Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томалап пешерелгән йорт куяны ите

Йорт куяны ите диетик һәм дәвалау үзлегенә ия. Куян итен балалар, өлкәннәр, бәби көткән хатын-кызлар да курыкмыйча ашый ала. Анда аксым, магний, фосфор, калий, кальций, төрле витаминнар бар, ә май юк диярлек. Бу диетик итне төрле соусларда, шулпада, каймакта томалап пешерәләр.

news_top_970_100
Томалап пешерелгән йорт куяны ите
Әгәр яшь куян ите булса, 2-3 сәгатькә суга яки сөткә салып торырга, ә карт ит булса, аш серкәсе белән маринадларга куярга кирәк. Бу кайбер йорт куяннарында булган ят исне бетерә һәм итне йомшак итә. 



Итнең ике ягын да майда кыздырып алырга, аннары кәстрүльгә ит күмелер-күмелмәс шулпа, ярымбоҗралап суган, кишер турап салырга, тоз һәм борыч сибәргә дә сүрән утта томалап пешерергә. Шулай ук лавр яфрагы, канәфер, сарымсак, яшел тәмләткечләрдән петрушка, укроп, базилик кулланырга мөмкин.


Гарнирга дөге, макарон, бәрәңге боламыгы, җәйге салат белән бирергә мөмкин.


Ашаган ризыгыгыз файдалы булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100