Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маринадланган гөмбә рецепты

“Рядовка” яки “синяя ножка” гөмбәсен маринадлауның иң гади ысулын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Маринадланган гөмбә рецепты
Беренче эш итеп гөмбәне яхшылап юарга, туфрактан һәм үләннәрдән арындырырга. Зур гөмбәләрне берничә кисәккә ваклап, кортсыз булуына ышанырга.



1 кг гөмбә өчен маринад: 1 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 6 данә канәфер, 3 хуш исле борыч, 5-6 кара борыч, 2 тырнак сарымсак.

Гөмбәләрне 30 минут пешерергә, суын саркытырга һәм янә яхшылап юарга кирәк. Икенче кабат гөмбәләргә маринад салып, 30 минут пешерергә. Пешеп чыгарга 10 минут кала аш серкәсе салырга.

Тәмләткечләрне һәр банкага аерым да салырга мөмкин.

Гөмбәне стериль банкаларга салып, стериль капкач белән ябарга.


Табынга биргәндә гөмбәләрне салкын су белән юарга, саркытырга, ярымбоҗралап суган турарга һәм үсемлек мае белән болгатырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100