Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык ите белән бодай ярмасы боткасы

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан бодай ярмасыннан тәмле ботка рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тавык ите белән бодай ярмасы боткасы
Ингредиентлар: бодай ярмасы, башлы суган, кишер, тавык түше, карри, ардамон, имбир, ачы кызыл борыч, куркума, шикәр комы, ак шәраб, үсемлек мае, кайнаган су.

Ингредиентлар чама белән алына. Беренче эш итеп табада үсемлек маенда суган һәм кишерне кыздырырга, биш минуттан тавык итен өстәргә. Аннары 1 чәй калагы карри, 0,5 чәй калагы кардамон, 1 чәй калагы имбир, 1 кисәк ачы кызыл борыч, чәй калагы очында куркума, 1 чәй калагы шикәр комы салып, болгата-болгата биш минутлап кыздырырга,  ярты стакан чамасы ак шәраб өстәргә.

Шәрабның спирты чыгып беткәнче кайнатырга, тоз өстәргә һәм ит өстенә юылган бодай ярмасын салып тигезләргә. Болгатырга кирәкми. 1-1,5 см чамасы ярма өстеннән чыгып торырлык итеп су өстәргә һәм көчле утта быгырдатып кайнатырга.

Соңыннан өстен каплап, сүрән утта суы беткәнче пешерергә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100