Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”: Эш сәгатен арттыру белән авыл хатын-кызлары килешәме?

Авыл хатын-кызлары атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы, тик тора-бара аларга артыграк эшләргә туры килмәгәе. Россия Хезмәт министрлыгы авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага 40 сәгатькә кадәр арттырырга ниятли. Ни өчен икәнен төгәл аңлатучы әлегә юк. Ә сез ничек уйлыйсыз: авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар ничә сәгать эшләргә тиеш? Авыл хатын-кызлары бу яңалыкны ничек кабул иткән? “Татар-информ” сораштыру үткәрде. 

news_top_970_100
“Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”: Эш сәгатен арттыру белән авыл хатын-кызлары килешәме?

Авыл хатын-кызларына эш сәгатен арттыру мәсьәләсе 2019 елның беренче ярты елына Россиянең өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре әлеге инициативага каршы чыга. Алар авылда яшәүче хатын-кызларга йорт эшләрен башкару өчен өстәмә вакыт кирәк дип уйлый. Профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова әйтүенчә, министрлык хезмәткәрләре искергән нормаларны гамәлдән чыгару эшләре алып бара. “Авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз”, - дигән ул. 



Киресенчә, авылда эшләүче хатын-кызларның хезмәтләрен җиңеләйтсәләр, эш сәгатьләрен кыскартсалар, шул ук вакытта хезмәт хакларын да кисмәсәләр, яхшы гына булыр иде. Тик авылдагы эшсезлек һәм акчасызлык та, халыкның тормыш-көнкүреше дә, шул рәвешле авылларның юкка чыгуы да дәүләт җитәкчелеген артык борчымый. Шуның өчен авыл хатын-кызларының эш көнен арттыруга артык гаҗәпләнмәдем дә, - дип сөйләде Флүзә Сафина.

“Авыл халкына гомер буе наданга караган кебек карыйлар”

Биектау районы Мүлмә авылында яшәүче Фәния Сабирҗанова (ред. исеме үзгәртелде) фикеренчә, авыл халкы үз хокукларын белеп бетерми.

- Авылда яшәүчеләр күп очракта яңа законнарны белеп бетерми, шуның өчен “өстәгеләр” нәрсә генә кыланмый. Авыл халкына гомер буе надан, “икенче сортлы” кеше дип карыйлар. Күптән түгел генә авылыбыздагы бер олы яшьтәге укытучы кызыма: “Син нәрсә, әниең кебек авылда калырга һәм фермада эшләргә телисең мәллә? Тырышып укы”, - дип әйтеп кайтарган. Билгеле, җәмгыятьтә авылга һәм авыл хатын-кызларына мондый караш булганда бернәрсә дә эшләп булмый, - ди Фәния Сабирҗанова.




- Бер мәзәк искә төште әле. “Кайда кем булып эшләргә телисез?” – дип сораганнар бер кешедән. Ул аптырап тормаган: “Кышын – умартачы, ә җәен – укытучы”, – дип җавап биргән. Авыл җирендә алай яшәп булмый шул. Тормышларыбыз яхшы булсын, балалар да башкалардан ким-хур йөрмәсен дип гомер буе бил бөгәсен. Безнең болай да фермадан кайтып кергән юк, иртәдән кичкә кадәр сыер савабыз. 

Ферма мөдире ничә сәгать эшләргә куша, шуның кадәр эшлибез инде. Сәгать һәм минутларны санап эшләгән юк. 


Сыерларны сменалап савабыз. Бер көнне иртә белән үк эшләп кайтам, икенче көнгә төшке аштан соң гына эшкә барам. Эш белән өй арасында йөреп аяклар “калмый”. Егерме өч елдан артык сыер савам. Беренче эшли башлаган елларга караганда хәзер җиңелрәк инде. Шунысы ярый: фуражны һәм азыкны техника кертә, сөтне дә чиләк белән ташымыйбыз, торбалардан ага. Эштән кайткач та ял итәргә вакыт юк. Үзебезнең хуҗалыкта күпләп кош-корт, үгезләр асрыйбыз. Куяннарның саны йөздән артык, - дип сөйләде ул.

“Эш көнен арттыру акылсызлык”

Авыл җирлегендә хезмәт куючы укытучыларның да фикере белән кызыксындык. Арча районы Чиканас авылында озак еллар мөгаллимлек вазыйфасын башкарган Халидә Вафина Россия Хезмәт министрлыгының әлеге адымын "акылсызлык" дип атады. Хәзерге вакытта авыл укытучысының җилкәсенә хуҗалык эшләрен башкару да йөкләнгән, ди ул. Кайбер җирлекләрдә укытучыларны печән әзерләргә, чөгендер һәм бәрәңге җирен эшкәртергә дә мәҗбүр итәләр. Шулай ук күбесе сайлау, референдум кебек эшләрдә агитатор ролен башкара һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша.



- Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларның эш көнен арттыру чираттагы акылсызлык дип саныйм. Авыл җирендә яшәүчеләр шәхси хуҗалыгында маллар да тота бит. Эшкә чыгып киткәнче иң беренче үз хуҗалыгында тирләп-пешеп эшләп китә, эштән кайтуга яңадан шул ук эшләр көтеп тора. Шуның өстенә ашарга пешерү, балаларның дәресен карау да хатын-кызның җилкәсендә. 

Бу авыл хатын-кызлары бер дә йокы күрмәсеннәр, үзләренә бер вакытлары да калмасын дигән сүз бит инде. 


Шәхсән үзем авыл мәктәбендә укучыларга егерме өч сәгать дәрес укытам. Укытучының эше бит әле өйгә дә ияреп кайта: план төзисе, дәфтәр тикшерәсе бар. Ярый да, без хәзер олылар инде, яшьләргә аеруча авырга туры килә. Кайбер авылларда балалар бакчалары да юк бит әле. Булган очракта да аларның күбесе сәгать бишкә кадәр генә эшли. Көне-төне эштә булган хатын-кызга балаларны кая куярга? Мәсьәләнең ул ягы да бар бит әле, - диде ул.

“Эш сәгатьләрен арттыруны эшнең физик авырлыгына карап бәяләр идем”

Авыл фельдшерларның да эш сәгате тәүлек буе санала. Эш сәгате чыкса да, аларның эше төгәлләнми. Көне буе эшләп кайткач та, шалтыратып ярдәм сораучылар була. Авырганда бар өмет фельдшерда - авыл халкы өчен “бердәнбер табиб” алар. Шуның өчен аларга "ашыгыч ярдәм" дә, акушер-гинеколог та, күз врачы да, хирург һәм шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә.

Буа районы Түбән Наратбаш авылында гомер буе фельдшер булып эшләгән Нурдания Низамова да Россия Хезмәт министрлыгының әлеге фикерен кабул итәргә теләми. Чын авыл тормышы белән яшәгән, "колхоз" эшендә эшләгән кешенең эш сәгате болай да озын дип саный ул.

- 40 ел авылда фельдшер булып эшләдем. Ике авылга хезмәт күрсәттем. 1200 артык кеше иде авылда. Миңа эш сәгате төшенчәсе бөтенләй таныш түгел. Авыл фельдшеры тәүлек буе дежурда бит ул. Эш сәгатен бетереп кайткач икенче, өченче смена башланган кебек була иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртып алалар, авыруны карап, кирәк булса үзәк хастаханәгә дә озатып кайтканда таң да аткан чаклар була иде. Шуның өстенә колхозның барлык эшләрендә катнашырга, җәй буе, көз буе чөгендер җирендә абаланырга туры килә иде. Әле бит өйдә терлек-туар, кош-кортлар бер ишегалды. Балалар да бар, кайсы мәктәпкә, кайсы балалар бакчасына китә. Белмим ничек өлгергәнбез икән, тик барыбер авылдан китмәдек, яшәдек, - ди ул. 



- Аллаһка мең Шөкер, хәзерге көндә мин лаеклы ялда. Ә эш сәгатьләрен арттыруны эшнең физик авырлыгына карап бәяләр идем. Авыл җирендә һәркем үзе теләгән эш таба алмый, нинди эш бар, шуңа риза була инде. Хәзер авыл җирләрендә дә иртүк торып көтү куасы юк, чөнки терлекләр бетте диярлек. Тик шулай да мин эш сәгатьләрен арттыру ягында түгел, хәзер замананың үз мәшәкатьләре күбәйде. Күп хатын-кызлар балаларын төрле секцияләргә, түгәрәкләргә, репетиторларга йөртәләр. Бу бик әйбәт күренеш. Мин үзем яшәгән җирлектән мисал китереп кенә яздым. Безнең авылга шәһәр якын. Бүгенге көндә авылда яшьләр күп, тик колхоз юк инде. Чын авыл тормышы белән яшәгән, колхоз эшендә эшләгән кешенең эш сәгате болай да озын, - дип сөйләде Нурдания Низамова.

“Мин каршы, мәдәният йорты хезмәткәрләренең эше ел әйләнәсенә җитәрлек”

Минзәлә районы Әтрәкле авылы мәдәният йортында эшләүче Айгөл Хөснетдинова эш көннәрен арттыруга каршы.

- Эш көнем җиде сәгатьлек. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең эше ел әйләнәсенә җитәрлек. Барлык милли бәйрәмнәр, спорт ярышлары, оешмаларда үткәрелгән чараларны оештырып чыгу өчен болай да шактый вакыт үтә. Эшчәнлегебез концерт программасы күрсәтү белән генә чикләнми, документлар алып бару, түгәрәк һәм күргәзмәләр дә оештырырга кирәк. Кайвакыт хезмәтебез күзгә дә күренми. Авылда яшәүче хатын-кызларның гаиләсе, якыннары белән күбрәк вакыт уздырасы килә бит. Шуның өчен эш сәгатен арттыруга мин каршы, - диде ул. 

- Иртәнге биштә торам. Сыерлар савам, малларны карыйм, балаларны бакчага илтәм. Аннан соң эшкә чыгып чабам. Эштән кайткач ашарга пешерергә кирәк, әле тагын өй тирәсендә әллә никадәр вак-төяк эшләр көтеп тора. Кайвакыт эштән кайтып йокларга ятканда сәгать төнге унбер була. Үз иркеңә яшәргә дә вакыт калмый. Шуның өчен Россия Хезмәт министрлыгының әлеге фикере белән килешмим. Авылда яшәп карамаган кеше авыл халкының хәлен аңламый. Авылда хатын-кызның эше бик күп бит аның. Ул бичара бер караңгыдан, икенче караңгыга кадәр тир түгеп хезмәт итә. Түләүсез һәм кадерсез хезмәт, - дип әйтте Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы мәдәният йортында эшләүче Гөлназ Галиева да. 



“Мөмкинлегем булса, бер хатын-кызны да эшләтмәс идем”

Әтнә районының бер авылында китапханәче булып эшләүче Фәридә Мусина (ред. исеме үзгәртелде) мондый вәзгыять килеп чыгуга хатын-кызлар үзләре гаепле дип саный. Аның фикеренчә, бүгенге көндә аларның күпчелеге ирләреннән уздырып акча эшләргә омтыла һәм карьера үсешен алар беренче планга куя.

- Шәхсән минем эшем сәгатьләп эшләүгә корылмаган, шуңа күрә бу законның миңа кагылышы булмаячак. Хәзер авылда китапханәгә йөрүчеләр күп түгел, шуның өчен эш графигым да ирекле. Көне буе китапханәдә утырганым юк, мөһим кәгазьләрне тәртипкә китерәм дә кайтып китәм. Мөмкинлегем булса, бер хатын-кызны да эшләтмәс идем. Чит илләрдә хатын-кызлар рәхәтләнеп өйдә утыра, ирен һәм балаларын тәрбияли. Аларның төп вазыйфалары - гаилә учагын саклау. Безнең илдә генә ул башка караш яши, хатын-кызлар "кырыкка ярыла". Кайберләренең ирләреннән уздырып күп итеп акча эшлисе килә, карьераны беренче планга куялар. Шуның өчен Россия Хезмәт министрлыгы эш көннәрен арттырырга тели дә инде, хатын-кызлар үзләре гаепле дип саныйм.

Бер яктан карасаң, шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар да шул ук эшне башкара инде. Шуның өчен авылда торучыларга мескен кыяфәт ясарга кирәкми. Хәзер авылда да бик азапланып яшәми халык: чиләнеп сыер асраучылар калмады. Өйләргә газы-суы кергән, шәһәрдән ким яшәмибез, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100