Аталы-уллы умартачы Сабирҗановлар: “Бал акчага әйләнсен өчен шактый тырышасы бар”

16 август 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Умартачылар өчен дә кызу урак өсте – бал аерту чоры башланды. Быел бал уңышы ничек булган? Моны белер өчен, “Интертат” хәбәрчесе  Теләче районы Күкчә авылына Нуриман Сабирҗанов умарталыгына юл тотты. 
Иртәңге сәгать сигез... Көн эссе, кояш нурлары машина тәрәзәсеннән үтеп кереп, күзләрне чагылдыра. Алан авыл җирлеге Теләчедән 12 км читтә урнашкан. Авыл җирлегенә дүрт авыл: Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ключищи авыллары керә. Күкчә авылы бик матур җирдә урнашкан: янәшәсендә аллы-гөлле чәчәкле киң болыннар һәм боргаланып агучы елгалар күп. Табигате искиткеч матур. Авылда йортлар да төзек, каралты-куралар тирәсендә тәртип. Умартачы Сабирҗановлар - авылдагы тырыш гаиләләрнең берсе. 


“Минем өчен бу һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше”

Без килгәндә авыл уянган иде, монда чын тормыш кайный... Кибет янында дөнья хәлләрен сөйләшеп торган апалар янына тукталып, Нуриман Сабирҗановның кайда яшәвен сорадым. “Умартачы Нуриманның тәмле балын сатып алырга килдегезме?” – диештеләр алар. Бактың исә, авылда умартачы Нуриманның кем икәнлеген белмәгән кеше юк икән. 36 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Сабирҗанов Нуриман Мәүлет улының исеме Татарстан Республикасында да билгеле. Бүген умартачының 180 баш умартасы бар. Элегрәк 300 башка җиткән вакытлар да булган. 



Сабирҗановларның умарталыгы авылдан шактый читтә, болын эчендә урнашкан. Бирегә килеп керүгә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Кошлар сайрый, әйләнә-тирәне агачлар һәм чәчәкләр чорнап алган, аланда төрле төскә буялган умарта оялары тезелеп киткән. Икенче ягында бал аерту, төрле кирәк-яракларны урнаштыру өчен корылма ясалган. Ә бал исе бөтен умарталыкка таралган иде...

Без эшнең иң мавыктыргыч өлешенә туры килдек, гаилә башлыгы бал аертырга әзерләнеп йөри иде. Нуриман Сабирҗанов әйтүенчә, хәзер бал аерту өчен иң кулай вакыт. Кайбер умартачылар балны июль аенда суырта. Тик бу чорда алынган бал өлгермәгән була, дип саный ул. Һава торышы яхшы булса, балны август уртасында аертырга киңәш итә умартачы. Чөнки бу вакытта умартадагы бал тулысынча өлгереп җиткән була.



Умартачылык - татар халкында гомер-гомергә нәселдән килә торган шөгыль. Нуриман Сабирҗановның бабасы да, әтисе дә умарта тоткан.



- Үземне белә башлаганнан бирле шушы умарталыкта кайнашам инде мин. Өйгә кайтып та кергән юк, йокларга гына кайтам. Умарта асрауның эше күп дип зарланырга яратмыйм, чөнки бөтен күңелемне биреп эшлим. Минем өчен бу һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше. Умартачылар мине аңлар: әлеге һөнәр белән бер мәртәбә генә шөгыльләнеп карасаң да, аның белән “авырый” башлыйсың. Умарталыкка көнгә бер барып килмәсәм күңелем тыныч булмый инде, арлы-бирле йөренә башлыйм. Мәрхүм бабаем тирә-якта танылган умартачы булган, әлеге умарталыкка ул нигез салган. Гомумән, авылда беренчеләрдән булып бал кортлары асрауны башлап җибәргән кеше булган. Колхозлашу чорында аннан бу умарталыкны тартып алалар, ләкин бабай үз юлыннан тайпылмый. Умартачы ярдәмче буларак хезмәт итә. Әлеге истәлекләрне әнием сөйләде. Бүгенге көндә Аллаһыга мең шөкер, әни исән-сау. Аңа быел 82 яшь тула. Шуңа да карамастан, сөбханалла, ул гел хәрәкәттә. Абзарында сарыклар, кош-корт асрый, - дип сөйләде һәвәскәр умартачы.


“Әнигә бал кортларының хәлен сорап хатлар яздым”

Нуриман Сабирҗанов 1960 елда Теләче районы Күкчә авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе аны Казанга укырга җибәрә. Бар теләкләре – улларын агроном итү. Тик егет каладагы тормышка кызыкмый, аның өчен туган авылы якын була.

- Колхозның гөрләп торган чагы, бөтен яшьләр авылда төпләнеп кала. Минем дә авылда калып шофер булып эшлисем килде. Ләкин әти-әни иң беренче чиратта белем алырга, агроном һөнәрен үзләштерергә кирәк диде. Казанга чыгып киткән көнне әле дә хәтерлим. Теләмичә генә юлга кузгалдым, чөнки әлеге һөнәр минем өчен түгел иде. Агроном булып эшләү начар түгел, тик нигәдер күңелем ятмады. Юл буе укырга керә алмасам, авылга кайтып китсәм ярар иде дип теләдем. Имтиханнарны бирдем, ләкин бер балл җитмәде һәм мин укырга керә алмадым. Куана-куана авылга кайтып киттем. Авылга кайткач, “Алан” колхозында төрле эшләрдә ярдәмче булып эшләргә туры килде. 1982 елда умартачылык белән шөгыльләнә башладым. Хуҗалыкта эшләүче өлкән умартачы авырып киткәннән соң авыл җирлеге башлыгы әлеге урынны миңа тәкъдим итте. Гомер кай арада уза, инде монда эшли башлаганга да утыз елдан артык... Миңа кадәр берничә кешегә әйтеп караганнар үзе – күбесе риза булмаган. Мин ике дә уйламый ризалаштым. Үзем куркам, башта мең дә бер төрле уй...Кортлар үлмәс микән, тиешле дәрәҗәдә карап булырмы, авыл халкы балсыз калмасмы – барысын да уйладым. Ләкин эшем көйле барды, сынатмадым. Бу юнәлеш буенча Кама Тамагында урнашкан һөнәри техникумга укырга кердем. Анда бер ел укыдым, зур тәҗрибә тупладым. Укуны тәмамлагач, армия хезмәтенә алдылар. Әнигә хатлар яздым, шулай бал кортлары турында сорашып тордым. Хезмәт итеп кайтканнан соң гаилә кордым, насыйп ярымны ерактан эзләп йөрмәдем. 1986 елда шушы авыл кызы Фәймәгә өйләндем, мәктәптә укыган чакта ук күзләп йөргән идем үзен, - диде Нуриман Сабирҗанов.

- Дүрт ел очрашып йөрдек без. Мәдәният йортында узган бәйрәмнән соң мине озата кайтты. Кичке уеннарга чыга идек, Нуриман һаман саен бал кортлары хакында сөйли торган иде. Шулкадәр тәмләп сөйли, күзләре яна... Хәер, әле бүген дә шулай сөйли ул. Мин озак еллар Казанда мәктәптә пешекче булып эшләдем. Кияүгә чыккач Күкчәгә кайттым, хәзер гаиләбез белән менә шулай умарталыкта мәш киләбез. Нуриман – өлкән умартачы, балалар һәм мин аның ярдәмчеләре, - дип сүзгә кушылды Фәймә Сабирҗанова.



Көчләрен һәм вакытларын кызганмый, умарталыкта бергәләп көч куя алар. Барысы да нәкъ бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел. Безнең белән аралашканда да үзләре сөйләшә, үзләре тыз-быз чабышып бал аерталар. Балалары да үзләренә охшаган. Барысы да эш сөючән, уңган икән, кулларында ут уйнаталар. Бүгенге көндә олы кызлары Гөлгенә  "Идарәче компания"дә хисапчы булып эшли, уртанчылары Нияз әтисе хезмәтенә тугры калган. Ул да оста умартачы, үз умарталарын тота. Алай гына да түгел, Теләче муниципаль районында умартачылык буенча баш инспектор булып тора. Кечкенәләре Инсаф та хәзер бу һөнәрнең үзенчәлекләрен өйрәнеп килә.


“Бал сатып, уч тутырып акча эшлиләр, дип уйлыйлар”

Сабирҗановлар 2011 елда “Алан” хуҗалыгында урнашкан умарталыкны сатып ала. Үз эшләрен булдырырга тәвәкәлли алар. Умарталык байтак бәягә төшсә дә, хыялырыннан кире кайтмый алар. Бүген умартачының тынгысызлыгы, тырышлыгы үзенең мул җимешләрен бирә. 180 баштан артык умартадан яхшы гына табыш алалар.



- Ул вакытта колхозда эшләр катлаулырак барды, - дип искә ала Нуриман Сабирҗанов. - Хәзер умарталык безнең гаиләнеке, күптәннән хыялланган идек. Теләче район башлыгы Илдус Зариповка зур рәхмәт, умарталыкны безгә ышанып тапшырды һәм эш башлаганда зур ярдәм күрсәтте. Киләчәктә монда төзекләндерү эшләре башкарырга уйлап торабыз, биналарны яңартырга телибез. Эш башлаганда авыр булды, чөнки баштан ук акча кертмәсәң, табыш алырга мөмкин түгел иде. Умартачылык тармагы - бик чыгымлы. Авыл халкы умартачыларны бал сатып уч тутырып акча эшли, дип уйлый. Ләкин бал сатканчы, кортларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә дә, шактый акча сарыф итәргә кирәк. Эшнең күплеге хакында әйтеп тә торасы юк. Бал акчага әйләнсен өчен шактый тырышасы бар.

“Безнең якта урта рус токымлы кортларны асрау отышлы”

Нуриман Сабирҗанов бал кортлары хакында сәгатьләр буе сөйләргә һәм белгәннәрен башкалар белән уртаклашырга әзер. Һәвәскәр умартачы урта рус токымлы кортларны үрчетүне кулай күрә. “Интертат” хәбәрчесенә ул әлеге бал кортларының өстенлекле якларын атады.



- Урта рус токымыннан булган умарталарны 1980 елдан ук асрыйбыз. Күп кенә умартачылар шуңа өстенлек бирә. Безнең якта бал кортының “урта рус токымлы” дип аталганнарын асрау отышлы. Чөнки алар салкынга чыдам, төрле һава торышын уңай кабул итәләр, кышны яхшы уздыралар, авыруларга да бик бирешмиләр. Балны да күбрәк җыялар. Һава шартлары уңайсыз килгән елларда да 5 тоннадан артык бал алабыз. Кайберәүләр чакмый торган дип кызыгып “карпат”, “карника” кебек чит илдән китерелгән кортларга өстенлек бирәләр. Әмма алар салкынга бирешүчәнрәк, безнең якка яраклашмаган була. Әлеге кортлар үрчем үрчетеп кенә яталар. Тәҗрибәле умартачылар моның шулай икәнен яхшы белә. Без үзебез ана кортлар чыгарабыз, умарталарны пакет итеп сатабыз. Безнең кортларны алыр өчен ераклардан ук киләләр, димәк сыйфаты яхшы, - ди умартачы.

“Бал – ул дару”

Сабирҗановлар гаиләсе чәчәк һәм юкә балы, тома балавыз (прополис), корт анасы сөте (маточное молочко), үлгән кортлардан ясалган төнәтмә, бал икмәген (перга) чит төбәкләргә дә сата. Алар әзерләгән татлы һәм файдалы продуктка ихтыяҗ зур. Самара, Саратов, Башкортстаннан даими сатып алучылары бар. Балның файдалы үзекләре күп икәнлеген барыбыз да беләбез. Белгечләр әйтүенчә, балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, төрле ферментлар, витаминнар, антибиотиклар бар. Шуңа күрә дә без иң элек балны сихәтләнер өчен сатып алабыз.



