“Без инде тынычлап йокламыйбыз да, ут йотып яшибез”. Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында кош гриппы табылган

19 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали, Илнар Төхбәтов
Татарстанга кабат афәт якынлаша: республиканың биш районында кош-кортларда кош гриппы ачыкланган.

Бу турыдагы хәбәрне бүген “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсендә расладылар. Кош гриппы сүзе татарстанлыларның теленнән төшеп тормый. Узган ел Лаеш кошчылык фабрикасында чыккан хәл республиканы дер селкетсә, бүген Татарстанның көньяк-көнбатыш районнары ут йотып яши.

  • Кош гриппы ачыклану сәбәпле, 2017 елның маенда Лаеш кошчылык фабрикасында 447,8 мең баштан артык тавык яндырып юк ителде. "Казан" аэропорты янындагы Октябрьнең 25 еллыгы бистәсендә урнашкан предприятиедә елына 130 миллионнан артык йомырка җитештерелә иде.

Чувашиядән вирус керә

17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган. Патологик материал Чүпрәле районының Шеланга (30 баш тавык үлгән), Кайбыч районының Ульянково (20 баш тавык), Тәтеш районының Вожжи (18 баш), Апас районының Югары Балтай авылларындагы шәхси хуҗалыклардан китерелгән. Бүген иртән Кама Тамагы районында да ике инфекция учагы табылган.

Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы дәүләт ветеринария хезмәте инфекция учакларын юк итү юнәлешендә эш алып бара. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, авыру кошлар торган җирләргә дезинфекция ясалган.

Әлеге район авылларында ветеринария белгечләре йорт саен йөреп, кош-кортның исәбен ала һәм клиник тикшеренү үткәрә.

Бу чаралар барышында барысы 200 баш кош-корт юк ителгән.

Авыру чыганагы - Чувашия республикасыннан кертелгән кош-корт. Җирле халык аны үзе дә барып алырга, шулай ук арадашчылар кулыннан сатып алырга да мөмкин, диелә идарә хәбәрендә.

  • Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә  – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент.

“Татар-информ” хәбәрчесе зыян күргән районнар белән элемтәгә керде.


“Кош-корт үлми тормый инде”

Апас районының Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин әлеге хәбәрне кире какты. Билгеле булганча, авыл җирлегенә керүче Югары Балтай авылында кош гриппы вирусы табылган.

– Юк, юк, кош гриппы түгел ул. Мондый гына авыру булган. Анализлар алдылар бит инде. Куркыныч юк. Кош-корт үлми тормый инде, - диде рәис.

Җитәкченең җавабы канәгатьләндермәгәч, Апас районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фәтхрахмановның номерын җыйдым. Эш практикамда бик күп мал табиблары белән аралашканым бар, әмма моның кадәр тупас ветеринар очратканым булмады. Безнең бер минутка сыйган сөйләшүнең һәр сүзен (хәтта бер генә сүзен дә) монда язарлык түгел, шунысын гына әйтәм. Фәтхрахманов та Апас районындагы ситуацияне бәяләргә каршы булды. Үз районы буенча сүз әйтер өчен, мин аңа Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алып бирергә тиеш булдым. 


“Чувашия базарыннан бройлер алган булган”

Кош гриппы вирусы ачыкланган тагын бер нокта – Чүпрәле районының Шеланга авылы. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов авылдагы вазгыятьне бер тында сөйләп бирде. Ә нәрсәсен яшереп ятасың?

 – 15 июль көнне бер хуҗалыкта бройлер чебиләре үлә башлый. Хуҗалар 4 июль көнне Чувашиянең Шемырша базарыннан бер айлык 15 баш бройлер алган булган. Чебешләрне алып кайтуның икенче көнендә бишесе үлгән, ике-өч көннән тагын икесе җан тәслим кылган. Кошлар шулай күпләп үлә башлагач, хуҗабикә мал табибын чакырта. Анализлар күрсәткәнчә, үлгән чебешләрдә А типлы кош гриппы ачыклана. Бүген әле тикшерү эшләре дәвам итә. Анализларны Владимир шәһәрендәге ФГБУ ВНИИЗЖ” лабораториясе тикшерә, - диде җирлек башлыгы.

Альберт Мөхәррәмов сүзләренчә, әлеге хуҗалыктагы барлык кош-корт юк ителгән.


– 16 бройлер, 21 кечкенә каз бәбкәсе, 13 чеби, 23 тавык яндырып юк ителде. Хуҗалар үзләре дә каршы булмады. Бройлер чебиләр махсус урында гына торган булган, ишегалдына чыкмаган. Шулай да алар яшәгән торак белән бергә, кетәклекләргә һәм тавыклар йөргән юлларның барысына да дезинфекция ясалды, - диде рәис.

Бүген Шеланга авылында карантин игълан ителгән. Мал табиблары, авыл җирлеге башлыгы белән бергә, йорт саен йөреп, аңлату-кисәтү эшләре башкарган.

– Авылдагы барлык кош-кортлар ябык тирәлектә әлегә. Каз-үрдәкләрне дә суга илтүче кеше юк. Барысы да өйдә. Чувашиядән кош-корт килеп сатмасыннар дип тә контроль бара. Чувашия белән чиккә полиция посты куелды, - диде Альберт Мөхәррәмов.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, авылда 4000 баш кош-корт исәптә. Авылда бер очрак күзәтелгәч, халыкның күңеле дә тыныч түгел.

– Шулай да әлеге очрак табылган йорт урнашкан урамга дезинфекция ясалды. Күршеләр тарафыннан шикаятьләр юк. Әмма тынычланырга иртәрәк, - диде Альберт Мөхәррәмов.

“Яльчик сатучылары чебиләрне өенә кертеп биргән”

Кайбыч районының Ульянково авылының да тынычлыгы югалган. Биредә шулай ук бер хуҗалыктагы кошларда кош гриппы вирусы ачыкланган.

– 16 июль көнне иртәнге якта Ольга ханым шалтыратты. “8 июль көнне бройлер чебешләре алган идем, бездә “ЧП”, бер атна дигәндә үлеп беттеләр. Аннан соң үземнең әтәчем, ике тавык да алар артыннан китеп барды. Бүген иртән тагын ике тавыгым үлеп куйган”, - диде ул. Мин аңа шалтыратуы өчен рәхмәт әйттем дә, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зиядиевка хәбәр иттем, - дип сөйләде Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова.

Ветеринария табиблары мөрәҗәгатьне тиз арада кабул итеп, Ульянково авылына юл тота. Бер бройлер чебеше, бер тавыктан алынган анализлар шуны күрсәтә, чыннан да кошларда кош гриппы вирусы.

- Хуҗабикә бройлерны 200 сумнан сатып алган булган. Кайбыч базарына барып белешеп кайткан да, сатучылар өенә үк китереп биргән. Нәтиҗәдә, аларның барысы да үлгән. Шулай ук кетәклектәге 15 тавык та яндырып юк ителде. Авылда бүген карантин. Мал табиблары белән бергә җирлеккә керүче барлык районнарда йөреп чыктык. Кош-кортларның исәбен алдык, кисәтү чаралары турында сөйләдек. Авыл халкына кош-кортларын ачык һавага чыгару тыела, шулай ук йорт тирәләренә кошларны куркыту өчен карачкылар куярга киңәш ителде, - диде Фәридә Сундурова.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, Ольга ханым, чебешләре үлеп беткәч, бер атнадан соң Кайбыч базарына янә барган. Шикаять белән. Әмма сатучы ул көнне килмәгән булган.

– Әле бүген ике каз бәбкәсе үлде дип тә хәбәр иттеләр. Район ветеринария белгечләре тиз арада килде, нәтиҗәдә, дөрес ашатмаудан гына булган, куркыныч авыру табылмады. Авылда шундый хәл килеп чыккач, ут йотып торабыз инде без. Чувашия безгә бик якын. Кул сузымы гына – 60 чакрым ераклыкта. Кыр юлыннан исә бөтенләй 20 чакрым. Бүген инде анда да махсус пост урнаштырылды, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Фәридә Сундурова сүзләренчә, теге яки бу авыру килеп чыкмасын өчен, авыл халкы үзе дә игътибарлы булырга тиеш.

– Мал табиблары безне дә, халыкны да гел кисәтеп тора. Документы булмаса, терлек тә, кош-корт та, азык-төлек тә алмагыз диләр. Әмма урыс авылы булгач, дуңгызны да йорт саен килеп сатып йөриләр. Без артларыннан йөри дә алмыйбыз, хәер, күп очракта белми дә калабыз. Авыл халкы, капка төбенә үк китереп биргәнгә сөенеп, ала да кала дуңгызны. Документын да карамый, авырумы-түгелме икәнен дә белми. Кош-корт белән дә шул ук хәл. Инде авыл халкына йөреп аңлаттык, барыбер күңелемне тырнап тора. Халык җыены җыярга кирәк булыр. Ходай сакланганны гына саклар диләр бит!

 

Карантин

Татарстанның биш районында кош гриппы вирусы ачыклану сәбәпле, Чүпрәле, Буа районы башлыклары һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор башлыгы Нурислам Хәбипов катнашында ашыгыч җыелышлар үткәрелгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе әлеге биш районда карантин игълан итте. Карантин, гадәттә, соңгы авыру кош-корт юк ителгәннән алып, 21 көнгә кертелә.

  • Кош гриппы – тиз йогышлы көчле авыру. Авыруны башлыча күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош гриппының кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә. Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган – 70 градустан югарырак температура кош гриппы вирусы үлә. 
  • Йорт кошлары кыргый кошлар белән контактка кермәслек булсын өчен шартлар тудырырга.
    Үлгән кош-кортларның калдыкларын йорт кошларына ашатмаска.
    Чи итне әзер ризык белән янәшә сакламаска.
    Чи итне эшкәртү өчен кулланыла торган куна такталарын, пычакларны әзер ризык эшкәртү өчен кулланмаска.
    Ризык әзерләр алдыннан, чи йомыркаларны 0,5% кальцийлы сода эремәсе яисә башка төрле дезинфекция чаралары белән эшкәртергә, соңыннан биш минут дәвамында агып торган салкын суда юарга һәм чиста савытка куярга.
    Чи һәм чиле-пешле йомырканы аерым да, ризык составында да ашамаска.
    Чи ит һәм йомырка белән эш иткәннән соң, кулларны һәм ризык әзерләүдә кулланылган савыт-сабаны сабын яисә махсус сыеклык белән юарга.
    Эчәр өчен шешәле яисә кайнаган су гына кулланырга.
    Кош-корт итен һәм йомырканы бары тик рөхсәт ителгән урыннардан, ветеринария хезмәтләре биргән документларын тикшергәннән соң гына сатып алырга.


    Фикерләр








    Авыл

    Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

    Авыл халкы мал-туар өчен үтә җаваплы чорга керде. Терлекләрнең ничек кышлавы, язга ничек чыгуы хуҗа һәм хуҗабикәнең тәрбиясеннән тора. “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин һәм районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев белән малларны кышлату үзенчәлекләре; ашату кагыйдәләре; бозаулыйсы сыерга тәрбия; тәмле, йомшак ит алу өчен бозауларны ничек карарга кирәклеге хакында сөйләште. 

    Авыл

    Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

    Авыл хезмәтчәннәре көне алдыннан узучы традицион брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясады, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында хисап тотты һәм үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып узды.

    Авыл

    "Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

    Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.

    БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

    Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

    "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

    Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
    E-mail: info@tatar-inform.tatar

    Шәхси мәгълүмат

    Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
    Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
    Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

    Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
    Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
    "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла