Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак кәнфитләре

Кабак кәнфитләре, цукаты дигән тәмлүшкә ясау рецептын тәкъдим итәм. Эше озак, шулай да нәтиҗәсе тәмле булгач эшләргә була. 

news_top_970_100
Кабак кәнфитләре
Кабакны бармак буе кисәкләргә турадым, 1 л суга 1 бал калагы сода исәбеннән эремәгә күмелгәнче салып төнгелеккә калдырдым. Иртән суын түгеп, салкын суда әйбәтләп юдым. 

1,2 кг шикәр комын 300 г су кушып ширбәт кайнаттым, кабак өстенә коеп 6-8 сәгать тоттым. Кабактан сок аерылып чыга. Артык сыекчасын сөзеп, лимон кислотасы салып 10 минут пешереп алдым да суында тагын төн чыкты. 

Кабагын сөзеп пергамент җәелгән калайга җәеп 4 сәгать 100 градуста тоттым. Суынгач шикәр онында әвәләдем. 

6 кг кабакка 3 өлеш шикәр комы, 50 г лимон кислотасы кулландым. Кислота урынына лимон, әфлисун куллансаң да яхшы.

Шушы ук рецепт белән алма кәнфитләре дә ясап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100