Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Токмач запеканкасы

Төшке ашка токмач запеканкасы ясарга тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Токмач запеканкасы
Запеканка өчен: 300 грамм токмач, 300 грамм фарш, 2 уртача суган, тоз, борыч, 250 грамм кибет каймагы, 1 йомырка, 70 грамм сыр, үсемлек мае, укроп.

Беренче эш итеп макаронны суда пешерергә, суын саркытырга, үсемлек мае салып болгатырга. Үсемлек мае салыган табага фарш һәм суган салып кыздырырга, тоз, борыч сибәргә.

Аннары табаны майларга, макаронның яртысын җәяргә, аннары фарш, янә макарон салырга. Өстенә агызу өчен кибет каймагына йомырка, вак итеп туралган укроп, уылган каты сыр, бер чеметем тоз сибеп яхшылап болгатырга һәм макарон өстенә тигезләп салырга.

20-30 минутка мичкә озатырга. Табынга шакмаклап кисеп бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100