Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын суда һәм коры килеш аз тозланган кыяр рецептлары

Кыяр мул булып үскән чорда, һичшиксез, әлеге яшелчәне күп итеп ашап калырга кирәк. Яңа гына өзелгәнен дә, аз тозланганын да. Сезгә ике рецепт тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Салкын суда һәм коры килеш аз тозланган кыяр рецептлары

Коры килеш капчыкта тозлау ысулы

Бер кило чамасы кыярны юып, баш-башларын кисеп чыгабыз. Кыярның күләмен үзегезнең ихтыяҗдан чыгып чамалагыз. Полиэтилен капчыкка сыярлык булсын. Кыярлар эре икән, икегә бүләргә кирәк. Капчыкка тагын бер аш калагы тоз, әз генә шикәр комы, туралган сарымсак (3-4 тырнак алырга була, кемгә ничек ошый), күп итеп яшел укроп, зонтларын, сабакларын да салырга була (ләкин капчыкны тишәрлек булмасын), берничә карлыган яфрагы салабыз. Капчыкның өстен бәйләп, шушыларны барысын бергә дөбер-шатыр астын-өскә әйләндереп болгатабыз. Үткән-сүткәндә шулай әйләндергәләп алабыз. Бер-ике сәгатьтән соң инде кыярлар ашарлык һәм искиткеч тәмле була!

Салкын су белән аз тозланган кыяр

Бу ысул да бик тәмле. Тик алай тиз әзер булмый, суыткычта тәүлеккә якын торырга тиеш. Иң әүвәл 1 литр су алып, шунда 1 аш калагы шикәр комы һәм 2 аш калагы тозны эретәбез. Аннан контейнер, яки банка алып, төбенә кемгә нинди яшел тәмләткечләр ошый, шуларны салабыз – укроп, аның сабагы, зонтлары, керән яфрагы, лавр яфрагы... Шулай ук түгәрәк кара борыч, сарымсак куябыз. Юылган һәм баш-башлары киселгән кыярларны тезеп чыгабыз һәм өстенә алдан әзерләп куйган тозлы суны салабыз. Контейнерның өстен ябып, суыткычка куябыз.

Шушы август аенда яшь бәрәңгене әрчемичә генә суда пешереп, янына аз тозланган кыярларны куеп, үзегезне сыйлагыз әле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100