Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ясмык ашы рецепты

Кузаклы культураларның кеше организмына файдасы турында язып торырга кирәкмидер. Шулар арасында ясмык (чечевица) исә бигрәк тә өстен. Ясмыкны диетологлар да кешенең туклану рационына кертергә киңәш итә.

news_top_970_100
Ясмык ашы рецепты

Ингредиентлар: 2 литр су яки тавык шулпасы, 2 стакан ясмык, әзрәк бәрәңге, сарымсак (теләсәң бераз суган, кишер), 3 аш калагы көнбагыш мае һәм 2 аш калагы томат пастасы.

Шушы кирәкле барлык ингредиентларны шулпа яки суга салабыз, кайнап чыкканнан соң 45-50 минут талгын утта пешерәбез. Әзер булгач, уттан алабыз һәм миксер яки блендер белән болгата-болгата ваклыйбыз, пюре хәленә китерәбез. Табынга биргәндә ашның өстенә кипкән бөтнек уып салабыз.

Ясмык ашын вак сохари белән ашарга киңәш итәбез. 

Ә сохарины исә искерә башлаган, ашалмый яткан ипиләрдән әзерләргә була. Моның өчен ипине шакмаклап турыйбыз. Бераз сыек май алабыз, аңа тоз, борыч, үзегезгә ошаган башка тәмләткечләр (мәсәлән, паприка, киптерелгән төелгән сарымсак һ.б.) салып, майны бераз чәнечке белән туглап алабыз. Шушы майны ипи өстенә салып, ипи шакмакларының һәрберсенә тәмләткечләр сеңгәнче, ипи күп булса кул белән, әз булса калак белән болгатабыз. Кызган мичкә куеп, ипиләрне киптерәбез. 

Табынга сохарины тәлинкәгә салып чыгарабыз, кирәк кеше үзенә кирәгенчә ашка сала.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100