Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарталеткада экзотик кабымлык

Әлмәттә яшәүче Рәдифә Ногмановадан табынга куярга матур һәм тәмле кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тарталеткада экзотик кабымлык
Паста өчен: 2 авокадо, ярты лимон согы, тәменчә тоз. Авокадоны блендерда вакларга һәм башка ингредиентларны салып болгатырга.

Бу массага аз тозлы сөләйман балыгы (лосось) турап салырга мөмкин. Ипигә ягып ашарга да бик тәмле булачак.

Тарталеткага шулай ук мидияләр салырга кирәк булачак. Аларны әзер килеш кибеттән сатып алырга мөмкин. Ә туңдырылган мидияләрне үзегез пешерсәгез арзанга чыгачак.

Туңдырылган мидияләрне эретергә, чистартырга. Үсемлек маена сарымсак салырга һәм мидияләрне салып 1-2 минут томалап тотарга. Табаны уттан алгач лимон согы, тоз, борыч кушарга.

Хәзер кабымлыкны формалаштырабыз. Тарталеткага авокадо пастасы салырга, өстенә 3 мидия, 1 яшел, 1 кара зәйтүн җимеше куярга.

Мондый кабымлык өстәлне бизәячәк һәм экзотик ризыклар яратучылар күңеленә хуш киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100