news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айсылу Габдиновадан кабак бөккәне рецепты

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграмда кабак бөккәне рецепты белән уртаклашкан. "Бүген кабак бөккәне пешереп карадык, безгә бик ошады. Рецепт безнеке түгел, ләкин тәмле булгач, сезнең белән дә бүлешәсем килә", - дип язган җырчы. Комментарий язучыларның берсе "май аз саласыз" дип язып калдырган.

news_top
Җырчы Айсылу Габдиновадан кабак бөккәне рецепты
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 150 г көнбагыш мае, 1 аш кашыгы майонез, тоз, он. 

Ингредиентларны салып, йомшак итеп камыр басарга.

Эчлек өчен: 1 стакан дөге, уртача кабак, бераз йөзем җимеше, 100 г шикәр комы, 100 г атланмай, тоз.


Дөгене бүрттерергә, кабакны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып, болгатырга.

Бөккән ясарга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар