Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган аш-су остасы Резидә Хөсәеновадан кара җимешле каймак бәлеше

Танылган аш-су остасы, "Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы Резидә Хөсәеновадан кара җимешле каймак (сметанник) бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Танылган аш-су остасы Резидә Хөсәеновадан кара җимешле каймак бәлеше
Камыр өчен: 600 г он, 200 г сөт, 100 г атланмай (ак май), 2 йомырка, 100 г шикәр, 20 г чүпрә, бер чеметем тоз

Эчлек өчен: 400 г каймак, 4-5 йомырка, 200 г шикәр, ванилин, 300 г кара җимеш, 50 г атланмай (ак май), 50 г үсемлек мае

Камыр ясау өчен йомыркага җылы сөт, чүпрә, шикәр, тоз кушабыз да килеп чыккан массаны туглыйбыз. Шуңа эретелгән ак май салабыз, он кушабыз да камыр басабыз. Камыр бераз күперсен өчен 15-20 минутка җылы урынга куябыз.

Эчлек өчен йомырканы яхшылап туглыйбыз. Шикәр салып тагын туглыйбыз. Каймак, тәменчә ванилин өстәп тагын болгатабыз. Алдан ук суда җебетелгән кара җимешне иттарткыч аша чыгарабыз. Шикәр, эретелгән ак май салабыз, яхшылап туглыйбыз.

Камырны майланган табага җәеп салабыз, махсус формалар да кулланырга мөмкин. Эченә башта кара җимеш җәябез, соңыннан каймактан әзерләнгән эчлекне салабыз. 

Әзер бәлешне газ мичендә пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100