Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл алма повидлосы

Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Сания Әхмәтҗановадан кызыл алмадан повидло рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кызыл алма повидлосы
1 кг алмага - 1,5 стакан исәбеннән су салырга, кабыклы килеш туралган алманы изелгәнче пешерергә.

Изелеп пешкән алманы иләктән сытып чыгарырга яки капрон челтәр белән сыгарга.

1 кг алма измәсенә 800 г исәбеннән шикәр комы салып, куерганчы пешерергә. Алма баллы булса, 750 г шикәр комы да җитә.

Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырырга кирәк.


"Шкафта да бик яхшы тора. Коймак яки кабартма белән кышка кадәр ашап бетермәсәләр", - дигән шагыйрә.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

КЫЗЫЛ АЛМА ПОВИДЛОСЫ 1. 1 кг АЛМАГА - 1,5 стакан исәбеннән СУ салып, кабыклы килеш туралган алманы изелгәнче пешерәбез. 2. Изелеп пешкән АЛМАНЫ кыл иләктән сытып чыгарабыз. Мин капрон челтәр белән сыктым. 3. 1 кг АЛМА ИЗМӘСЕНӘ 800 г исәбеннән шикәр комы салып, куерганчы пешерәбез. Алма баллы булса, 750 г шикәр комы да җитә. 4. ПОВИДЛОНЫ кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Шкафта да бик яхшы тора. Коймак яки кабартма белән кышка кадәр ашап бетермәсәләр. #санияәхмәтҗанова #саниягәрәбә #алмаапай #повидло #алмаповидлосы #остататар #уңгантатар #татаркызы #алма #ашсу #заготовки #тәмлетамак

Публикация от Сания ГӘРӘБӘ/ ӘХМӘТҖӘНОВА (@saniye_gerebe)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100