Авылны сакларга укучылар алына: яшь бизнесменнар яңа эш урыннары тәкъдим итә

12 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Владимир Васильев;, pixabay.com
Авылда яшәүче яшьләр саны елдан-ел кими. Эш һәм акча юк дип, яшьләр шәһәрләргә күченеп китә. Шул ук вакытта киләчәген авылда күргән яшьләр дә бар. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә узган “Без бит авыл яшьләре” форумының яшь катнашучылары моны дәлилли. “Интертат” яшь бизнесменнарның иң отышлы проектларын тәкъдим итә.
Мәктәп укучыларынннан - бизнес-проектлар 

"Без бит авыл яшьләр" форумын Арча башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештырды. Аның асылы: мәктәп укучылары авыл җирендә тормышка ашырырга лаеклы проектлар тәкъдим итә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручылар фикеренчә, бу проектларны мәктәпне тәмамлагач, яшьләр аны тормышка ашыра да алачак. Шулай ук бу проектларны башка эшмәкәрләр дә тормышка ашыра ала, дөрес, бу очракта алар проект авторы белән килешергә тиеш. Иң мөһиме: бу чара яшьләрне бизнеска тарту һәм авылда үз эше белән мәшгуль булган инициатив кешеләрне арттыру максаты белән уздырыла.

Шәһәрме? Авылмы? 

Проект эшләрен яклау өлешенә керешкәнче Арча районы башлыгы Илшат Нуриев авылларда яшьләр булмау проблемасы турында сүз күтәрде. Дөрестән дә, бүгенге көндә авылларда нигездә урта һәм олы яшьтәге кешеләр хезмәт итә. 

Минем үземнең дә, район үзәгендә торуыма карамастан, аның зур адымнар белән шәһәрләшеп баруына карамастан, зур шәһәрдә яшисем килә. Үземнең очракны мин болай аңлатам: шәһәрдә динамика, шәһәр бер секунд та йокламый. Тыныч ритмлы тормышта мин шиңәм, хәтта әнием дә “Кайчан китәсең инде, бер рәтең юк”, дип, шаярта башлый. 

Бәлки башка яшьләр дә минем кебек фикер йөртәдер? Кемне нәрсә кызыксындырганын һәм шәһәрдән кемгә нәрсә кирәк икәнен белеп булмый. Кайбер яшьләрне үзенә күрә “ирек” һәм “иркенлек” тарта. Әти-әни күрми, имеш тормышның бөтен гүзәллеге хәзер аның үз кулында. Андый яшләрнең язмышлары алга таба нинди буласы ачык билгеле.



“Яшьләр булмау бүгенге көндә зур проблемага әверелеп бара”

Кайбер авылларда, бәлки, чыннан да эш урыны юктыр? Хезмәт хакы да түбәндер? Яшисе дә бар, гаилә корырга, балаларны кеше итәргә дә кирәк... Әмма кайда җайлы соң ул тормыш? Мине исә “Аяклар йөреп торганда, якыннар янәшәдә булганда бар да була”, дип тәрбияләделәр. Шуңадыр мөгаен мин Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның сүзләре белән килештем. Күңелем шәһәргә тартса да, туган җирем өчен борчылам. Авылларсыз шәһәр яши алмый дигән фикер йөртәм.

- Авыл хуҗалыгында яшьләр булмау бүгенге көндә безнең Арча районы өчен дә зур проблемага әверелеп бара. Бу хакта Президентыбыз да, хөкүмәттәге җитәкчеләр дә уйлана. Авылны саклап калу максатыннан эшләгән программалар өчен Президентыбызга зур рәхмәт. Әмма аңа да карамастан яшьләребез, ни өчендер, үзләренә яхшырак тормыш - шәһәр тормышын сайлый. Алар авыллардан китә. 

Авылларыбыз бүгенге көндә олыгаеп, картаеп бара. Шуңа күрә без яшьләрнең үз фикерләрен ишетү, аларны туган якларында калдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен, без, хөкүмәтебез нәрсә эшләп җиткерә алмый икәнен белер өчен, аннары киләчәктә ничек итеп яшәргә дигән сорауга җавап табып, бергә уйларга һәм фикерләшергә җыелдык. Без яшьләрне ел саен җыябыз һәм аларның фикерләрен тыңлыйбыз. 

Арча районы башлыгы әйтүенчә, районда яшьләр тәкъдим иткән проектларның 70-80 проценты тормышка ашырыла. 

"Без бөтен тәкъдимнәрне дә тормышка ашырып бетерә алмасак та, балаларның кайбер проектларын гамәлгә ашырабыз. Мәсәлән, Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе яшьләр тәкъдиме белән ачылды", - диде ул.
“Нәрсә эшләп җиткерә алмыйбыз, ни өчен яшьләребез шәһәргә китә?”

“Бүгенге көндә республикабызда 38 социаль программа бар, шуның егермегә якыны авылларда эшли. Балалар үзләренең көчләре һәм берникадәр безнең финанс һәм башка ярдәм белән киләчәктә ул проектларны гамәлгә ашырачак”, - диде Арча районы башлыгы.

- Без бүгенге көндә бик күп эш эшлибез, шул исәптән юллар салабыз, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ремонтлыйбыз. Күп кеше эш урыннары начар, хезмәт хакы түбән дип әйтер. Әмма без үз кодрәтләре белән үз эшләрен башлаган кешеләргә дә берни дә әйтмибез. Эш башлаучы фермерларга быел 3 миллионга кадәр акча биреләчәк. Өч сыердан сигез сыерга җиткергән кеше узган ел 200 мең алган булса, быел 400 мең алачак.

Әлбәттә, авыл тормышы авыр, ләкин кайда җиңел соң ул? Мәсәлән, Казанга барып, бер бүлмәле фатирны ипотекага алып, аны 15 ел түләгәнче, әти-әниләрегез салган, газ һәм ут кергән, яхшы мунчалы өйдә торсаң, әйбәтрәк түгелме? Ә яшьләребез барыбер китеп бара. Без менә моны ничек итеп туктата алабыз? 

Беренчедән, яшьләр, безгә сезнең ярдәм кирәк. Икенчедән, мин сезнең шундый актив булуыгыз белән горурланам. Нәрсә эшләп җиткерә алмыйбыз икән без? Мине менә шул сорау кызыксындыра. Ни өчен яшьләребез шәһәргә китә? – дип, Илшат Нуриев билгеле фактны сорау формасында раслады һәм, бөтен кешене дә Яңа Ел белән котлап, чыгышын тәмамлады.



8 класс укучысыннан “Чиста сыр”

Апас урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Лилия Мөхәммәтҗанова “Чиста сыр” проектын тәкъдим итте. Ул “Иң яхшы бизнес-идея” номинациясендә җиңү яулады. Дөрестән дә, үз күршең сыр җитештергәндә кибет сырын алып та торасы юк. Булдыклы, табышлы, җайлы. Лилия эшчеләрнең хезмәт хакына кадәр чутлаган. Бу проектны тыңлаганда хәтта эшнең тормышка ашыручысы булып, сыр җитештерү мини-фермасы булдырасы килде. Лилия, әллә тандем булыйк инде?

"Кибетләрдә Россия сыйфат системасының стандартларына туры килүче сырлар бик аз, - дип башлады сүзен Лилия. - Моннан тыш, тикшеренүләр вакытында бихисап начар сыйфатлы товарлар да ачыкланды. Экспертиза күпчелек сыр продуктлары составында үсемлек майлары бар икәнен күрсәтте. Бу продуктны җитештергәндә пальма мае кулланылганын дәлилли. Пальма маеннан ниләр буласын күпчелек кеше ишетеп белә.

Өй шартларында чиста сыр җитештереп булганда куркыныч һәм сыйфатсыз товар сатып алудан мәгънә юк. Мин проектымның максаты итеп чын һәм сыйфатлы сыр җитештерүне куйдым. Проектымның бурычлары булып яңа эш урыннары булдыру, сөт җитештерүчеләрне уңай бәя һәм сыйфатлы сыр продукциясе белән тәэмин итү тора".

Бизнес ачу өчен нишләргә кирәк? Лилия фикеренчә, сыр җитештерүче мини-ферма түбәндәге эзлеклелек буенча ачылырга тиеш. Проектны финанслаучы чыганаклар эзләп табарга, сыр сату базарын анализларга, җирле халыктан бу турыда сорарга, бизнесны теркәргә, проектны контрольдә тотучы органнар белән килешү төзергә, персонал эзләп табарга, сыр ясаучы приборлар булдырырга, сырның сынау партиясен әзерләргә, санитария-эпидемиология станциясеннән, янгын сүндерү инспекциясеннән һәм җирле үзидарә органнарыннан җитештерүгә рөхсәт алырга һәм килешү төзергә, мини-ферманы тулысынча эшләтеп җибәрергә кирәк.



“Көнлек чиста табыш – 18 мең”

"План буенча эшчәнлекнең башлангыч этабында безнең сыр кайнату бинасы тәүлеккә 500 кг сөт эшкәртергә планлаштыра. Продукциягә сөт җирле хуҗалыктан сатып алыначак. Күмәртәләп алу һәм сату бәясе буенча сөтнең литры 20 сум тәшкил итәчәк. Көн саен 10 мең сумлык сөт сатып алыначак. Биредә өч төрле “Арча тәме”, “Тәмләткечле чиста сыр” һәм “Йомшак сыр” сырлары көненә 90 килограмм, эремчек суы 120 килограмм күләмендә җитештереләчәк. 

Күмәртәләп алу һәм сату бәяләре буенча “Арча тәме” сырының килограммы 250 сум, “Тәмләткечле чиста сыр”ның килограммы 300 сум, “Йомшак сыр”ның килограммы 500 сум һәм эремчек суының килограммы 2400 сум тәшкил итәчәк. Барлыгы продукция берешәр килограмм сатылгач, 43300 сум керем булачак. Бу акчалардан чиста табыш 17800 сум булачак". 



“Эшләргә дүрт кеше кирәк”

Лилия фикеренчә, мини-фермада эшләү өчен 4 кеше җәлеп ителәчәк. Сөт җыю һәм продуктларны ташу өчен бер шофер, сыр кайнату бинасында эшләү өчен өч пешекче кирәк булачак. Көнлек 17800 сумлык керемне утызга тапкырлагач, 534 мең сум була. Айлык хезмәт хакына 120 мең сум китә, җитештерү чыгымнары - 45 мең. Калган акча җиһазлар сатып алуга китәчәк. 

Продукцияне сату мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Продукция складта җыелып бармасын өчен аны сату мәсьәләсен кайгыртучы менеджерны эшкә алу планлаштырыла. Ул яңа клиентлар эзләү, сатып алучының базасы белән эшләү, товарның йөкләнүе мәсьәләләрен кайгыртачак.

Мини-ферманың продукциясе җитештерү җиреннән 100 километрга читкә китмичә, турыдан-туры район эчендә сатылачак. Башлангыч этаптагы җитештерү объемы зуррак базарларга чыгуны күзаллый. Сәүдә эшләрен ит-азык кибетләре, зур булмаган сәүдә челтәрләре, махсуслашкан сөт кибетләре, шәһәрнең кафе һәм рестораннары белән алып барырга мөмкин.

Лилиянең планнары менә шундый. 

Наласаны экскурсия үзәгенә әйләндерү


Арча урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Лилия Вахитова “Наласа – экскурсия үзәге” проекты белән чыгыш ясады. Ул “Иң яхшы туристик проект” номинациясендә җиңде. 

Лилия туган авылыннан агротуризм үзәге ясарга тәкъдим итте. Туристлар сыерларны, тавыкларны, казларны тотып карап, алар белән фотога төшә ала, ди. 

