Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмле ит белән бәрәңге рецепты

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан "Тәмле ит белән бәрәңге" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тәмле ит белән бәрәңге рецепты
Итне юарга, суын саркытырга, турарга, тапаларга, тоз һәм борыч сибеп, бераз "ял" иттерергә. 

Ул арада бәрәңгене чистартырга һәм телемләп турарга. 

Соус өчен: 15 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы гәрчич (горчица), базилик һәм башка тәмләткечләр. 

Итне майлы табага тезәргә. Аннан телемләп туралган бәрәңгене тезеп чыгарга. Өстенә әзер соусны салырга. 

Кызган мичтә 40-45 минут пешерергә. 

Ул арада табада ярымбоҗра итеп туралган суганны кыздырырга. Итне пешеп чыгар алдыннан, мичтән алырга, өстенә кызган суганны салырга. Шул ук вакытта угыч аша чыгарылган каты сырны суган өстенә салып, бер 10-15 минутка тагын мичкә куярга. 

Әзер ризыкны табынга кайнар килеш бирергә. 

"Әгәр карт сыер ите икән, тапаланган итне шушы соуста берничә сәгать тотыгыз. Йомшак булып пешәр. Суганны кыздырганда яраткан кеше суган янына гөмбә турап сала ала. Ул вакытта ризык тагын да туклыклырак, тәмлерәк булачак. Тәмле булсын!", - дигән уңган хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100