Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочник рецепты

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүче Дилә Сафинадан сочник рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сочник рецепты
Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 5 аш кашыгы каймак, 50 г атланмай, 1 чеметем тоз, 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка агы, 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, ванилин.

Йомырка сарысын сочникларны майлау өчен калдырырга.

Камыр ясарга һәм 20-30 минут "ял иттерергә".

Аннары камырдан вак түгәрәкләр ясарга, эчлек салырга да, кыстыбый сыман итеп куярга. Йомырка сарысына 1 аш кашыгы су кушарга һәм сочникларны майларга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100