Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун минутта пешә торган пицца

Плитә өстендә генә пешереп ала торган пицца рецепты духовка булмаган вакытта кулай.

news_top_970_100
Ун минутта пешә торган пицца

Тиз пешереп ала торган пицца камыры өчен 4 аш кашыгы майлы кефир, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы он, 1 йомырка, бер чеметем тоз, бер чеметем аш содасы кирәк. Шушы әйберләрне кушып, коймак камыры куелыгындагы камыр ясыйбыз. Бу камыр 20 см радиуслы таба өчен чамалап эшләнгән.

Камыр ял итеп алган арада, пицца өчен эчлек әзерлибез. 15 телем колбаса кисәбез, 1 помидор һәм 1 тозлы кыярны боҗралап турыйбыз. 50 грамм чамасы каты сырны угычтан уабыз.

Табаны ут өстенә куеп, җылытып алабыз, майлап җибәрәбез. Кызган табага камырны агызабыз. Камыр өстенә нокталап кетчуп агызабыз. Кыяр телемнәрен тезәбез.

Кыяр өстенә колбаса кисәкләрен куеп чыгабыз, өстенә помидор кисәкләрен куябыз һәм сырны таратып салабыз. Өстенә яшел укроп та сибәргә була. Гомумән, эчлекне һәр хуҗабикә үз теләгәнчә ясый ала. Кем сырны күбрәк ярата, башкалар кыярны күбрәк яки азрак сала ала.

Пиццаны ясап бетергәч, таба капкачын каплыйбыз һәм 8–10 минут сүрән генә утта пешереп алабыз. Сыр эреп беткәч — пицца әзер дигән сүз инде. Камыр пешеп бетсен өчен, ун минуттан бераз озаграк та тотарга була. Көеп китмәсен — утны зур итеп ачмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100