"Люпин - безнең киләчәгебез". Республика язгы кыр эшләренә әзерләнә

8 Апреля 2018

Укылган: 813 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: "Татар-информ" архивы
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Әле уңышны кичә генә җыеп алган кебек. Инде яңа чәчү кампаниясе ишек шакый. Татарстан яңа чәчү сезонына әзерме? Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.

Илдус Харисович, ниһаять, шәһәр халкы өчен мәңге үтмәс төсле тоелган озын кышны да чыгып барабыз. Әмма язын авыл хезмәтчәннәренең көнне-төнгә ялгый торган чоры башлана. Татарстанның быелгы язгы чәчүгә әзерлеге ни дәрәҗәдә?


– Быел язгы чәчүгә әзерлек эшләре мораль яктан катлаулырак. Чөнки узган ел уңыш мул булды – 5 млн тоннадан артык икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алдык. Кайдадыр - ел ярым, кайдадыр ике елга җитәрлек азык күләме бар. Шул ук вакытта хуҗалыкларның финанс хәлләре дә мактанырлык түгел. Бу ашлыкның сатып алу бәясе белән беррәттән, терлекчелек продукциясенең хакы төшүгә дә бәйле.

Кышын, кайбер хуҗалыклардан: “Без чәчмибез, мәйданнарны киметәбез” дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Шул ук вакытта бер чиктән икенче чиккә сикерергә ярамый. Тарихны алып карасак, соңгы дистә ел эчендә, бер елны уңыш күп булып һәм аның дәрәҗәсе төшеп, икенче елны хакы бик күпкә арткан очраклар да булды. 2018 елның ничек киләсен фаразлавы авыррак. Нинди генә ел килсә дә, хуҗалыклар язгы чәчү кампаниясенә тулы әзерлек белән кереп, сыйфатлы чәчү һәм басу эшләре башкара икән, анда уңыш та, экономика да һәрвакыт яхшырак.

Язгы чәчү-2018 планында үзгәрешләр бармы? Мәйданнар артачакмы? Нинди культураларга өстенлек биреләчәк?

– Быел язгы чәчү кампаниясенә, узган еллардагы чәчү мәйданнарын тоту белән бергә, берникадәр структур үзгәрешләр дә керәчәк. Бу – министрлыкның тәкъдиме. Күп кенә хуҗалыкларда ел ярым, ике елга җитәрлек азык запасы бар. Шунлыктан быел безгә күбрәк керем кертә торган культураларга басым ясарга кирәк. Терлекчелек республикасы буларак, кузаклы культураларга игътибар артырга тиеш. Республикада аксым, аксымлы азыклар проблемасы кискен тора. Әгәр без югары продукция җитештерүгә омтылабыз икән, сатып алынган катнашмалар белән генә, терлекчелек өлкәсен алга җибәреп булмый.

Майлы культураларның мәйданын арттырырга туры киләчәк. Әйтик, быел республика буенча 60 мең гектарга рапс чәчәргә уйлыйбыз. Без аны бер игәбез, бер ташлыйбыз. Әмма тырышып эшләгән җирдә ул һәрвакыт уңыш бирә. Ел нинди генә килсә дә, аннан керем алып була. Кайбер җитәкче-белгечләр бу культураны өнәп бетерми. Ник дигәндә, ул үзенә аерым игътибар сорый. Тик бу культураларны игүнең отышлы ягы – аны республика эчендә тиз арада урнаштырып булуда. Рапсны да, көнбагышны да көнендә-сәгатендә сатып алырга мөмкин структура бар - Казан май сыгу комбинаты. Чималны сатып алучы оешма хуҗалыкларга исәп-хисапны вакытында ясый. Август аенда бер генә культурадан да акча алып булмый. Ашлыкның ул вакытта дәрәҗәсе дә, сатып алучысы да юк. Ә рапсны суктырып алу белән үк акчага әйләндерергә мөмкин.


Татарстан – терлекчелек республикасы, дибез. Мал-туар өчен, читтән кертелмичә, үзебездә нинди үсемлекләр чәчеп үстерергә мөмкин?

– Чыннан да алга таба терлекчелек өлкәсенә кереп бара торган культура - люпин. Бу – безнең киләчәгебез. Алдагы берничә ел эчендә без люпин мәйданнарын 100 мең гектарга җиткерергә кирәк дип саныйбыз. Люпин, ел нинди килүгә карамастан, биек булып үсә, аны комбайн җыеп ала, уңышы буенча да, туклыклы матдәләре буенча да соядан калышмый ул. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлек азыгы буларак, соя үстерү буенча да талпынып карады. “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыяте шөгыльләнеп карады аның белән, тагын Питрәч районында үстерделәр. Буаның “Авангард” хуҗалыгы да игеп маташа. Әмма соя безнең республикага бик яраклашкан культура түгел. Корылык булганда, сояның кузагы барлыкка килә, үсемлекнең биеклеге тәбәнәк булу сәбәпле, комбайн аның өстеннән кыркып бара. Шулай итеп, бөтен уңыш аста кала.