- Авырып килүчеләр бик күп. Аеруча ашказаны-эчәк авырулары, йөрәк-кан тамырлары, салкын тию, ютәл һәм аяк-куллар сызлаудан интегүчеләр килә. Медицинада балны вирусларга каршы көрәшү, кан сыйфатын яхшырту, борын томавын, ютәлне бетерү, ашказаны эшчәнлеген яхшырту һәм иммунитетны ныгыту өчен кулланалар. Файдалы үзлекләре моның белән генә төгәлләнми, санап китсәң шактый алар. Бездә җитештерелгән умарта продуктлары хакында бик күп мәгълүмат әйтергә була. Мәсәлән, бал икмәге (перга). Гади итеп әйткәндә, кәрәз тишекләренә тутырылган чәчәк серкәсе. Аның составында бөтен файдалы витаминнар һәм аминокислоталар, микроэлемент һәм гормоннар бар. Ашказаны җәрәхәте вакытында кулланырга була, шулай ук гемоглобинны арттыра. Сорыкорт сөтенә ихтыяҗ зур, өлкән яшьтәге кешеләр ала. Ул җенес органнары дисфункцияләрендә, психиатрия, гастроэнтерологиядә аеруча файдалы. Тома балавыз (прополис)ны һәркемнең кулланганы бардыр. Ул вируска каршы көрәшә. Пешкән, яраланган вакытта кулланырга була. Теш авыртуын баса. Гомумән, бал кортларының бар ясаган әйберләре кешене сихәтләндерергә сәләтле. Үлгән бал кортларына кадәр файда китерә, аларны умартачылар “подмор” дип атый, - диде Нуриман Сабирҗановның улы Нияз. Ул нәселе шөгылен инде бар нечкәлекләре белән отып алган.



Умартачы егет “Интертат” хәбәрчесен үлгән кортлардан файдалы төнәтмә ясарга өйрәтте. Ул “подморны” сызлаган урыннарга сөртергә киңәш итә.

Рецепты бик гади: дәвалану өчен ярты литр спиртка үлгән бал кортларын җыеп салабыз. Иң мөһиме - ясалган төнәтмәне караңгы төстәге савытка салырга кирәк, суыткычта ул өч ел сакланырга мөмкин.

Нуриман Сабирҗановның улы Нияз: “70 баш умартам бар”

Бүген инде Нияз да Теләчедә танылган умартачы, аңа киңәш сорарга күп кеше килә икән. Һөнәре буенча ул математика һәм информатика укытучысы, тик әтисенең кәсебен дәвам итү теләге көчлерәк була аның.



- Өч яшемдә үк әтигә булыша башладым. Апам Гөлгенә белән умарталыкта үстек, җәй буе шушында була торган идек. Курку белмичә үстем, кечкенәдән умарта ояларын туздыра идем (көлә). Бал кортларын карау буенча махсус белем алмадым, барысы да әти-әнигә ярдәм итүдән башланды. Хәзер укып кайткан умартачылар да миңа киңәш сорап килә, син бездән күбрәк беләсең, дип әйтәләр. Барысы өчен дә әтигә рәхмәтле мин. Үзем Казан педагогия көллиятен тәмамладым, белемем буенча – математика һәм информатика укытучысы. Шәһәр минем өчен түгел, шуңа күрә укуыны тәмамлагач тизрәк авылга кайттым. Мин – чын авыл баласы, монда төпләнеп калуыма үкенгәнем булмады. Гомумән, авылда эш һәм акча юк дигән кешеләргә аптырыйм. Иң мөһиме теләк һәм үҗәтлек кирәк. Авылда да гөрләп яшәргә була, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

2013 елда әтиләрдән аерылып, үзем умарталар асрый башладым. Хәзер 70 баш умартам бар, киләчәктә аларның санын арттырырга исәплим. Аннан тыш, Теләчедә “Идарәче компаниядә” җитәкче вазыйфасын башкарам. Ике елдан артык Теләче муниципаль районында умартачылык буенча баш инспектор булып эшлим. Төп шөгылем – умартачылык, керем дә шуннан. Четерекле эш, бөтен нечкәлекләрен белеп хезмәт итәргә кирәк. Ялкау булмасан эшләргә була. Күпләр умартаны куйдың һәм җәй ахырында бал аласың да эше тәмамлана, дип уйлый. Аның ел буе вак-төяк эше чыгып тора, без кыш көне дә эштән туктап тормыйбыз, - дип сөйләде Нияз.

“Теләчедә 270тән артык хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә”

- Теләчедә ничә кеше умартачылык белән шөгыльләнә? - дип сорадык Нияздан.



- Теләчедә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый, араларында олылар да, яшьләр дә бар. Эшне башлап ташлаучылар да еш очрый. Язгы нәтиҗәләр буенча, районда 270тән артык хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда дүрт мең баштан артык умарта гаиләсе бар. Һәрберсен аерым санап йөргәнебез юк, авыл җирлегеннән алынган мәгълүматларга таянып эш итәбез. Гадәттә, көз көне, барлык умартачылар бергәләп җыелып, табыш нәтиҗәләре, умарталарны арттыру һәм кышка әзерли башлау турында сөйләшәбез. Социаль челтәрдән, китаплардан файдалы киңәшләр укыйм, мәгълүмат туплыйм. Аннан соң умартачылар белән тәҗрибә уртаклашам, киңәшләр бирәм, яңа эш ысулларын өйрәтәм, - ди умартачы.

“Быел республикада бал булырмы?”

Быел җәйнең июнь ае суык булды. Бер караганда яктырып кояш чыга, озак та үтми җилли-давыллый башлый, ул арада яңгыры да явып уза, аннан тагын кояш чыгып ала… Бер сүз белән әйткәндә, һава торышы көйсезләнде һәм шуңа күрә дә бал җыю соңарган. Әмма Сабирҗановлар бал буласына ышана.



- Уңыш уртача, узган елны күбрәк иде. Кортлар өчен чын җәй күптән түгел генә башланды, булганына риза булырга туры килә. Әлегә һәр оядан ничә кило бал чыга икәнен төгәл генә әйтеп булмый, нәтиҗә ясарга иртәрәк. Ләкин узган ел күрсәткечләр бик югары булды. Мин – 3 тонна, Нияз - 2 тонна бал җитештерде. Әле уңыш җыю сезоны дәвам итә. Җәй азагына кадәр бал аертырга мөмкин, без моңа өметләнәбез. Ә моның өчен шартлар бар: болын-кырларда чәчәкләр ату дәвам итә, шуның өстенә көннәр матурланды, бу исә кортлар өчен бик уңайлы шарт санала. Безнең районда көнбагыш басуы бар, кайбер умарталар аннан җыя, - диде Нуриман Сабирҗанов.



Умартачылар өчен бал аерту әле ярты эш кенә. Иң мөһиме җитештергән продукцияне сату. Танылган умартачылар ул яктан проблемалар юк ди.



- Безнең даими сатып алучылары бар. Балын сыйфатлы икән, аны урнаштыруның авырлыгы юк. Бал аертканны көтеп кенә торалар, көнендә үк алып китәләр. Узган ел 5 тонна балны да урнаштырып бетердек. Авыл халкы да: “Безгә Нуриман балы кирәк”, – дип чират тора. Ярминкәләр дә шактый булыша. Теләчедә үз кибетебез бар, анда хатыным Фәймә сату итә. Табыш бар, сату яхшы бара. Көндәшләребез юк, - ди Нуриман Сабирҗанов.





Бал аерту процессы бик кызыклы. Ул кортлар бал белән тутырган кәрәзле рамнарны умарта савытларыннан алудан башлана. Аннан соң кәрәзле рамнар балкугычка (медогонка) урнаштырыла. Ә инде балкугычта әзер бал барлыкка килә һәм ул аннан савытларга агызыла.

“Яхшы бал берничек тә арзан була алмый”

- Нуриман абый, балыгызны күпмедән сатасыз?

- Яхшы бал берничек тә арзан була алмый. Дөрес, халык бәяне кыйбатсына һәм арзанны эзли. Ләкин бу бик зур хезмәт. Хәзер базарларда Кытайда җитештерелгән балны арзанга саталар, кеше ала. Анда бернинди дә файдалы матдәләр юк, химия тутырылган бал ул. Чын умартачы бал җитештергәндә табыш артыннан түгел, сыйфат артыннан куа. Узган ел балны 1300 сумнан саттык, быел 1500 сумнана сатабыз. Бал аз, шуңа күрә бәяне күтәрдек, - диде умартачы.



Сүз уңаеннан. Казан базарларында балның өч литры 1400-1500 сум, шулай ук 1200-1300гә дә табып була. Аның чынмы - юкмы икәнен ничек белергә мөмкин соң? 

Чын балны аеру өчен Нияз Сабирҗановтан 5 киңәш


1. Чын бал кашыкны әйләндергәндә лента кебек урала һәм өзелмичә ага. Балны кашыктан агызганда игътибар белән карагыз, ул тау формасы ясап өелеп менәргә тиеш.

2. Чын бал тамакны әчеттерә һәм кыра торган була.

3. Таныш умартачылардан гына бал сатып алырга тырышыгыз.

4. Төсенә килгәндә ул гәрәбә (янтарный) булырга тиеш. Юкә балы – аксыл, чәчәкнеке – караңгырак була.

5. Бал артык сыек булмаска тиеш, чөнки сыек бал өлгермәгән була. 


“Дәүләттән ярдәм юк, умартачылар читтә кала”

- Умартачыларга дәүләттән ярдәм бармы? – дип сорадым умартачылардан. Ә алар бертавыштан “Бернинди дә ярдәм юк”, - дип җавап кайтарды.


- Авыл хуҗалыгының башка тармакларына игътибар итәләр, умартачылар читтә кала. Ярдәм районда гына түгел, республикада да күрсәтелми. 2011 елда “Башлап килүче фермер” программасы артыннан йөреп карадым, мәгънәсе юк. Булышам дип торучы булмады. Безгә: “Умартачыларга ярдәм кирәкми”, - дип әйтеп чыгардылар. Бу эшнең авырлыгын аңлаучы, безне ишетүчеләр юк. Әлеге сүзләрне эштән зарланып әйтмим, бары тик умартачыларның барлыгын онытмассыннар иде. Газета битләрендә дә терлек асраучы, яшелчә үстерүчеләрне генә язалар. Безнең хакта телгә алучылар юк. Югыйсә, ярминкәләрдә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән дә сөйләшеп торабыз, исәпкә алганнары булмады, - ди Нияз Сабирҗанов.




Умартачы Сабирҗановлар бал кортлары хакында көннәр буе сөйли ала. Хезмәтләрен шулкадәр яратып, барлык нечкәлекләрен белеп башкаралар. Бергәләшеп яңа аертылган чәчәк балынан да авыз иттек. Ай-яй аның тәмлелеге! Шулай булмыйча, күпме хезмәт кергән бит аңа. Әллә умартачылар шулай тәмләп сөйләгәнгә, үземә дә әлеге һөнәр кызык тоелды. Эх, бал корты чагуыннан курыкмасам икән… 


Фикерләр








Авыл

Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

Авыл халкы мал-туар өчен үтә җаваплы чорга керде. Терлекләрнең ничек кышлавы, язга ничек чыгуы хуҗа һәм хуҗабикәнең тәрбиясеннән тора. “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин һәм районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев белән малларны кышлату үзенчәлекләре; ашату кагыйдәләре; бозаулыйсы сыерга тәрбия; тәмле, йомшак ит алу өчен бозауларны ничек карарга кирәклеге хакында сөйләште. 

Авыл

Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

Авыл хезмәтчәннәре көне алдыннан узучы традицион брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясады, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында хисап тотты һәм үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып узды.

Авыл

"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла