Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабак һәм болгар борычыннан кабымлык

Мөслим районының "Авыл утлары" газетасы сайтыннан Ольгино авылыннан Татьяна Шахмаеваның ташкабак һәм болгар борычыннан кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ташкабак һәм болгар борычыннан кабымлык
Кабымлык өчен: 3 кг ташкабак, 5 болгар борычы, 700 мл томат пастасы, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 3 аш калагы тоз, 3 аш калагы 9 процентлы аш серкәсе, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч.

Ташкабак белән борычны иттарткыч аша чыгарырга. Сарымсакны угыч аша чыгарырга, тәменә карап яшел тәмләткечләр, борыч салырга.

Калын төпле кастрүльгә көнбагыш маен салып җылытырга, томат пастасы кушарга. Аннан соң ташкабак, шикәр комы, тоз салырга да кайнатып чыгарырга. Әзер массага болгар борычы өстәргә һәм 40 минут пешерергә. Соңгы 15 минутта – борыч, тоз сарымсак, сүндерергә 5 минут калгач, аш серкәсе салырга.

Әзер кабымлыкны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга.

Кабымлыкны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга була.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100