Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айсылу Габдиновадан каймак бәлеше рецепты

Җырчы Айсылу Габдиновадан каймак бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җырчы Айсылу Габдиновадан каймак бәлеше рецепты
Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 250 - 300 грамм он, 0,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен: 500 грамм 20 процентлы каймак, 4 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, ярты кап ванилин.

Ингредиентларны кушып камыр ясарга һәм эчлек ясаганчы суыткычка куеп торырга.

Атланмай сөртелгән табага камырны җәеп, өстенә эчлекне салырга, 180 градус җылытылган духовкада 40 минутлап пешерергә. 

"Бик тәмле һәм җиңел. Чизкейкларың читтә торсын!" - дип язган җырчы "Инстаграм" битендә.

Комментарийларда берәүләр "каян вакыт табасың, гел гастрольләрдә бит" дип аптыраса, икенчеләре "уңган кыз, кияүгә чыга аласың" дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100