Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корт һәм корттан катлама рецепты

Корт яки кызыл эремчек ясау өчен гади рецепт тәкъдим итәм. Аннары  чәй эчәргә корттан катлама да пешерергә мөмкин.

news_top_970_100
Корт һәм корттан катлама рецепты
Корт өчен: 1,5 кг эремчек, 1 литр сөт, 230 г шикәр комы. 

Эремчеккә сөт салып кайнатырга куярга. Бүленеп чыккан суы шактый кимегәч шикәр комы салырга һәм суы беткәнче, кызара башлаганчы сүрән утта кайнатырга кирәк. 
 
Аннары бер пешерерлек итеп пакетларга тутырып туңдыргычка куярга. Шулай ук духовкада киптерергә мөмкин. 

   
Болай ясалган корт баллы була, аның белән чәй дә эчәргә мөмкин. Гөбәдия пешергән очракта да корт өстенә шикәр комы салырга кирәкми. 

Кортлы катлама камыры өчен: 300 г он, 1 йомырка, 125 мл сөт, 20 г шикәр комы, 50 г атланмай, ванилин, тоз, 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч. Майлау өчен - 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы су. 

Эчлек өчен: 500 г корт, 100 г кибет каймагы, 120 г сөт, тәменчә шикәр комы. 

Кортка каймак һәм сөт салып пешереп алырга, аннары суытырга.

Камыр басарга һәм токмач җәеме кебек, әмма калынрак итеп җәяргә. 1/3 өлешенә эчлекне җәяргә һәм камырны әйләндереп салырга, янә эчлек салырга һәм камырны бөгеп куярга. Катламаның өстен чәнечке белән тишеп чыгарга.

Табага пергамент кәгазь җәяргә. Катламаны табага салырга, йомырка сарысы белән майларга. Аннары 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут яки алтынсу төскә кергәнче пешерергә. 



Чәй янына биргәндә шикәр оны сибәргә мөмкин. Катлама сөт белән эчәргә дә тәмле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100