Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вак пицца рецепты

Бу вак пицца рецептын миңа Казанда яшәүче икетуган сеңлем Әлфия Газизова бирде. Бик җайлы рецептны сезгә дә тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Вак пицца рецепты
Камыр өчен: 350-400 мл кайнаган су, 50 мл сыек май, 650 г он, 1 бал кашыгы тоз, 1 кап (10 г) коры чүпрә.
Йомшак итеп камыр басарга һәм бер сәгатькә каплап куярга.
Эчлек өчен: пешкән яки ярымысланган колбаса, каты сыр, помидор.
Ингредиентларны шакмаклап турарга.
Камырны шарларга бүлгәләргә һәм 30 минутка кабарырга калдырырга. Аннары камыр өстенэ стакан белән басып эз ясарга, шунда бер уч эчлек салырга.
Камыр кырыйларын йомырка белән майларга һәм өстенә көнҗет орлыгы сибәргә.
200 градуска кадәр кызган мичтә 25-30 минут пешерергә, өстәлгә бирер алдыннан пицца өстенә яшеллек сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100