Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз маринадланган шампиньон гөмбәсе

Казанда яшәүче Дамира Максутова тәмле ризыклар пешереп кенә калмый, ә аларны матур итеп бизи һәм "тәмле" итеп фотога төшерә.

news_top_970_100
Тиз маринадланган шампиньон гөмбәсе
Гөмбәләрне юарга, маринад ясарга.

400 грамм гөмбә өчен маринад: 0,5 литр су, 1 аш кашыгы өеп тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы.

Барысын бергә болгатырга һәм утка куярга. Су кайнап чыккач, 2 канәфер, 5 кара түгәрәк борыч, 3 хуш исле түгәрәк борыч, дәфнә яфрагы, гөмбә.

 5-7 минут пешерергә. 

Аннары 2 аш кашыгы аш серкәсе, 1 аш кашыгы үсемлек мае салырга. Барысын бергә 1-2 минут кайнатырга һәм уттан алырга.

Тозлык суынгач, суыткычка куярга. Иртән ашарга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100