Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан ташкабак торты рецепты

Исмегөл апа Зәйнуллина үз сәхифәсендә ташкабактан торт рецептын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Исмегөл ападан ташкабак торты рецепты
Ингредиентлар: 2 уртача зурлыкта ташкабак, 3 йомырка, 1 аш кашыгы өеп тоз, борыч, 3 аш кашыгы он.

Ташкабакны угычтан уарга, тоз салып, беразга суы чыгарга калдырырга. Суы чыккач, бик ныгытып сыгарга, шуңа йомырка, тәмләткечләр салырга, он салып артык сыек булмаган масса ясарга. 

Майлы, кызган табага коймак рәвешендә салып, сүрән утта ике ягын да пешерергә. Пешкәннәренең артык маен сеңдерер өчен кәгазь салфетка өстенә куеп торырга.

Крем өчен: майонез яки каймак, 1-2 тырнак сарымсак, туралган укроп.
 
Барысын бергә болгатырга да ташкабак коймагы өстенә сыларга, аның өстенә помидор кисәкләре тезәргә, тагы ташкабак коймаклары һәм шулай дәвам итәргә. Дүрт ташкабак коймагы була, өстен теләгәнчә бизәп куярга була.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

КАБАЧКИДАН ТОРТ 2 уртача зурлыкта кабачки 3 йомырка 1 аш кашыгы оеп тоз Борыч 3 аш кашыгы он Кабачкины кыргыч аша чыгарырга, тоз салып, беразга суы чыгарга калдырырга. Суы чыккач, бик ныгытып сыгарга, шуна йомырка, тэмлэткечлэр салырга, он салып артык сыек булмаган масса ясарга. Майлы, кызган табага коймак рэвешендэ салып, сурэн утта ике ягын да пешерергэ. Пешкэннэренен артык маен сендерер очен кэгазь салфетка остенэ куеп торырга. Тортнын кремы Майонез яки каймак 1-2 тырнак сарымсак Туралган укроп Барысын бергэ болгатырга да кабачки коймагы остенэ сыларга, анын остенэ помидор кисэклэре тезэргэ, тагы кабачки коймаклары хэм шулай дэвам итэргэ. 4 кабачки коймагы була, остен телэгэнчэ бизэп куясын. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #кабачковыйторт

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100