Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында уракка төштеләр: “Уңышлы ел түгел, әмма икмәк бәясе югары булыр”

Татарстанда уракка төштеләр. Игенчеләр әйткәнчә, Комбайнчылар әйтмешли, вакытында башларга, вакытында бетерергә кирәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Апас районында урып җыю эшләрен күзәтеп, комбайнчылар белән сөйләшеп кайтты.

news_top_970_100
Апас районында уракка төштеләр: “Уңышлы ел түгел, әмма икмәк бәясе югары булыр”

Мул уңыш җыеп алырга теләмәгән колхоз бармы икән ул? Колхоз дигәндә, хәзер бит инде алай димиләр, хәзер алар агрофирма. Озын һәм русча сүзләрне татарчалаштырырга өйрәнеп беткәч кенә, кабат чит ил сүзләренә күчтек. Дөрес, чит илдән кергән көчле комбайннарга шундый ук көчле, яңгырап тора торган исемнәр кирәк. Колхоз дип әйтеп булмый бит инде.

31 градус эсселектә эшләгәндә хезмәт хакы күбәяме?

Кырларда эшчеләр уңыш җыя башлауга, халык, сезонлы гореф-гадәт буенча, комбайнчыларның хезмәт хакын саный башлый. Имеш, иң табышлы эш шул. Дөрес уйлыйлар. Апас районы комбайнчылары хезмәт хаклары турында “Аллаһка шөкер, зарланмыйбыз”, диләр. Әмма алар моның өчен тәүлек буе эшли. Кояш ялан басуны кыздыра, күләгәдә плюс 31 градус. “Татар-информ” хәбәрчесе Апас районына җәйнең бик эссе көнендә бару сәбәпле, кырда эшләүче һәр кешенең, шул исәптән көчле машиналарны иярләгән комбайнчыларның хезмәт хаклары чыннан да зур күләмдә булырга тиеш икәнен аңлады.

 Апас районы агрофирмалары игенчеләре киләчәк өчен дә эшли, кырларының уңдырышлылыгын күтәрү максатыннан хезмәт куялар. Бары тик акча өчен генә эшләгәндә башка юллар белән дә китәргә мөмкин бит. 

Апас районына сәяхәтебезне технадзор вәкилләре белән бергә башладык. Алар комбайннарга техник күзәтү уздыра. Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин “Татар-информ” хәбәрчесен үзләренең баш технадзорлары Ирек Солтанбеков белән таныштырды.

- Ел саен урак алдыннан комбайннарны кабул итү була. Хезмәт күрсәтүче агрегатларны да кабул итәбез. Комбайннар  “Агроактив” хуҗалыгында кабул ителә. Һәрбер комбайнны эшләтеп карап, күпме югалту ясавын билгелибез. Минималь югалту булырга тиеш. Ашлык салып, комбайн аркылы үткәрәбез. Әгәр дә комбайннан ашлык коелса, ул шушында күренә. Идеаль булганда ашлык коелмаска тиеш.

Ирек Солтанбеков “Татар-информ” хәбәрчесен үз эше белән таныштырды. Кәефе булмаса да, теше сызласа да (Ильяс Заһидуллин тешең сызлыймы дип сорады аннан), үз эшен тиешенчә башкарды ул. Башкарып кына калмады, хәбәрчегә дә аңлатып җибәрде.

- Беренчедән, комбайнчының категориягә туры килә торган тиешле таныклыгы булырга тиеш. Комбайнның да үз документы була. Барлык документлар буенча комбайннарның завод номерлары туры килергә тиеш. Шуннан соң гына комбайнның техник төзеклеген карый башлыйбыз. Иң беренче итеп сигналны, яктырткыч приборларын карыйбыз. Комбайннар куркыныч машина булу сәбәпле, юлда барганда янып-сүнеп тора торган утлары - мигалкалары булырга тиеш. Тормозларын, кабиналарын, көпчәк торышларын карыйбыз. Резиналар уентыксыз булырга тиеш. Комбайн тикшерүне узмаса, акт төзибез. Әгәр дә уза икән, техник карауны үтте дигән таныклык тапшырыла.

“16 миллионлык комбайнда эшлим”

Көчле комбайннар дип “Палессе” (русча - "Полесье") Белоруссия җитештерүле комбайннарны атадылар. Бу комбайннар былтыр сатып алынган. Импорт комбайннар 16 сезонга, ягъни 16 елга чыдыйлар. Алар 40/60 программасы буенча сатып алынган - 40 процентын хуҗалык түли, 60 процентын - хөкүмәт. Бер комбайн ничә сум тора дип уйлыйсыз? 15-17 миллион! Бер кырда гына уңыш җыярга да берничә комбайн кирәк бит. Комбайннар 40/60 программасы буенча алыну сәбәпле, районга 6-7 миллион сумга төшкән.

“Былтыр уңыш күбрәк иде”

“Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге миллионлы комбайннарның берсендә хезмәт иткән комбайнчы Ленар Шәрипов урып-җыю турында сөйләде.

- Мин комбайнда армия сафларында хезмәт итеп кайтудан бирле эшлим. Мәктәптә дә эшләгән идек. Гомумән, мин комбайнда 10 елдан артык эшлимдер инде. Хәзер инде чит ил машиналары, чит ил комбайннарында эшлибез. Аларда, берсүзсез, эшләргә җайлырак. Комбайннан төшеп, аның янында чабып-нитеп йөрисе юк, барлык уңайлыклар да кабина эчендә. Салонда кондиционерлар да, башкасы да бар, кызу түгел. Эшләргә теләүче яшьләр дә эшләсеннәр, комбайннары бик җайлы, яхшы. Утырып, рәхәтләнеп эшләргә була. Безнең хәзерге вакытта үзебезнең арада да яшьләр күп, яшьләр эшли. Без тәүлек буе эшлибез бит инде. Бер смена көндез – иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр, бер смена төнлә – кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр эшли. Чык төшмәсә, эшләргә була. Шул чык төшкәнче дип эшлибез инде. Уңыш җыю эшләре 20-22 августта, шул август урталарында тәмамланыр инде.

Комбайнда эшләү – ул инде сезонлы эш. Авыр инде, җиңел бирелми. Иртән торып соңга кадәр эшләргә кирәк. Бер комбайнда икәү. Хезмәт хакы төрле елны төрлечә килә. Акчасы күп дигәне дөрес инде, зарланмыйбыз. Уңыш быел былтыргыдан әзрәк. Былтыр 50-55 центнер чыкса, быел инде 32-34 центнер. 

"Комбайнчы көненә 60 тонна тарттырып алса, аның хезмәт хакы көненә 4 мең сум чамасы була. Комбайнчы 110-120 тонна да тарттырырга мөмкин. Әгәр дә 110 тоннага чыкса, хезмәт хакы инде 8 мең була", - дип аңлатты Ильяс Заһидуллин.

"Ак Барс Холдинг" тарта алмады"

Апас районының “Свияга” агрофирмасы "АК Барс Холдинг" идарәче компания составына керә. “Свияга”авыл хуҗалыгы фирмасының икътисадый хәле бүгенгә авыр. Бу хакта хәбәрчегә Апас районы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин сөйләде.

- "АК Барс Холдингта" 5-6 район. Шуларның берсе – менә шушы “Свияга” агрофирмасы. "АК Барс Холдингта" бераз проблема бар. Аларның составында былтыр Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары бар иде. "АК Барс Холдинг" аларны бирде, тарта алмады. Авыл хуҗалыгы бит ул дотацияле, аның гел үзе эшләгән акчасы үзенә җитми. Чыгымнар керемнән күбрәк. 

“Уңыш былтыргыдан азрак булачак, әмма кыйммәтрәк”

Агрофирма эшчеләре ачык йөзле, күңелле, кызык кешеләр. Һәр сүздән мәзәк ясап, тырышып эшлиләр алар. Комбайнчылар зарланмый, барысы белән дә канәгать булып, артык сүз әйтмичә эшлиләр. Әмма хуҗалыкның бүгенге торышы нинди хәлдә икән соң? Мәзәккә җибәрерлекме икән? Шул хакта хәбәрчегә Ильяс Заһидуллин сөйләде.

- Безнең Апас районында 2018 ел урагы 21 июль көнне башланды. Узган ел белән чагыштырып карасак, быел ике атнага иртәрәк чыктык. Хәзерге моментта без 1400 гектар урып-җыю эшләре башкардык. Район буенча шушы урып-җыю эшләре оешкан төстә бара дип әйтергә кирәк. Бүген инде безнең авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан комбайннарны кабул итү көне дә булды. Без һәрбер комбайнны полога аркылы үткәреп, аларның эшләү сыйфатын тикшердек. Район буенча безнең нигездә “Свияга” агрофирмасы эшли. Ул бүген 85 процентка кадәр шушы сөрү җирләрен алып тора. Шуның өчен безнең төп көчләр шушы “Свияга” агрофирмасында. 

Әгәр дә инде урып-җыю эшләренә киләбез икән, былтыргыдан нинди үзенчәлеге була дисәк. Әйткәнемчә, былтыр без 115 мең тонна иген җыеп алган идек, быел инде бу сан кечкенәрәк булачак. Без чамасында 80-85 мең тонна булачак дип көтәбез. Шул ук вакытта район хезмәтчәннәре былтырга караганда икмәк сатып алу бәяләре кыйммәтрәк булыр дип өметләнә. Узган ел без тоннасын чамасы 5 мең сумга саткан идек, быел инде елына күрә уртача сатып алу бәяләре 8 мең сумнан югарырак булса, безнең район өчен экономик яктан отышлы булыр иде дип өметләнәм. Шул ук вакытта без бүген эшкәртү техникасын да кабул иттек. Ул – тракторлар, чөнки нинди генә ел булса да, җирең яхшы итеп эшкәртелгән икән, зур уңышка өмет итәргә була. Безнең район буенча 32 мең гектарда язгы һәм көзге бөртекле культуралар игәсе бар. Шулай ук 2400 гектарда кукуруз бөртеккә чәчелгән.

“Хәзер кеше 11 тавык та асрамый”

Хәзерге вакытта Апас районында “Свияга” агрофирмасыннан тыш 5 хуҗалык бар. Алары уртача алганда 2000-3000 ярымга хәтле җир эшкәртә. Зур агрофирма һәм вак хуҗалыклар торышы мондый: кайбер очракта агрофирма ота, кайбер очракта хуҗалыклар. Агрофирманың башка хуҗалыкларга булышу мөмкинлеге бар. “Свияга” агрофирмасы урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып чыкты. Ул, төп агрофирма буларак, районны финанс яктан тәшкил итә.

"Апас районына уракка комачауларлык чебен дә юк", - диде комбайнчыларның берсе. Биредә уңышны да үз күңелләрен үзләре күрә белеп җыялар. Игенчеләргә концерт бригадалары җырлап, биеп чыгышлар күрсәтә. Бер кызык абый әйтмешли, Апас районы алфавитта да беренче бит ул! Шушыл кызык абыйдан “Татар-информ” хәбәрчесенең, фотограф һәм видеооператорның кәефен күтәргән мәзәк: “Мин гаиләдә 9 нчы бала. Без барыбыз бергә 11 бала. Хәзерге заманада кеше хәтта 11 тавык та карамый”.

Апас районында уңыш әзрәк булыр, елы шундый, дип борчылу белдерәләр. Әмма кайгыга бирешмичә, көне-төне эшлиләр алар. Игенчеләрнең һәрвакыт шулай -  Кайгыга бирелүләр урып-җыю эшләренең ахырына, август урталарына кала.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100