Проект турында сөйләгәнче, алга китеп әйтим, әйе, агротуризм дигәне бик кызык. Әмма тотып карау дигәч, мин бераз куркып куйдым - тавыкның, ярар, казның туристлар белән фотога төшәсе килерме икән? Янәшәдә медицина пункты да кирәкмәс микән? Тәнкыйтьләп әйтүем түгел, әмма проектның бу өлеше, ягъни тотып карау зоопаркы (трогательный зоопарк) идеясе миңа ошамады. Йорт хайваннары, минемчә, күңел ачу өчен түгел. Бу аларны ничектер кимсетә. Алар кешене тукландыра, ә кешеләр алардан күңел ачу һәм акча эшләү объектлары ясый. Казандагы "трогательный зоопарк"ларда йорт хайваннарының бик аяныч хәлдә булуын, меңләгән туристның көн саен аларны тотып карап җәфалаганын күргәнгәдер, мөгаен. Бәлки, Лилия зоопаркны башкачарак күзаллыйдыр? Менә шул ачылып җитмәде.

Гомумән алганда, Лилиянең проекты миңа ошады. Лилия бу бәйгедә үз номинациясендә җиңде дә әле. Димәк, жюри әгъзаларына да ошаган. Афәрин, Лилия, 8нче сыйныф укучысы өчен бик көчле чыгыш ясадың. Мәктәп балалары арасында шул дәрәҗәдә фикер йөртә белүче яшьләр булуы сөендерә.

“Туган җир, туган авыл! Йөрәккә ничек якын һәм кадерле бу сүзләр! Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Ә минем өчен андый урын – Татарстанның Арча районында урнашкан Наласа авылы. Авылымның гасырларга барып тоташкан тарихы бар. Җырларда җырланган Наласа авылы бүгенге көндә заманча төзелешле, матди яктан нык, мәдәни яктан алга киткән торак пунктларның берсе. Шулай итеп, минем авылымның киләчәге нинди булыр?” – дип лирик чигенеш дә ясады Лилия.

- Әби-бабаларыбызның маңгай тирләре белән сулаган җирләр ятимләнмәсме? Бабаем Мирзаян Вахитов идарә иткән елларда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән авылыбызның данын китаплардан гына укырга калмасмы? Шәһәр яшьләрне үзенә тартып алып бетермәсме? Бу уйлар мине борчуга сала. Киләчәктә авылыбызны чит илләрдәге кебек алга киткән авыллар кебек итәсем килә. Авылыбызны яңа яктан ачасы, үстерәсе иде. Моның өчен нәрсә эшләргә? – дип риторик сорау бирде Лилия.



“Казлар белән фотога төшәсезме?” яки Наласага җиде төрле экскурсия

Бүген шәһәр кешесенең, бар проблемасын онытып, еракка бармыйча гына ял итәсе килә. Психологлар фикеренчә, туристлар пляж яки музейларда йөрүгә караганда агротуризмнан күбрәк тәэсирләр ала. Европалылар моны күптән аңлаган. Аларда туризм индустриясенең 30 процент табышын нәкъ менә авылда ял итүчеләр бирә. 

Чит илләрдә агротуризм нык үсеш алса да, Татарстанда ул бик аз күләмдә генә. Билгеле, агротуризм бик күп чыгымнар сорый, шуңа да гади авыл җирендә андый эшне башлап җибәрү хөкүмәттән бернинди ярдәм программасы каралмаганда әлегә мөмкин булмаячак. Әмма Лилия исә туган авылы Наласада агротуризмның бер тармагы буларак экскурсия үзәге оештырырга мөмкин дигән фикердә. Ул моның өчен әллә ни чыгымнар китмәячәген дә алдан ук әйтеп куйды.

Наласа авылын экскурсия үзәге кебек формалаштыру өчен шартлар бар, ди Лилия. "Наласа" җыры, көрәшчеләре белән татар иленә билгеле булган авылны агротуризм тагын да танытачак. Бирегә килгән яшь туристларга көн дә табынга куелган икмәкнең, сөт-каймакларның нинди зур хезмәт белән килүен аңлатачаклар. Туган җиреннән читтә яшәп, авыл тормышын сагынып, беразга гына булса да шәһәр тормышыннан аерылып ял итәргә теләүчеләргә бер диген җир булачак бу. Туристларны ял иттерү авыл халкына күпмедер дәрәҗәдә эш урыннарын арттырачак. Монысы да шәп.

- Беренче экскурсиядә икмәкне ничек үстерәләр икәнен аңлатачаклар һәм Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогына алып барачаклар. Участокның мөдире – Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фәнис Зарипов. Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогы үзенә тартып торган бер утрау кебек. Күңелләргә рәхәтлек бирә торган тынлык, тәртип, чисталык анда. Биредә заманында Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бабаем Мирзаян Вахитов, Татарстанның атказанган агрономы Мифтах Гәлиуллин кебек шәхесләр җитәкчелек иткән. Фәнис Зариповның җитәкче булуына да 35 ел булды. Ул участокта ел саен 10 авыл хуҗалыгы культурасының 250-260 сортлысын ала һәм һәрберсе турында бик бирелеп сөйли. Белгечләр дә кими бит. Америкадан килгән бер галим үзе чыгарган сортны безнең шартларда сынап караган.

Икенче экскурсия – терлекчелек. Туристлар фермада эш барышын күзәтәләр, авылыбызның алдынгы терлекчеләре белән танышалар, Наласа сөт комбинатына авылдашларыбызның хезмәтләре белән танышырга баралар.



Өченчесе – тотып карау зоопаркы (трогательный зоопарк). Хайваннарны тотып карау, алар белән сөйләшү тискәре энергияне бетерергә, мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтә. Кунаклар фермер Наил Гафуров территориясендә оештырылган тотып карау зоопаркына барачак, бозау, сарык, сыер, ат, куян, тавык чебешләре, казларны күрәчәк. Аларны сыйпап карау, алар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булачак. 

Дүртенче төр экскурсия “Тарих эзләре буйлап” дип аталачак. Авыл урамының зиратка якын булган очында сакланган ике кабер ташы каралачак. Ташларның язулары укылмый, бизәкләре буенча 16нчы гасырның беренче яртысында куелганы аңлашыла. Наласа мәктәбендә урнашкан туган якның тарихын өйрәнү музеена да барачакбыз. Монда тупланган экспонатлар Наласа авылының зур тарихы турында сөйли. Наласа авылында төрле атамаларга ия булган географик берәмлекләр – елгалар, чишмәләр, калкулыклар байтакка җыела. Мәсәлән, Рәбига чишмәсе аеруча игътибарга лаек. Элек-электән кыйблага карап агучы чишмәне изгегә санаганнар. Чишмәнең сулары да бик тәмле һәм саф. Чишмәдән, авылдан бераз читтәрәк урнашкан булуына карамастан, авыл халкы гына түгел, шәһәрдән кайтучылар да, күрше тирәдәгеләр дә җәен-кышын су ташый. Әби-бабайлар чишмә янына килеп, догалар укый.

Бишенче – авылыбызның оста куллы эшмәкәрләренең хезмәтләре белән танышу. Кунаклар такта яручы, агачтан җиһазлар ясаучы Илшат Шәмсетдинов, калайдан эшләпәләр ясаучылар Рөстәм Сабиров һәм Раил Мөхетдинов, тимердән чәчәк коючы Ягъфәр Мөхетдинов исемле осталарның эш урыннарында булачак һәм осталык дәресләре караячак.

Алтынчы
экскурсия лимонад цехына булачак. Биредә кунаклар Наласа лимонадының ничек эшләневе белән таныша алачак. Шулай ук алар коймак оны һәм милли аш өчен токмачны ничек итеп әзерләгәннәрен күрәчәк.

Җиденче һәм ахыргы экскурсия – күңелле ял. Авылның Аккош күлендә балык тоту, мәдәният йортында милләтебезнең борынгы җырлы-биюле уеннарын уйнату һәм гармунга кушылып җырлау оештырылачак.



“Атналык керем – 21500 сум”

Проектның авторлары экскурсияне җәй айларында оештырачак. Атнага ике экскурсия оештыру планлаштырылган. Ашату - мәктәп яки күмәк хуҗалык ашханәсендә Ике көн кунак булырга теләүчеләргә палаткаларда яки район үзәгенә якын боланлыкта, кунакханәләрдә тору мөмкинлеге тудырылачак. Матур бизәлгән җигүле атлар хәрәкәт өчен транспорт булачак.

- Әзерлек этабы өч ай. Экскурсияне оештыруда катнашы булган кешеләр белән килешүләр төзеләчәк. Килешү нигезендә һәр оешма экскурсиягә килүчеләрне кабул итү урыннарын әзерләү өчен киткән чыгымнарны үзе каплаячак. Экскурсия вакытында бер тапкыр кабул иткән өчен – 500 сум түләнә һәм эшнең күләменә карап артыграк та түләү исәпкә алына. Нәтиҗәдә шушы ике көн өчен түбәндәге күләмдәге чыгым һәм керем булачак. Моннан тыш өстәмә эш чыгымнары һәм керемнәре дә күздә тотыла.

Ашату өчен продукциягә, авылда үскәннән файдаланып, көнгә кеше башына 266 сум күләмендә акча тотылса, барлыгы 8 мең сум тотылачак. Ике көнгә утыз кеше кабул иткән очракта беренче атнада керем юк, бары тик 2500 сум күләмендә чыгым булачак. Икенче атнада, килгән кеше санына карап, керем 21500 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Алдагы атналарда бу санның артуы күзәтелә.

Әгәр дә күмәк хуҗалыгыбыз, җирле үзидарә, мәктәп берләшеп, әлеге проектны тормышка ашыра алсак, куйган максатыбызга ирешер идек! Наласада агротуризм оештыру мөмкинлеге туа. Ә ул авылны саклап калырга булыша. Агротуризмнан авылыбыз зураер, тагын да матурланыр иде. Аннан агротуризм үзәге буларак авылыбызның даны еракларга таралыр иде! – диде Лилия Вахитова.
 

Илназдан экологик чиста продукт


Арча районы Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Илназ Кәримов “Экологик чиста продукт” проектын тәкъдим итте. Ул “Иң яхшы аграр инициативасы” номинациясендә җиңде. Чарада иң күбе менә шушы егетне алкышладылар. Аның кебек тәкъдим итүче, сөйләүче бүтән юк иде. “Мин сезгә авыл хуҗалыгы культурасында экологик яктан чиста продукт җитештерүе темасына багышланган проект эшемне тәкъдим итәм”, - дип башлады ул.

- Моннан бик күп гасырлар элек тә туфракның составы яхшы булу төп рольне үтәгән. Авыл хуҗалыгының культуралашуы, шул ук вакытта экологик чиста продукт җыеп алуы зур хезмәт таләп итә. Хезмәтнең иң мөһиме булып туфракның составын яхшырту тора. Моның өчен безгә, ягъни киләчәк буынга яңа технологияләр уйлап табуы зарур, шуңа күрә әлегә төп байлыгыбыз булган җирне, туфракны саклап, тәрбияләп торырга кирәк, - ди Илназ.

“Бу малайны бюджет урынга кертергә тырышам”

Ул үзенә түбәндәге максатларны куйган һәм, минемчә, күбесен искитмәле итеп үтәгән: авыл хуҗалыгында экологик чиста продукт җитештерү максатыннан Яңа Кичет авыл кырларындагы туфракның уңдырышлыгын тикшерү; туфракның механик составын һәм әчелеген билгеләү, черемә катлавын ачыклау; экологик яктан чиста уңыш алу өчен туфрак начар булган басуларның сыйфатын яхшырту, аларны кеше организмына зыян китерми торган минераллар белән ашлау; кайсы басуда нинди культураның яхшы уңыш бирәчәген ачыклау. Илназ боларның барысын да үз көче белән генә эшләп чыга алмаса да, күпчелеген эшләгән, тикшергән. Аның үз проекты белән шулкадәр ызыксынуы күренеп тора иде, ул кәгазь битенә карамады да. Агроном булырга теләүче егетне Арча районы идарә һәм авыл хуҗалыгы башлыгы Ринат Гатиятов хәтта көллияткә бюджет урынга кертергә тырышам, дип әйтте.

- Басу – авыл хуҗалыгы производствосының төп чарасы. Ул республика авыл хуҗалыгы җирләренең 82 процентын били. Сөрү җирләренең туфрак катламы күбесенчә кара туфрактан һәм соры урман туфрагыннан тора. Көлсу-кәсле туфрак Арча районында күзәтелә. Ә безнең Яңа Кишет авылы басуларының күп өлешендә көлсу-кара һәм кызгылт туфрак.

Игенчелектә мул продукция алу өчен туфрак эшкәртелүнең күптөрле алымнары билгеле. Ә менә иген культуралары нинди басу туфрагына чәчергә яраклы икәнен алдан белеп эшләү җитеп бетми. Яңа Кишет басуында чәчелү җирләре шактый күп. Аның һәрберсенә аерым авыл хуҗалыгы культурасы чәчелә. Кайсы басуда кайсы авыл хуҗалыгы культурасы югары уңыш бирүен ачыклау максатыннан мин көз көне биш басуның туфрагын алып кайттым һәм номерлар белән билгеләп куйдым. Элек басулар атамалар белән йөртелә иде, ә хәзер аларны номерлар белән генә билгелиләр. Мин буталчык килеп чыкмасын өчен ике вариантны да сайладым.



Беренче номерлы урман буендагы басуда бодай бик әйбәт тишелә, чөнки андагы туфрак азотка бик бай. Ул туфракны тагын да яхшырту өчен тирес белән торф катнашмасын черетергә һәм җиргә таратырга кирәк. Икенче номерлы басуда кукуруз бик әйбәт тишелеп чыкты, чөнки андагы туфрак супер фосфатка бай. Бу туфракны тагын да яхшырту өчен супер фосфат, сидекчә һәм калий сульфаты булырга тиеш. Өченче номерлы басуда арыш бик әйбәт тишелеп чыкты, чөнки андагы туфрак калий белән фосфорга бай. Ул туфракны тагын да яхшырту өчен торф белән тирес катнашмасын черетергә дә, җиргә таратырга кирәк. Шулай ук яшел ашламалар да уңышны арттыра.

Алтынчы номерлы субай басуында арпа белән арыш бер дәрәҗәдә тишелде, ягъни бу басуда ике авыл хуҗалыгы культурасын да утыртырга ярый. Җиденче номерлы басуда солы әйбәт тишелде, чөнки мондагы җир акбурга бик бай. Андагы туфракны тагын да яхшырту өчен ике-өч килограмм акбурны ун квадрат җиргә таратырга кирәк. Шулай ук көздән ком, торф, тирес катнашмасын черетергә дә, җиргә таратырга кирәк.



“400 мең гектар мәйданга юкка чыгу куркынычы яный”

Фәнни тикшеренү эше белән Илназ түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: Татарстанда уңдырышлы мәйданның яртысыннан якыны ачы туфраклы санала икән. Димәк, нәкъ менә бу җирләрне ашламасаң, уңыш күләме кимегәннән кимәячәк. 50 ел эчендә 400 мең гектар мәйданга басу буларак юкка чыгу куркынычы яный. Моңа беренче чиратта уңдырышлы җирләрнең юылуы сәбәп булып тора. Гел бертөрле культуралар утыртсаң, җир минераль матдәләргә ярлана. Туфракның үзлеген белмичә, төрле культуралар утыртсаң, уңдырышлык кими. Дөрес билгели белмәү сәбәпле туфракның структурасы бозыла. Туфракның сыйфатын яхшыртыр, мул уңыш алу өчен аның составын даими тикшереп, тиешле ашламалар белән ашлап, уңай балансын саклап торырга һәм туфракның үзлекләрен яхшырту буенча яңа рекомендацияләр төзергә кирәк.

“Туган туфрагыма мәхәббәт хисләре көчәйде”

Фәнни эш белән шөгыльләнү Илназның туган җиренә, туган туфрагына булган мәхәббәт хисләрен көчәйткән, киләчәктә җирне тагын да саклау өчен туфрак эшкәртүгә яңа технологияләр уйлап табарга этәргеч ясаган. “Туфрак – ул безнең төп байлыгыбыз. Без аны сакларга тиеш”, - дип төгәлләде Илназ Кәримов. 

Бу егет бөтен кешене үзенә гашыйк итте. Нигә дисезме? Беренчедән, бирелеп сөйли. Икенчедән, нәрсә сөйләгәнен аңлый. Өченчедән, үзе дә кызыксына. Илназ кебек яшьләр булганда авылларның мул бәхеткә ия киләчәге бар.

“Бәлки, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев булышыр?”

Илназ Кәримов “Интертат”ка бу проектның идеясе кайдан туганын сөйләде. 

- Бу идея минем башыма печән җыйганда килде. Анда чүп үләннәре арыштан озынрак иде. Алай булырга тиеш түгел бит инде. Арыш анда бик кечкенә иде. Шуннан соң мин шул җирләрдәге туфракны алып кайттым да, анда һәр культураны чәчеп чыктым. Кайсы авыл хуҗалыгының культурасы иң яхшы үскәнен ачыкладым. 

Гаиләдә моның белән мин генә кызыксынам. Абыем спорт белән шөгыльләнә, сеңелем әле кечкенә. Бу проектны миңа чынга ашырырга бәлки Арча районы башлыгы Илшат Нуриев булышыр?” – ди Илназ.

Авылга матурлык салоны кирәкме?

Чарада Әдилә Сафиуллина “Кинокафе” проектын, Рәфисә Нәгыймова “Джон” матурлык салоны” проектын, Диләрә Зарипова “Малышарики” проектын тәкъдим иткәннәр иде. Аларның эшләре югары дәрәҗәдә бәяләнмәде һәм җиңүгә ирешә алмады. Авыл җирендә ул кинокафега, матурлык салонына, “Малышарики” дип аталган сәүдә-күңел ачу үзәгендәге балаларны калдырып тору җиренә кем йөрер иде икән соң? Боларның барысын да үзенә җыйган зур сәүдә-күңел ачу үзәге кирәк була бит хәзер. Әмма ул проблеманы ничек хәл итәсен проект тәкъдим итүчеләр уйламаган. Бу проектларны тәкъдим иткән балалар үскәч шәһәрләргә күченеп китмәсләрме икән?



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

“Печән заманы бетте инде”: Кукмара районы “Восток” хуҗалыгында сыер 30 литр сөт бирердәй азык әзерлиләр

Кукмара районы “Восток” хуҗалыгында яңа азык эшкәртү проектын башлап җибәргәннәр. Шул рәвешчә, бер сыердан 30 литр сөт савып алалар. “Татар-информ” хәбәрчесе “Восток” хуҗалыгында сенаж әзерләү һәм азык җитештерү эшләре ничек барганын күреп һәм салам белән печән заманы үткәнен күзәтеп кайтты. 

Авыл

Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Авыл яшьләренә ни кирәк? Торак, тәҗрибәле фермерлардан остазлык, авылда өч балалы, пособиегә өмет итә алучы әниләрнең яшен 29 дан 35 кә кадәр арттыру, эш башлаучы фермерларга ярдәм, модульле кош абзарлары... Бүген алар шушыларны сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яшьләр белән эшләү үрнәген күрсәтте, Яшьләр эшләре министры кимчелекләрен танырга мәҗбүр булды.

Авыл

“Колхоз һәм совхозларны бетерү ялгышлык булды”: Хәерби игенчеләре язгы кыр эшләре һәм авылның киләчәге турында

Календарьдә апрель ае булса да, һава торышы бер дә яз уртасындагы кебек түгел соңгы көннәрдә. Быел яз соңга кала. Басу-болыннарда кар ята, үзәккә үтә торган салкын язгы кыр эшләрен тоткарлый. Үзе белән мең төрле мәшәкать алып килгән язның бер көне ел туйдыра. Шуңа күрә дә башкарылган эшләр уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын. “Уңыш мул булырмы?” дигән сорауга җавап табу максатыннан без Лаеш районының “Хәерби” хуҗалыгының язгы кыр эшләрен карарга киттек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла