Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукциясен кибетләргә ничек кертергә, яки җырчы Илназ Минвәлиевтән мал үстерү тәҗрибәсе

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кече предприятиеләрнең үз продукциясен сата алмавы күптәнге проблема. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шушы мәсьәләне хәл итү өчен “Туган як” проектын башлап җибәрде. “Эффектив үсеш һәм кооперация атналыгы” дип аталган утырышның беренчесе Балтачта, шушы төбәктәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында узды.

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукциясен кибетләргә ничек кертергә, яки җырчы Илназ Минвәлиевтән мал үстерү тәҗрибәсе

Балтач мәдәният йортында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре әзерләгән күргәзмә оештырылган иде. Төрледән төрле сырлар, казылык, ит һәм сөт ризыкларын тәмләп карарга тәкъдим иттеләр. 

"Без сырларыбызны Казандагы ярминкәләрдә сатабыз. Бик теләп, яратып алалар. Балтач районы кибетләрендә сатабыз. Россия төбәкләреннән дә килеп алалар", - ди "Арча" ширкәте вәкиле Халидә Фатыйхова.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән фермерлар үз брендларын булдыра алмый - бу зур чыгымнар, вакыт, юристлар булуын таләп итә. Шуңа күрә бу вазифаны министрлык үз өстенә алырга тели, бу "Туган як" дип аталачак. Күп предприятиеләрне үз эченә алган өчен ул "кулчатырлы бренд" - "зонтичный бренд" дип аталачак. Әмма моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең ышанычлы җитештерүче икәнен исбатларга тиеш.

“Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры Илнур Хәбибуллин әйтүенчә, хуҗалыкларның кечкенә формаларын, крестьян-фермер хуҗалыкларын берләштереп, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын оештыру турында сүз бара.

- Безнең учреждение фермерлар, авыл хуҗалыгының кече формалары белән эшләп, аларны берләштерү, документларын эшләп бирү, грант ярдәмнәрен аңлату юнәлешендә эшли. Шуларның барысын да күрсәтеп, документларын эшләп биреп, "Туган як" кулчатырлы бренд астында сату сәясәтен алып барасы килә. Шушы бренд астында без фермерлар, кооперативларның продукциясен сатуны яхшыртырга телибез, - диде ул.

Авыллар юкка чыга

Шушы урында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең әһәмиятен күрсәтү өчен, авыллар юкка чыгуы никадәр зур фаҗига булганын күрсәтү өчен видеоролик тәкъдим ителде. Липецк өлкәсендәге авылларның күпләр юкка чыгуы турындагы ролик иде ул. Өлкәдә ташландык 110, юкка чыккан 36 авыл бар икән. Кешеләр газ, юллар, эш булмаганга шәһәрләргә күчкән. 64 авылда җимерек йортларда 1-5 гына кеше яши, юллар юк. Җитмәсә, кара риэлторлар ташландык йортларны шәһәр кешеләренә дача җирлеге итеп сата икән.

 - Авылда эшмәкәрлекне үстерү, яшьләрне авылга кайтару - шул максатларның үз чишелеше бар. Ул чишелеш безнең учреждениедә табылды, - ди “Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры урынбасары Ренат Мамаев.

- Без аларны кайбер төбәкләрдә кулландык, алар үзләренең нәтиҗәсен бирде. Без шул чишелешләрне халыкка тәкъдим иткәндә мәдәният инструментларын кулланырга тиешбез. Түрәләр буларак килеп, авылда кемгә нәрсә эшләргә икәнлеген сөйли башласак, халкыбыз безне кабул итмәячәк. Шуңа күрә, без халыкка үсеш юлларын мәдәни чаралар белән тәмләтеп бирәбез, шул очракта халык аны кабул итә. Ул туры юлларны сайлап, адымын атлый. Ә без атлаган кешене җитәклибез, чөнки дәүләт тарафыннан киң күләмдә матди ярдәм күрсәтелә, - диде ул.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең проблемалары турында сөйләшү җыр, юморлы театраль күренешләре белән үрелеп барды.  

Чара башланып киткәч, алып баручы юкка чыккан авыл турында искиткеч тетрәндергеч шигырь укыды.

Шигырьдән соң шомлы музыка астында авылдагы ташландык йортларны шәһәр кешесенә сатучы кара риэлтор турында сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. “Без сыналган схема буенча эшлиячәкбез, яңа клиентларны көт”, - ди риэлтор. “Сезнең клиентларыгыз аркасында 4 гаилә район үзәгенә күченеп китте. Мәктәп тә ябыла. Үтенәм сездән, клиентлар кирәкми!” - ди авыл хуҗалыгы рәисе. Күренеш риэлторның кычкырып көлүе белән тәмамланды. Авылларның юкка чыгу проблемасын шул рәвешчә залда утыручыларга җиткерделәр.

"Берләшегез!"

Театральләштерелгән күренештән соң Илнур Хәбибуллин чыгыш ясап, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатында башланып киткән “Туган як” проектын аңлатты.

- Хуҗалыкларның кече формалары берләшеп, авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативын барлыкка китерә. Бу авыл хуҗалыгының кече формалары тармагы үсешенең бер инструменты. Алга киткән илләрдә дә агросәнәгать комплексы үсешенең төп инструменты - крестьян-фермер хуҗалыкларын кооперативларга берләштерү, - диде ул.

- Базарга продукциянең 15 проценты гына бара, калганы алыпсатарлар аша сатыла, - ди Илнур Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгын нәтиҗәле итү өчен кешеләрнең белемнәрен арттырырга кирәк. Моның өчен "Белгечләр берләшмәсе" булдырыла. Анда Россиянең “Сыер ите җитештерүчеләр союзы”, аграр университет белгечләре булачак. Алар авыл хуҗалыгындагы кече формалар өчен эш формасы уйлап табачак.

Аның чыгышыннан соң тагын сәхнәләштерелгән юмористик күренеш күрсәтелде. Авыл халкыннан сөт җыючы кеше үзенең “башлыгына” шалтыратып, сөт тапшыручыларның зарларын җиткерде. Ләкин “башлык” сөт җыючының үзен гаепле итеп калдырды, сыйфатсыз сөт җыйганы өчен зур бурычы бар икәнлеген әйтте. Тамаша сөт җыючының дуңгыз кебек мыркылдап елавы белән тәмамланды.

Авыл сәүдә челтәрләренә керергә әзерме?

- Безнең бөтен эшчәнлегебез авыл җирлегендә яшәүче гаилә үзен лаеклы керем белән тәэмин итә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Авылларда керемле эш булдырмыйча, халыкның авыллардан китүен туктата алмыйбыз. Шулай ук үзебезнең районнарга Азия төбәкләреннән халык килүне туктата алмыйбыз. Сер түгел, кайбер төбәкләрдә вьетнам авыллары барлыкка килә, - диде Ренат Мамаев, куркыныч төсмерне тагын да куертып.

Ул кабат "кулчатырлы бренд"ның өстенлекләрен сөйләде. Шул ук вакытта Ренат Мамаев, сәүдә челтәрләренә керү өчен авыл хуҗалыгы оешмаларының әзер булмавын да искәртте. 

- "Эдельвейс", "Бәхетле" кебек челтәрләргә керү өчен, безгә башта үзара тәртип салырга кирәк. Бездә туктаусыз сатыла торган сертификатлы продукция булырга тиеш. Эшкәртүгә тотынганчы без отышлы итеп чимал җитештерергә өйрәнергә тиеш, - диде ул.

“Туган як” проекты турында районнарыгызга кайткач сөйләгез. Бу проектка килсәгез, сезгә ничек сертификат ясарга, этикетка ясарга, ничек эшкәртүгә дәүләт акчасын алырга икәнлеген аңлатырлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 501 кабинетында”, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.

Алга таба сәхнәгә Тимерязев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе баш бухгалтеры Илтимат Мостаев чакырылды. Ул хуҗалыктагы проблемаларны атады.

- Авыл хуҗалыгында проблема булмаса, авыл хуҗалыгы булмый инде ул. Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе - кадрлар җитмәү. Яшьләр акча түләсәң дә кайтмый. Авыл хуҗалыгында перспектива күрмиләр.

Икенче проблема - җитештергән продукциянең рентабельлек дәрәҗәсе түбән булуда. Саткан продукциянең бәясе 5 ел элек булган кебек үк. Үзебез сатып алган товарларның бәясе елдан-ел арта, - дип зарланды ул.

Илтимат Мостаев әйтүенчә, 80 процент керем терлекчелек өлкәсеннән керә, шул керемнең 80 проценты - сөттән. Ит, терлек сатып 20 процент җыела. Бухгалтер үзләре теләгән бәядән итне Воронеж өлкәсенә сата алуларын әйтте.

Сәхнәгә тагын бер эшмәкәр, “Сугу цехы” җитәкчесе чакырылды. Аны "Тәлгать абый" дип тәкъдим иттеләр. Тәлгать абый шәхси хуҗалык итен сатуы җиңелрәк икәнен әйтте.

“Ни өчен?” - дип сорады Ренат Мамаев. “Сыйфаты яхшы”, - диделәр залдан.

- Бүген зур хуҗалыклар бар дип без шәхси хуҗалыкны исәптән чыгарырга тиеш түгел. Авызда эреп тора торган, фураж белән үстерелгән ит шәхси хуҗалыкта гына була. Агропаркта сәүдә нактасы булган Рәмзис шәхси хуҗалык ите белән эшли. Ләкин хуҗалыкларда мал артамы? Кими. Димәк, керем дә кими. Без эшчеләр дә таба алмыйбыз. Безнең эре хуҗалыклар бар, эшмәкәрләр бар, әмма без партнерлык формалары тапмасак, юкка чыккан авыллар кебек шәхси хуҗалыкларны югалтабыз. Без үзара аңлаешлы эш җайга салырга тиешбез, - дип ачыклык кертте Мамаев

Онытылган һәм кайтарылган "гаилә подряды"

Балтачның Тимерязов исемендәге хуҗалыгына үзгәртеп кору заманнарында булган "гаилә подряды" системасын кертелә икән. Илтимат Мостаев шул чишелеш белән уртаклашты.

- Кадрлар дефицит булу сәбәпле, Ринат Римович тәкъдим иткән бер вариантны эшләп карыйсы килә. Бер абзардагы терлекне, ягъни ферманың бер өлешен эшләргә теләге булган кешегәме, гаиләгәме биреп, алар шунда бөтен көчләрен куеп, үзләренеке кебек эшли. Без үз ягыбыздан терлек, торак, энергия, азык-төлек бирәбез, алар базар бәясеннән җитештергән продукцияне сата. Алар үз-үзләренә эшләгән кебек килеп чыга, - дип аңлатты ул.

- Тимирязов колхозында эшләнәчәк вариант элек совхозлар заманында булган. “Семейный подряд” дигән нәрсә. Алар гаиләгә терлекне карау өчен шартлар бирә, Тәлгать абый алар белән шундый бәядән алам дип килешә, Рәмзис аларга агропаркта сату өчен таләпләр куя. Гаилә анда үзенә эшли, терлекне ничек сыйфатлы итеп ашатырга дип кенә уйлый. Фермада берничә кеше булса, алар алмаш-тилмәш тә эшли ала. Белорусиядә мондый вариантлар бар, - диде Ренат Мамаев.

Мондый мисал Кама Тамагы районында да бар икән. 11 гаилә, өйләрендә малларын бетереп, уртак грантка сарайлар төзегән. Шунда мал карыйлар. “Биш үгез караган белән унбиш үгез карауның акчасы бөтенләй башка”, - диде Ренат Мамаев.

Җырчы Илназ Минвәлиевтән терлек асрау кагыйдәсе

Шунда кабат мәдәни мизгел вакыты җитте. Әмма сәхнәгә чакырылган җырчы Ильназ Минвәлиев башта терлекчелек турында сөйләде.

- Мин 6-7 ел атлар белән шөгыльләнәм. Башлаганда, ябык, гади атлар алдык. Татар атлары дип тә чыгарганнар иде, татар атлары безнең территориядә юк иде, менә министрыбыз Марат Готович башлап, татар атлары кайтара башладылар, Әлки районында барлыкка килде. Шуннан йөк атларына күчтек. Тяж дигэн әйбер - нормаль мужиктан да бит нормаль бала туа. Тай да шундый.  Хәзер 88 ат бар. Айгырлар 1 тонна 200, бияләр 600-800 килога кадәр җитә. 7-8 айлык тайларны сатабыз, 80-90 мең йөри. 7 айлык тайның авырлыгы 340-360 кило, - дип сөйләде ул. 

- Атлар моңарчы Балык Бистәсендә торды, айгырлар белән атларны туплап, шунда тоттык. Атлар бер атна элек Балтачка күчте, - диде җырчы.

- Илназ атлар хуҗасы буларак, үзе аларны ашатып, үзе асрарга куймый, ул аны партнер хуҗалыкка урнаштыра. Бу очракта ул сату, ризык китерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Атларны ашату, карау белән парнер хуҗалык шөгыльләнә, - дип мисал итеп китерде Мамаев. 

- Безнең шәхси хуҗалыкларда ялгышлык бар. Ул - авыл кешесенең барысын да үзе эшләве. Азык-төлекне дә үзе әзерләргә тели, итен дә үзе суеп сатасы килә. Алай булмый. Һәр кеше үз эшен үзе эшләргә тиеш. Димәк, үзең генә авыл җирлегендә эшмәкәрлекне алып бара аламыйсың, сиңа партнерлык кирәк, - дип нәтиҗә ясады Ренат Мамаев.

Илназ Минвәлиев, сүзләрен җөпләп, ике җыр башкарды.

Ахырда авыл хуҗалыгы эшкәртүчеләре үсеше проекты кысаларындагы "Туган як" бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. "Иң яхшы колбаса эшләнмәсе" номинациясендә ПО "Хлеб", "Иң яхшы сөт продукциясе" номинациясендә "Арча" ҖЧҖ җиңде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100