Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тәския" салаты

"Бу рецепт минем уземнеке, көзгә калдык яшелчәләр жыела, шулардан искиткеч салат килеп чыга. Иң мөһиме, вакламаска, бөтен килеш салырга", - дип яза Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова.

news_top_970_100
"Тәския" салаты
20 литрлы кәстрүльгә: 5-6 литр помидор суы, 2 кг баклажан, 2 кг ташкабак, 2 кг кыяр, 2 кг вак кишер, 1 кг вак суган, 3-4 татлы борыч, 500 г аш серкәсе, 2 стакан шикәр комы, 150 г тоз, 10-15 дәфнә яфрагы, 1 пакет базилик, 1 пакет хнели-сунели тәмләткече, 10 г төелгән кара борыч, 3-5 аш кашыгы түгәрәк борыч, 1 пакет кориандр.

Помидорны пешекләргә, кабыгыннан чистартырга, тураклап пешерергә һәм блендер белән вакларга. Шунда барлык яшелчәләрне эре итеп турап, ә кайберләрен бөтен килеш салырга. Үзегез яраткан тәмләткечләрне сала аласыз.

Урамда учакта казанда пешерергә, учакта бөтен калалар, ә газда таралып бетә. 45-50 минут сүрән утта пешерергә, аннары стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куярга.

"Салат 20 литр чыкты,  телеңне йотарлык тәмле була, банкалар атмый,", - дип яза хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100