Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара җимешле-чикләвекле пирог рецепты

Хәзерге вакытта "модадагы" караҗимешле-чикләвекле пирогның рецепты белән уртаклашам.

news_top_970_100
Кара җимешле-чикләвекле пирог рецепты
Камыр өчен: 100 гр өй җылылыгындагы каймак, 100 грамм өй җылылыгындагы атланмай, 1 йомырка,1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1,5 чәй калагы коры чүпрә, чама белән он.

Эчлек өчен: 200 гр төшсез караҗимеш, 200 грамм кибет каймагы, 150 грамм кертылган сөт (сгущенка), 50 грамм әстерхан чикләвеге, 2 йомырка.

Эш барышы: 

Иң элек караҗимешне җылымса суга салабыз да, йомшаргач иттарткычтан чыгарабыз, әче булса шикәр комы салабыз, куе булса кайнаган су салып болгатып куябыз.

Барлык катнашмаларны салып камыр басабыз да, бер 15 минут өстен ябып торабыз.

Әзер камырны җәябез, майланган табага куябыз, караҗимеш катнашмасын салабыз да җәябез.

Йомырканы күпертәбез, каймак, сгущенка салабыз, болгатабыз.

Шушы катнашманы караҗимеш өстенә агызабыз.

Өстенә чикләвек уып салабыз.

Пирогның кырыйларын матур итеп ясыйбыз да, мичкә пешәргә озатабыз. 200 градуска кадәр кызган мичтә 40 минутлап пешә. 

Тәмле булсын!!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100