Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Валчыклы алма бәлеше (рецепт)

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан валчыклы алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Валчыклы алма бәлеше (рецепт)
Камыр өчен: 250 гр он, 100 гр ак май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш кашыгы салкын су.

Эчлек өчен: 4-5 сусыл алма, 2-3 аш кашыгы джем (персик повидлосы мөмкин).

Майны он белән уабыз. Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, салкын су кушып, валчыкларны шар рәвешенә китерәбез дә икегә бүләбез. Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш. Бер кисәк камырны пергамент кәгазе җәелгән табага угычтан уабыз һәм тигезлибез.

Кыргыч аша чыгарылган алмага повидло кушып болгатабыз да камыр өстенә салабыз.

Эчлек таба кырына ук җәелми. Таба кырыннан бер-ике см кала. Өстенә икенче өлеш камырны уып, кызган мичкә пешерергә куябыз. 40 минут чамасы пешерәбез.

Пешеп чыккач, суытып, чәй янына бирәбез! Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100