Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы вафля рецепты

Татлы вафля бәйрәм өстәлен бизәп торачак. Балалар һәм олылар өчен дә тәмле татлы ризык булачак.

news_top_970_100
Татлы вафля рецепты
Камыр өчен: 6 эре йомырка, 2 кап 200 әр граммлы “Пышка” яки “Хозяюшка” маргарины, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, чама белән он. 

Крем өчен: куертылган сөт (вареная сгущенка). 

Бизәү өчен: кондитер бизәкләре яки вакланган әстерхан чикләвеге. 

Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Вафли табасының ике ягын да кыздырырга, үсемлек мае белән майларга һәм уртасына кашык белән камыр салырга. Ике ягын да кыздырырга. Аннары вафлины алырга һәм кайнар килеш конус кебек төрергә. Шундый тәртиптә пешереп бетерергә. Табаның зурлыгына карап камырны күпме саласын чамаларга, ул аз да һәм таба кырыйларына агып та чыгарга тиеш түгел. 

Вафлилар суынып беткәч, крем салырга һәм бастырып тезәргә. Крем өстенә кондитер бизәкләре яки вакланган әстерхан чикләвеге сипсәгез матур булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100