news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак белән әфлисун согы

Интернетта төрле рецептлар бар, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга. 

news_top
Кабак белән әфлисун согы
Биш килограмм кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлдем. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 әфлисунны иттарткычтан үткәреп салдым. Кайнады. 

Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1,1 кг шикәр комы салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым.

Әзер сокны стериль банкаларга тутырдым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар