Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан баклажан икрасы

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан баклажан икрасы

news_top_970_100
Җырчы Гөлнара Габидуллинадан баклажан икрасы
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Габидуллина инстаграмында баклажан рецепты белән бүлешкән.

8-9 уртача баклажан
3 баш суган
7 татлы борыч
4 кишер
7 помидор
2 зур баш сарымсак 

Пешерү:

Баклажанны, суганны озынчага яисә шакмаклап турап, үсемлек маен казанга салып парландырып  пешерәбез. Бер 20 минут баклажан пешсен, әзрәк тозлап алабыз, болгатып алырга онытмыйбыз.

Аннары татлы борыч hәм кишер салабыз. Үсемлек маен әз-әзләп салырга онытмыйбыз. 20 минут шушы масса кайнасын. 

Аннары шуңа помидор кушабыз. Изелгәнче 20 минут пешсен. Иң ахырдан сарымсак салабыз, 5 минут кайнап алсын.

Стерилизацияләнгән банкаларга тутырабыз, 9 процентлы аш серкәсе салабыз

1 литрлы банкага -1-2 аш кашыгы аш серкәсе, 700 граммлы банкага - 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100