Татарстан – терлекчелек республикасы, бу чыннан да шулай. Шуңа күрә люпин үстерү безгә һәрьяктан отышлы. Ул – аксымга бай азык. Бүген сыерга тегермәндә тарттырган арпа яки әче силос ашатып кына сөтне арттырып булмый. Ә малга җитмәгән компонентларны хуҗалыклар чит җирләрдән сатып ала. Люпин республикада игелеп, үзебездә җитештерелсә, акчаны да экономияләргә ярдәм итә.

Люпинны Татарстанда эшкәртә башлаячакбыз дигән сүземе бу?

– Бүген Кукмара районында люпин эшкәртү заводы төзү буенча да сөйләшүләр алып барыла. Кукмара районына барып, урыннарын карадык. Әзерлек эшләре бара. Ничек барып чыгар. Әле аның финанс мөмкинлекләре дигән ягы да бар бит, базар шартларыннан да торачак. Шулай да инвесторларның люпин эшкәртә торган завод булдыру теләге бар.

Киләсе ел уңышын тәэмин итүдә, бакчачылар сидератларга өстенлек бирә соңгы елларда. Авыл хуҗалыгы басуларында сидераль культуралар кулланылышы ни дәрәҗәдә?


– Министрлыкның аерым бер юнәлеше бар. Ул җирнең ашын арттыруда биологик методларны күбрәк куллануга корылган. Без республика буенча инде бу программаны эшләп бетереп киләбез. Аның асылы - сидераль культуралар чәчеп, күпьеллык үләннәрнең әйләнешен тәртипкә кертү, биологик препаратларны куллану исәбенә, җирне органик матдә белән тулыландыру һәм дәвалау, уңдырышлыгын арттыру. 

Республика биологик җир әзерләү эшендә берничә этапны узды инде. 2000 елларда ук бер талпыныш булып, шул юнәлештә эшләнде. Ә масштаблы рәвештә, без моңа соңгы берничә елда киләбез. Электән үк басуларга кандала үләне (донник) чәчә идек, хәзер гәрчич, майлы ачы торма кебек культуралар кертәбез. “Агросила-групп” холдингы - республикада сидератлар чәчү юнәлешендә иң уңышлы эшләп килүчеләрнең берсе. Алар парга калдырылган һәр гектар мәйданга сидерат чәчә. Нәтиҗәдә, анда чәчелгән көзге культуралардан уңыш ким дигәндә бер тоннага артыграк. Шуңа күрә бу юнәлеш, һичшиксез, дөрес. 

Быел сидератларны күбрәк мәйданнарда чәчәргә уйлыйбыз. Моңарчы республика басуларында 50-60 мең гектар сидераль культуралар чәчелсә, быел инде аны ким дигәндә ике мәртәбә арттыру планы бар.

Сидерат - туфракны баету максаты белән игелгән үсемлекләр. Сидераль культуралар дигәндә, гадәттә, кузаклы культураларны - борчак, вика, люцерна, клевер һ.б. күз алдында тоталар. Кузаклы культураларның тамырларында азот фиксаторлары булу сәбәпле, туфракны азот белән баеталар. 

– “Безнең җирләргә таяк утыртсаң да, чәчәк үсә” дип яза шагыйрьләр. Шулай да мул уңыш алуда ашламалар, минераль матдәләрдән башка гына булмыйдыр...

– Соңгы елларда “Җиргә ашлама кертмәскә кирәк, ул кыйммәт, файдасы юк” дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Ләкин икенче ягы бар, туфракка ашламаны кертсәң дә, кертмәсәң дә чыгымнар шул бер тирә. Әмма минераль ашлама керткәндә, уңышны күпкә арттырып була. Республиканың уңыш потенциалы бер гектарга 10 центнердан артык кына. 10-15 центнер дибез инде, төрле җирдә төрлечә. Минераль ашламалар керткән һәм технологияне үтәгән җирдә, рентабельлек һәрвакыт артыграк. Алдагы елларда республика буенча бер гектар җиргә 65-70 килограмм ашлама кертсәк, быел аны туплау катлаулырак бара. Узган ел шушы чорга – 51 кило минераль ашлама тупланган булса, быел 35 кило гына әле. 16 килограммга кимрәк дигән сүз. Бу – хуҗалыкларның ашламаның әһәмиятен аңламаудан түгел. Төп сәбәп финанс мөмкинлекләре булмауда. Быел бер гектар җиргә 50 кило туклыклы матдә кертә алсак, бик әйбәт булыр иде дип уйлыйбыз.


Аграрийлар язгы чәчүгә орлык запасы белән тулы күләмдә тәэмин ителгәнме?

– Бөртеклеләргә килгәндә, республика бөртекле-кузаклы культураларны чәчү буенча 106 процентка тәэмин ителгән. Бу тәэмин ителеш сыйфаты буенча начар түгел, икенчедән, артыграк салынган бөртек аны тагын да араларга, чәчүгә кадәр эшкәртеп, вакларын сайлап калдырырга мөмкинлек бирә. Чөгендер һәм көнбагыш орлыгы үзебездә җитештерелми. Әмма орлык кайтарта торган тикшерелгән структура бар. Хуҗалыклар инде алар белән берничә ел эшли һәм бу өлкәдә дә проблема юк.

Соңгы елларда элита категориясенә кергән орлык чәчүгә зур игътибар бирәбез. Республика быел 29 процент оригиналь һәм элиталы бөртекләр белән чәчәчәк. Шул ук вакытта массачыл репродукция 10 проценттан артыграк. Татарстанда орлык җитештерү белән шөгыльләнүче 40тан артык хуҗалык бар. Безгә каядыр чыгып, орлык эзләп йөрергә кирәкми. Сортлар үзебездә дә җитештерелә.

Чөгендер уңышы буенча узган ел республика рекорд куйды. Әмма уңыш булмаса да начар, уңса да куяр урын юк. Шикәр чөгендере мәйданнары быел үзгәрешсез калачакмы?

– Соңгы елларда без чөгендер игү мәйданнарын шактый гына арттырган идек. Әмма узган ел 74 мең гектарда уңыш шактый мул булды - 3 млн тоннадан артыграк татлы тамыр җыеп алдык. Уңыш җыю бер хәл, кызганычка, бәяләр кискен төште. Бер ел элек көзге чорда шикәр комының бер килосы - 36-38 сум булса, узган ел ул 23-24 сумга төште. Шуңа күрә чөгендердән зур уңыш алып булмады. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы да “чөгендер мәйданнарын 10 процентка киметик” дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Без дә быел татлы тамырны 70 мең гектар күләмендә чәчәрбез дип уйлыйбыз.

Авыл хезмәтчәннәре авызыннан: “Көзге уҗым – язгы җырың” дигән гыйбарә ишеткән бар. Көздән чәчкән культуралар кышны ничек чыкты?

– Узган ел, республика буенча, 5 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчтек. Кыр эшләре үзвакытында башкарылды һәм дым запасы да җитәрлек булды. Шуңа күрә, уҗымнар кышка матур керде. Кышның салкын һәм карлы килүе дә көзге культураларга уңай тәэсир итте. Быелгы һава шартлары көзге культураларның 90 проценттан артыграгы өчен яхшырак булды. Бөгелмә зоналарында, һава температурасы түбән төшкәндә дә, салкыннар уҗымнарга тискәре йогынты ясады дигән мәгълүмат килмәде. Тикшерелгән җирләрдә көзге культураларның потенциалы начар түгел.

– Сары кояш кебек күзләрне иркәләсә дә, көзен көнбагыш җыелмыйча басуда утырып калган очраклар бар.

– Көнбагыш безнең республикага хас культура булмады. Мин, агроном буларак, көнбагыш белән уйламыйча шөгыльләнергә ярамый дип саныйм. Чөнки, беренчедән, ул җирнең маен сыга. Аннан соң бездә гибридларын дөрес сайламау, технологиясен бозу сәбәпле, күпмедер мәйданнар басуда кала. Узган ел көнбагыш 5 мең гектар тирәсе мәйданда чәчелде. Җәй салкын килү аркасында, ул өлгереп, җитешеп бетмәде. Ноябрь айларында исә, өлгермичә басуда калган мәйданнар да булды.

Көнбагыш игү практикасында аның экономиясе начар булмады. Акыллы гына үстергәндә ул табышсыз түгел. Әмма аның таләбе бар: көнбагыш, бер ел үскән басуга, кимендә 5-6 елдан да иртәрәк чәчелергә тиеш түгел. Бөртек, агу сатучылар: “Бу хата, хәзер өч елдан да чәчәргә була” дип сөйли. Әгәр син бу җирләргә яңа гына килгәнсең дә, тагын ташлап китәргә ниятең булса, чәчеп була, билгеле. Ә инде күп еллар шушы җирдә эшләргә җыенасың икән, туфракка да игътибарлы булу сорала.

– “Бер авызың пешкәч, өреп кабарга өйрәнәсең” ди татар халык мәкале. Быел да былтыргы кебек уңыш мул булса - бирсен Ходай!- аны урнаштыру өчен юллар алдан салынмыймы?

– Без тук елны да, ач елны да күргән. Запас калу ул начар әйбер түгел. Әмма товар әйләнештә булырга тиеш, ул складта калып, эшләми ятса, начар, билгеле. Тик запас ул – әрәм дигән сүз түгел. “Икмәк булса, җыр да була” дигән мәкале дә бар бит әле татарның. 

Хәтеремдә, 2002 еллар булдымы икән, бер вакыйга истә. Алдагы елны арыш беркемгә дә кирәкми иде. Арыш тәкъдим итсәң, көлә торган ел булды ул. Икенче елн, министрлык республиканы тәэмин итәрлек ипи пешерү өчен хуҗалыклардан 10 ар тонна арыш җыеп йөрде. Шуңа күрә мин бер чиктән икенче чиккә сикерү яклы түгелмен. Базар мөнәсәбәтләренә карап, берникадәр үзгәреш булырга тиеш, сүз дә юк. Әмма кискен адымнар ясарга кирәкми.

Халыкта табигатьне сынамыш аша сынау гадәте бар. Кыр эшләренә керешкәндә, фаразларга колак саласызмы?

– Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Олег Шайтанов исемле галимебез бар. Соңгы дистә елда аның әйткән фаразлары ел саен туры килеп барды. Быел да ул һава шартларына үзенчә фаразлар кылды. Кызганычка, алар безне сөендерми. Галим сүзләренә караганда, май, июнь айлары быел, башка елларга караганда, эссерәк киләчәк. Безнең өчен бу - куркыныч сигнал. Шулай да без табигать шартларын якынча белә торып, язгы кыр эшләрен оешканрак төстә, әзерләнебрәк башкарырга, орлыкның вакытында дымга төшеп калуын тәэмин итәргә тиешбез.

Быел Татарстанда язгы чәчү-2018гә кайчан старт биреләчәк?

– Нинди генә ел килсә дә, республика апрель ахырында басу эшләренә чыга. Быел да өченче декадада язгы кыр эшләренә керешербез дип уйлыйбыз.


Чәчүгә төшү өчен машина-трактор паркы тулы куәтенә әзерме?

– Язгы кыр эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 600 чәчү комплекслары катнашачак. Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай районнары техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча үрнәк районнар булып тора.

Шул ук вакытта машина-трактор паркының әзерлеге һәм чәчү агрегатларының төзеклеге буенча тәнкыйтькә эләккән районнар да бар. Апас районында бүгенге көндә 200дән артык трактор чәчүгә әзер түгел. Югары Ослан районында шулай ук 90 берәмлек техниканы көйләп бетерәсе бар. Мамадышта 70тән артык, Кукмарада 63 данә техника эштә түгел. Шулай да министрлык белгечләре бәяләвенчә, республика язгы кыр эшләренә керешергә 90 процент әзер.

Фикерләр








Авыл

"Июньнең беренче яртысында әзерләнгән печән - кышын сөт арттыру өчен иң яхшысы"

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татар-информ”га терлек азыгы әзерләү темплары, комплексларның әзерлеге һәм азык әзерләүгә куелган төп таләпләр турында сөйләде.

Авыл

Умарталыкка яз килде: “Хәзер кортларны ашата, дәвалый, ясалма кәрәз куя торган чор”

Чебен-черки һәм бал кортлары эшне күптән башлады инде. Көннәр әзрәк җылытып, кояш чыгуга эшкә керештеләр. Умарта корты кем өчендер дошман булса, кем өчендер ул – акча эшләү юлы. Шуңа күрә көннәрнең матур торуы – умартачының ярты бәхете. Әмма кортларны язмыш кочагына ташлап, мул уңыш алырмын димә. Шуңа күрә умартачыларның “урак өсте” яздан көзгәчә сузыла.

Авыл

"Төнгә кадәр эшләргә дә әзер без, көннәр генә матур торсын". Язгы кыр эшләреннән репортаж

“Алан” – Теләче районындагы алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә игенчелек, терлекчелек өлкәсендә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә. Тырышып эшләү нәтиҗәсендә узган ел игенчеләр уртача 46 центнер уңыш алган. Быел тагын да зуррак максатлар билгеләп, тиз арада аларны тормышка ашырырга телиләр. "Татар-информ" хәбәрчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла