Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыздырылган пилмән

Пилмәнне шулпада пешереп һәркемнең ашаганы бар. Менә кыздырып ашап карагыз әле, бик тәмле.

news_top_970_100
Кыздырылган пилмән
Пилмән камыры: 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы кайнар су, он.

Ингредиентларны кушып камыр басарга һәм өстенә каплап, 15 минут ял иттерергә.

Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, суган, кәбестә, тоз һәм борыч.

Фаршка иттарткычтан чыгарылган яки блендер белән вакланган суган салып болгатырга. Икенче савытта вак итеп туралган кәбестәгә тоз сибәргә һәм суы чыгарлык итеп уарга. Ике тәлинкәне берләштерергә һәм борыч сибәргә.

Камыр һәм эчлек әзер. Пилмән ясарга һәм катырырга куярга.


Аннары табага үсемлек мае салырга һәм каткан пилмәннәрне салып кыздырырга, икенче ягын әйләндерергә. Соя соусы һәм, аз гына су (пилмәннәр күмелерлек булмасын) салып, каплап биш минут пешерергә.

Табынга яшеллек сибеп бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100