Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыздырылган сарымсаклы бәрәңге

Май бәйрәмнәрендә бу бәрәңге белән  әнинең апасы Әнисә Мөхәммәтҗанова сыйлады. Шундый тәмле иде, барыбыз да "ничек пешердегез" дип рецепт сорарга керештек.

news_top_970_100
Кыздырылган сарымсаклы бәрәңге
Бәрәңгене әрчергә, урталай бүләргә.

Сарымсакны угычтан уарга яки сыткыч белән сытарга. Аның өстенә майонез (яртысына кибет каймагы салырга мөмкин), тоз, борыч, тәмләткечләр салырга һәм яхшылап болгатырга. Мин тоз белән бик аз гына кызыл борыч сиптем.

Шушы соуска бәрәңге салып болгатырга.

Табаны майларга һәм бәрәңгене тигез ягы белән тезеп чыгарга.

180 градуска кадәр кызган духовкага 30-40 минут пешерергә. Духовкада артыгын тотарга ярамый, бәрәңге катып китә. Чәнечке белән пешкәнлеген тикшереп торырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100