Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маринадланган кәбестә рецепты

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан маринадланган кәбестә рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Маринадланган кәбестә рецепты
3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 10 данә түгәрәк борыч, 2 сабак укроп.

Маринад өчен: 4,5 литр су, 5-6 лавр яфрагы, 220 грамм тоз, 500 грамм шикәр комы, 400 грамм 9 процентлы аш серкәсе.

Банкаларны стерильләштерергә, кисәкләп турап кәбестә тутырырга кирәк. Аннары кайнар су салып, 15 минут тотарга һәм суын түгәргә. Кәбестәгә маринад салып, стерильләштерелгән капкачлар белән ябып куярга. 

"Ел саен кәбестәләрне шулай маринадлыйм, бик тәмле була", - дип ышандыра Гөлнара ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100