. Хатыны исә аңа ярдәм итеп, хуҗабикә ролен үтәгән. Әмма бүген гаиләнең төп шөгыле ул – чәй бизнесы.

“Киләчәктә мамыгыннан - мендәр, тамырыннан он ясау хыялыбыз”

Иван-чәй үләнен үзләштерүгә Карасевлар ныклап тотынган. Бөртекле һәм яфраклы чәй ясаудан тыш, аларның киләчәккә планнары да зурдан.



- Иван-чәй чәчәк атканнан соң, чәчәге мамыкка әйләнә. Аның мамыгы мендәр ясау өчен кулай. Бу – киләчәктә башкарыласы эш. Аннан соң үләннең тамырын казып, ваклап, он итеп тарттырсаң, ипи пешерү өчен менә дигән кушылма. Иван-чәйнең теләсә кайсы өлеше файдалы һәм керемле. Киләчәктә, бу өлкәдә дә акча эшләү ниятебез, - ди Карасевлар.



Иван-чәйнең файдалы үзлекләре:
  • ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;
  • авыртуны баса, тән температурасын төшерә;
  • нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;
  • азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;
  • канны чистарта;
  • иммунитетны күтәрә;
  • организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;
  • гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;
  • матдәләр һәм тоз алмашын көйли;
  • ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;
  • бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;
  • авыртулы менструацияләрдән коткара;
  • чәч тамырларын ныгыта;
  • яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;
  • мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Кош гриппы кабат яный: кош-корт саткан машиналарның номерларын исегездә калдырыгыз

Авыл кешеснең күңелен ел саен шомландыра торган нәрсә - кош гриппы быел да яный. Кош-кортларыгыз әлеге вирусны эләктермәсен өчен нәрсә эшләргә? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында белгечләр шул хакта бәян итте. 

Авыл

“Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”: Эш сәгатен арттыру белән авыл хатын-кызлары килешәме?

Авыл хатын-кызлары атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы, тик тора-бара аларга артыграк эшләргә туры килмәгәе. Россия Хезмәт министрлыгы авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага 40 сәгатькә кадәр арттырырга ниятли. Ни өчен икәнен төгәл аңлатучы әлегә юк. Ә сез ничек уйлыйсыз: авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар ничә сәгать эшләргә тиеш? Авыл хатын-кызлары бу яңалыкны ничек кабул иткән? “Татар-информ” сораштыру үткәрде. 

Авыл

"Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була": Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яңгыраган фикерләр һәм киңәшләр

Бу атнада илнең 39 төбәгендәге татар авылларыннан 800 дән артык эшмәкәр Казанга VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килде. Бүген “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды. "Татар-информ"пленар утырышта яңгыраган иң мөһим фикерләрне җиткерә. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла